Тест по татарскому языку на тему БРТ 9 класс


I вариант
2 нче бүлек
Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.
Ихтыяр көче
1)Безнең кайсыбызның гына көчле һәм батыр буласы, күркәм эшләр белән кешеләрне таң калдырасы килми икән? 2)Минем әле бер генә кешедән дә: “Их, куркак буласы иде”,- дигән сүз ишеткәнем юк. 3)Әгәр шулай икән, куркаклар каян килә соң? 4)Минемчә, батырлыкның башы – үзеңдә ныклы ихтыяр көче тәрбияләүдә.
5)Ә нәрсә соң ул ихтяр көче? 6) Ихтыяр көчен, берничә сүз белән әйткәндә, үз-үзең белән көрәшү, үз җаныңдагы йомшаклыкларны җиңү дип атарга мөмкин булыр иде.
7)Без китаплардан курку белмәс көрәшчеләр, атаклы кешеләр турында укыйбыз. 8)Авыр хәлгә төшкәндә сыгылмаганнарга сокланабыз һәм күңелебездән горурланабыз. 9) Соклану хисе, кеше эшләгән батырлык белән горурлану хисе – иң матур хис. 10) Үзеңдә ихтыяр көче тәрбияли башлауга беренче этәргечне нәкъ әнә шул соклану хисе тудыра торгандыр, ләкин кайчакта әдәби геройларга никадәр мәхәббәтебез зур булмасын, без аларны бөтенләе белән реаль кешеләр итеп кабул итмибез. 11) Алар китапларда гына яшәүче кешеләр булып тоела. 12)”Тормышта андыйлар күп түгел, заман бездән андый батырлык таләп итмәс”, - дип үзебезнең йомшаклыгыбызны акларга тырышабыз.
13)Мин бу язмамда исеме әдәби геройга әверелмәгән, ләкин соклангыч зур ихтыяр көченә ия булган кеше турында сөйләргә уйлыйм.
14)Исламов Гаделне мин ун елдан артык беләм. 15) Беренче мәртәбә очрашкач, ул миңа болай дигән иде: “Минем хәлдәге кеше ни эшли ала икән? 16) Бер уйласаң, үзе бер яктан икенче якка да әйләнеп ята алмаган кеше нәрсә эшли алсын инде?! 17) Ә шулай да нәрсә булса да эшлисе килә”.
18)Берәү булса, кул селтәр иде, әмма Исламов зур ихтыяр көченә ия булып чыкты. 19) Ул үзенә эш табарга тырышты. 20)Ниһаять, тапты. 21) Ул авыл хуҗалыгы проектлаштыру институтында техник документлар тикшерә, шунда корректор булып эшли. 22)Таза кешеләр 7-8 сәгатьтә бик җиңел бетерә ала торган эшне Гадел 12 сәгать эшли. 23)Мин аңардан: “Алай көн саен уникешәр сәгать эшләве кыендыр бит!”- дип сорадым. 24) Ул: “Юк, эшләми ятудан кыен түгел. Мин башкалар кебек эшли алуыма сөенеп бетә алмыйм”, - диде.
26)Тормышта Гадел Исламов кебек кешеләр очрап тора. 27) Алар – үзләренең какшамас ихтыярлары белән авырлыкларны җиңеп, чын кеше булган кешеләр. 28) Ә чын кеше булу өчен кечкенәдән үк үзеңдә матур сыйфатлар тәрбияли башларга кирәк. 29) Ихтыяр көчен кеше бары тик үзе генә ныгыта ала.
(Ф.Яруллин буенча)
2-10 нчы биремнәрненең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.
2. Иренгармониясенә буйсынган сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Минем әле бер генә кешедән дә: “Их, куркак буласы иде”,- дигән сүз ишеткәнем юк.
2) Безнең кайсыбызның гына көчле һәм батыр буласы, күркәм эшләр белән кешеләрне таң калдырасы килми икән?
3) Әгәр шулай икән, куркаклар каян килә соң?
3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Берәү булса, кул селтәр иде, әмма Исламов зур ихтыяр көченә ия булып чыкты.
2) 21) Ул авыл хуҗалыгы проектлаштыру институтында техник документлар тикшерә, шунда корректор булып эшли.
3) Тормышта Гадел Исламов кебек кешеләр очрап тора.
4. 8-10 нчы җөмләләрдән җыючы теркәгечне табып языгыз.
Җавап: __________
5. 7-9 нчы җөмләләрдән исемләшкән сыйфат фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:___________
6. 27 нче җөмләдән кыенлыкларны сүзенең синонимын табып языгыз.
Җавап: ________________
7. 18-20 нче җөмләләрдән ким җөмләненең номерын күчереп языгыз.
Җавап:_________________
8. 9-11 нче җөмләләрдән катнаш кушма җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:________________
9. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Ихтыяр көчен, 1)берничә сүз белән әйткәндә,2) үз-үзең белән көрәшү, 3)үз җаныңдагы йомшаклыкларны җиңү дип атарга мөмкин булыр иде.4)
10. Стилистик максатлардан чыгып, 5-8 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табыгыз.
Җавап:________________
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.
11. 1. “ Ә чын кеше булу өчен кечкенәдән үк үзеңдә матур сыйфатлар тәрбияли башларга кирәк. Ихтыяр көчен кеше бары тик үзе генә ныгыта ала”.
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).
11.2.“Тормышта Гадел Исламов кебек кешеләр очрап тора. Алар – үзләренең какшамас ихтыярлары белән авырлыкларны җиңеп, чын кеше булган кешеләр “ темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган текстан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).