Роберт Ми?нуллин и?атында ?ырга ?йл?нг?н шигырьл?р, шигъри сур?тл?р т?рлелеге.


Тезислар

Кем телне, кем җырны күтәргән-
Халыкның йөрәген шул саклар!
(Роберт Миңнуллин иҗатында җырга әйләнгән шигырьләр, шигъри сурәтләр төрлелеге).
Кереш.
Була шундый китаплар, әсәрләр һәм шигъри юллар - аларны кайта - кайта, кабат-кабат укыйсың, укыган саен, нинди дә булса яңалык аласың, уйланасың, дулкынланасың.
Роберт Миңнуллин әсәрләрен укыганда, мин дә шундый халәттә булдым. Аның шигырьләре, шигырьләренә язылган җырлар бер миңа гына шулай тәэсир итәдер дип уйламыйм, алар бик күпләрне юата да, елата да, сагышландыра да, моңландыра да.
Зур, бәрәкәтле иҗаты белән татар поэзиясенең алтын фондына кереп калырдай әсәрләр иҗат иткәнгә, кадерле ул миңа. Ул – минем яраткан шагыйрем. Чынлап та,чылтырап аккан, үтә күренмәле чишмәне хәтерләткән шигърияте аны бөек шагыйрьләр рәтенә куя, Тукайга якынайта. Бу фикерем шагыйрьнең әсәрләрен, бигрәк тә җырга әйләнгән шигырьләрен укыгач туды.
Аның әсәрләре ил, халык, милләт, туган тел язмышын кайгырткан югары әхлакый кыйммәтләр белән сугарылган. Алар халыкны рухи ныклыкка, сафлыкка, гаделлеккә өнди; матурлыкка, мәхәббәтнең илаһилыгына мәдхия җырлый.
Роберт Миңнуллин - заман сулышын, табигатьнең һәр хәләтен, кеше күңеленең иң нечкә тибрәлешләрен, матурлыкны үтә сизгер тоеп, аны һич көтелмәгән яктан ачып, тылсымлап иҗат итә белүче шагыйрь.
Аның шигъриятендә – табигый гадилек, җан гаме, гомер аһәңе. Болар үтә дә ихласлылыктан килә. Шул ихласлылыктан күңелләр яктырып китә. Аның шигырьләрен укыганда, акыллы, тыйнак, һәрвакыт шат күңелле һәм юл куючан кеше белән сөйләшкән кебек буласың.
Сайлап алган теманың актуальлеге шунда дип саныйм: шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, шигырьләрен кайта-кайта уку, аларны пропагандалау бик әһәмиятле. Шигърият ул - беркайчан да югалмый һәм искерми торган зур хәзинә, буыннан буынга тапшырыла торган олы мирас.
Фәнни-эзләнү эшенең өйрәнү объекты итеп, Роберт Миңнуллин үзе, ә өйрәнү предметы итеп, шагыйрьнең җырга әйләнгән шигырьләре, аларның идея-тематик һәм сәнгатьчә үзенчәлеге, шигъри сурәтләр төрлелеге алынды.
Фәнни-эзләнү эшенең -тематик эчтәлекләрен ачыклау, язылу тарихын өйрәнү, көй язган композиторларны һәм җырларын башкаручы артистларны белү.
Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
җырга әйләнгән шигырьләрен туплау;
Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган мәкаләләрне, фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү.
Тикшеренү-эзләнү эшенең фәнни - теоретик һәм методологик нигезе булып, Р.Рахмани, Р.Гаташ, Р.Миңнуллин, Г.Гыйльман, Ф.Урманче кебек шәхесләрнең хезмәтләре файдаланылды.
Кулланылган методлар: чагыштыру, максаты: Роберт Миңнуллинның җырга әйләнгән шигырьләрен барлау, аларның идея анализ, гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау.
Шагыйрьнең җырга әйләнгән шигырьләре тематикасы ягыннан берничә төркемгә бүлеп өйрәнелде:
әниләр турында;
туган як турында;
яшьлек һәм мәхәббәт турында;
балалар өчен язган шигырьләре.
Иҗади эшебезне язганда, шундый ачыш ясадык: аның шигырьләренә язылган җырлар саны 200 дән артык икән!