Методическая разработка урока на тему Сабантуй-татар халкыны? яраткан б?йр?ме (8 класс)


Кешелекнеӊ үзе шикелле үк,Борынгыдан килә бәйрәмнәр.Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар. Сабантуй-сагынып һәм елныӊ котлы булуын теләп алынган иӊ хөрмәтле бәйрәм-туй. Бәйрәм Болгар ханлыгы ислам динен кабул итүгә кадәр үк,VIII-IX гасырларда башланган. Аӊа хәзерлек үзенә бер күӊеллелек белән ел буена дәвам иткән. Яз җиткәч, кызлар, киленчәкләр үзләре тукыган-чиккән әйберләрне барлап куйганнар, чөнки Сабантуй көне билгеләнгәч, ат менгән яшьләр, җиӊүчеләрне бүләкләү өчен чигелгән яулык, тукылган сөлге кебек әйберләрне җыеп йөриячәкләр. Чирәм күренү белән үсмерләр йөгерек атларыныӊ «аягын кыздырырга чыгалар» Бүләк җыю Идел суы тирәндер,Сай җирләре билдәндер;Җырлап тору – бездәндерБүләк бирү-сездәндер. Уен-көлке,бәйрәм күрке Сабантуй бизәкләре Колгага менү ... Әнә шома колга янына бер төркем малайлар һәм яшүсмерләр җыелган. Һәрберсе үзенең осталыгын күрсәтергә- җәһәт кенә колганың очына менәргә тырыша. Әмма бу бик кыен эш икән. Башта җиңел генә югары үрмәләгән үсмерлер дә бераздан кире шуып төшәләр. Кая ул колга очындагы затлы-затлы бүләкләр һәм кәрҗиндәге... тере әтәч турында уйлау? Меңләгән халык алдында “сабантуй җиңүчесе” дигән исемне алу үзе генә дә ни тора бит! Ат кешенең бик борынгы заманнардан бирле якын дусты, томышта төп терәге булган.Шуңа күрә аларның узышы иң кызыклы бәйгеләрдән санала. ... Башта алар артыннан күтәрелгән тузан болыты гына еракта бөркелеп күренә иде. Аннары бу җанкайлар үзләре дә каяндыр кинәт кенә калкып чыктылар. Менә әкренләп алар, төркеменнән аерылып, әле берсе, әле икенчесе алга ыргылды. Төркем сирәгәйде һәм таркалды. Хәзер инде һәркемнең күзе алдагы атка төбелгән.Ат инде үзенең җиңүче икәнен аңлдагандай, өстендәге малай тезгенен тартканны көтмичә үк, халык төркеме арасындагы аралыктан мәйдан уртасына ыргыла.Аны шунда ук кешеләр чорнап ала. Аткайны һәрберсе кочаклый, үбә, ялларыннан сыйпый. Йомылып та атыӊ чапкан чактаТезгеннәрен тотма, буш җибәр!Теләсә дә дошман алдыралмас,Буш җибәргән атка кош диләр. Ат булса мәйдан табыла, ат булмаса мәйдан ябыла.Ат картаер мәйдан картаймас, егет картаер заман картаймас.Сабан туе атлыныкы, туй тунлыныкы.Чабышкы сабан туен алдан сизә.Кош канаты белән, ир аты белән.   Чүлмәк вату Күзне сөлге белән бәйләп, кулга озын күсәк алып, үлән арасындагы мескен чүлмәкне һәрберсе ватарга тырыша. Әмма чүлмәк һаман исән. Уртага бер бабай чыга. Унбиш адым атлагач, бабабыз кире чүлмәк ягына юнәлә: “бер, ике, өч...”. Кулындагы күсәгән кинәт селтәп җиргә суга. Һәм мәйдан “аһ” итеп куя: бабабыз чүлмәкнең нәкъ “түбәсе”нә кундырган бит! Татарча көрәш Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының төп билгесе. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамлана. Баш батыр ачыкланмыйча, кәкре мөгезле тәке аның җилкәсенә менеп “кунакламыйча”, түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китми. Әгәр кем дә булса берәү бураны почмагыннан кузгатса, астына кереп атны күтәрә алса, зур-зур ташларны капка өстеннән чөеп уйнаса, ул авылды иң абруйлы кешеләрдән саналган. Сабантуй бүләкләре Исәнме, Сабантуй! Ялларында сабантуйлар гөрли,Яшь егетләр сыза гармунын, Уйнаклатып җилләр алып китәЕракларга гармуннар моңын... Көрәшнең барлык алышларын татар әкиятләрендә,дастаннарда сурәтләүне татарларның һәм аларның бабаларының, барыннан да элек болгарларның , көнкүрешендә тән тәрбиясе аерылгысыз бер өлеш булганлыгын раслый.Риваятьләрдә сабан туеның каһарманы-батыры- гади халык ул. Җиңүчегә тәкә белән бергә үткән бәйрәмнән соңгы арада кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге бүләк итү каралган. Бу йола шулай ук борынгыдан килә. Безнең ерак бабаларыбыз күзаллавынча, тәкә кешене яман көчләрдән саклаучы булып саналган, чигелгән сөлге истәлекле бүләк булган. Көрәшми җиңү төштә була.Көчең барда көрәшеп кал,егәрең барда ярышып кал.Көчле кеше күтәреп тә ега, чалып та ега.  Сабантуйда Л.А.Фәттәхов «Сабантуй» Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә. Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе,гореф-гадәтләре, йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.