Презентация по татарскому языку на тему Татар ?д?би теле(5 класс)


Татар әдәби теле Тел ул- аралашу коралы, тәрбия чарасы. Сораулар Тел ул нинди чара?Аның иҗатчысы кем?Халык турындагы бу сүзләрне кайсы шагыйребез язган дип уйлыйсыз?Телне нәрсә тудырган һәм үстергән?Ни өчен туган телне яратырга һәм сакларга кирәк? Туган тел турында әңгәмә.Кадерле балалар! Җәйге каникул тәмамлангач, сез яңадан мәктәпкәкилдегез. Озак күрми торган иптәшләрегез беләночрашып сөйләштегез, яңалыклар беләнуртаклаштыгыз. Шуңа күрә тел аралашу коралы.Аның үзенең сүз байлыгы, фонетик составы,грамматик кагыйдәләре бар. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә. Татар теле – безнең туган телебез, гомерлек юлдашыбыз. Шуңа күрә туган телебез – татар әдәби теле турында бик күп җырлар,шигырьләр язылган. Анам теле Татар теле – анам теле,Иң борынгы бабам теле.Буыннардан буыннаргаКүчеп килгән заман теле.Ничә гасыр чарлангансыңМатурайган, яңаргансың.Халкыбызның күңеленнән Җыр алгансың, моң алгансың. Сиңа безнең язмыш сыйган,Син – кайгы һәм шатлык теле.Татарымны татар иткәнБеренче һәм актык теле.Анам теле – телләр теле,Милләтемнең бердәнбере.Син булганга без дә исән,Син булганга без дә тере. (Ф.Яруллин) Мәкальләрне дәвам итегез. Тырышкан - табар, ... Кадак кагар.Эш ... беткәч уйнарга ярый.Батыр бер үләр, ... мең үләр.Ипи - ... – якты йөз.Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.... – белем чишмәсе. Җаваплар ташка.беткәч4. тоз5. җитмеш6. китап