Открытое внеклассное мероприятие Науруз


Нәүрүз бәйрәменә сценарийЖиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, экранда, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Идәндә - зур вазада чәчәкләр, кабартылган шарлар.Музыка янгырый, әкренәя. Сәхнәгә алып баручы чыга.
"Нәурүз" сузе фарсы-таҗик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәм атна буе дәвам иткән, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хужасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чынга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад! Музыка.Алып баручы. Борын үткән заманнан,Болгар белән Казаннан,Җаек белән ИделдәнБу бәйрәм безгә килгән.Нәүрүз мөбарәкбад!
"Әссәламегаләйкем " җыры (Р.Ахиярова музыкасы, Р. Корбанов шигыре).1 нче укучы. Әйдә, кояш, сип нурыңны,Кызганма бер дә,Зур бәйрәм, куңелле бәйрәмНәүрүз бүген бездә.2 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,Тизрәк-тизрәк кил!Куяннар туңып беткәндер,Иссен җылы җил.3 нче укучы. Урманда бит җылы өй дә,Җылы мич тә юк.Куяннарның әбиләреБәйләми оек.4 нче укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,Тизрәк-тизрәк кил!Чыпчыкларга җырлар өйрәт,Уйна, сайра, көл.5 нче укучы. Урманда бит пешермиләрТүгәрәк калач.Песнәкләрнең туннары юк,Тамаклары ач.6 нчы укучы. Тизрәк кил безгә, җылы яз,Тизрәк-тизрәк кил!Балыкларны коткар берүк,-Боз астында күл.7 нче укучы. Чәчәкләр белән күмелсенБез яшәгән ил.Тизрәк кил безгә, җылы яз,Тизрәк-тизрәк кил!"Яз җитә" җыры (Ж.Фэйзи музыкасы, Ф.Кәрим шигыре ) башкарыла.1 нче укучы. Эй, малайлар, кызлар!Әйдәгез, Нәүрүзбикә килгәнче, өйдән өйгә йөреп, нәүрүз әйтик, сый-хөрмәт җыйыйк.2 нче укучы. Башланган Яңа ел мул hэм тыныч булсын!
3 нче укучы. Йорт хуҗаларына, барлык кешеләргә исәнлек-саулык, иминлек-байлык телик! (Чыгып китәләр.)Музыка.
Сәхнәгә бер төркем балалар керә. 1 нче укучы. Ач ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтеп киләбез,Хәер-дога кылабыз,Аш-сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбарәкбад!2 нче укучы. Аягым җиңел булсын,Яңа ел котлы булсын,Ашлыгыгыз мул булсын,Башагы биш карыш булсын,Нәүрүз мөбарәкбад!3нче укучы. Мал-туарыгыз артсын,Колыннарыгыз чапсын.Игеннәрегез уңсын -Нәүрүз котлы булсын!4 нче укучы. Корымасын күлегез,Боек Болгар илегез,Моң - көегез, телегез,Нәүрүз мөбарәкбад!5нче укучы. Сыерыгыз сөтле булсын,Атыгыз көчле булсын.Абыстайлар, түтәйләр,Чыгарыгыз күкәйләр.(Бүләкләрне тамашачылар арасыннан йөреп җыярга мөмкин.6 нчы укучы. Нәүрүз әйттек без сезгә,Хакын бирегез безгә.Яшегез җитсен йөзгә,Малыгыз артсын көзгә,Нәүрүз мөбарәкбад!Чыгып китәләр. 2нче алып баручы. Алъяпкычың чигүле,Узең чиккән тугелме?Җырлап-биеп, уйнап-көлепКүтәриек куңелне.1нче алып баручы. Әйдәгез берәр уен уйныйк.2 нче алып баручы. Нинди уен уйныйк икән?
Зәкәрия-кәрия уены( 3нче сыйныфлар)Алып баручы. Балалар,Нәүрүз килсә генә яз була бит.Әйдәгез, яз гүзәлеНәүрүзбикәне чакырабыз.Балалар: Кил, Нәүрүз, кил тизрәк!Кыз. Нәүрүз килә яшәреп,Яшәреп тә теш ярып.Дуслар, безне көтәмсез,Табак-савыт бирәмсез?Малай. Нәүрүзгә табак кирәк,Табакка кабак кирәк.Май, кукәй, калак кирәк,Майланган коймак кирәк.Шау-гөр килеп, Нәүрүз, чәчәкләр керә. Нәүрүз яшел киемнән. Нәүрүзбикә. Әссәламегаләйкем, кадерле дусларым!Агымсулар кичтек без,Сезгә килеп җиттек без,Нәүрүз әйтеп үттек без,Нәүрүз мөбарәк булсын!Бергә ике алып баручы: Хуш киләсең! Түрдән уз, Нәүрүз!Нәүрүзбикә. Гайбәт бетсен телегездә,Орыш бетсен илегездә,Ачу китсен йөзегездән -Шулай икән, киләм сезгә!Бергә. Амин!Нәурүзбикә. Бурычларны кичерегез,Дошманнарга кул сузыгыз,Шуның белән мәрхәмәткә,Йөрәгемә юл сызыгыз!Шулай икән, киләм сезгә!Бергә. Нәүрүз килде, яз килде!Нәүрүз, мөбарәкбад!Нәүрүзбикәгә сөлге белән ипи-тоз тапшырыла.Нәүрузбикә. Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә! "Язгы җыр" (Р.Хәсәнов музыкасы, М.Шиhапов шигыре).Җылы нурлар җир өстенә бөркелә,Йөрәкләрне җилкендереп, яз килә.Кушымта:Язны мактап җырлыйк, дуслар,Безгә кушылып сайрый кошлар.Зәңгәр күктә елмаешып,Яна якты йолдызлар. Кояшка таба үрелә саф гөлләр,Хезмәт җырына күмелә күңелләр.Кушымта.Бәхет балкый hәp кешенең йөзендэ,Безне сагынып, язлар килде бүген дә.Кушымта.Нәүрүзбикә (балаларга күчтәнәчләр өләшә).Игеннәрегез мул булсын,Тормышыгыз ямьләнсен,Сәламәт булыгыз!Балалар: Амин, шулай булсын!
Ишек шакыган тавыш яңгырый.
1нче алып баручы: Кемдер ишек шакый түгелме? Кем бар анда? Керегез!
“Гөрләшеп яшик әле” җырын башкарып, залга, төрле костюмнар кигән балалар чыга.
– Исәнмесез!
– Здравствуйте!
– Хаумыхыгыз, дустар!
– Салам лийже!
– Зечбуресь!
– Арумы сез, карендәшләр!
 Укытучы. Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Нәүрүз- элек-электән татар халкының милли бәйрәме санала, әмма ул хәзер республикабызда яшәүче барлык милләт кешеләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергәләшеп уйный, жырлый, бәйгеләрдә катнаша. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана.
Татар кызы.
Без – татарлар! Шушы исем беләнЖирдә яшәү үзе зур бәхет,
Яшибез без туган җиребездә,
Бар халыклар белән берләшеп.
Татар халык биюе башкарыла.
Рус кызы.
Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
Рус халык биюе башкарыла.
Башкорт егете.
Ут күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак булсын матур теләкләр.
Удмурт егете.
Милли киемнәр киеп,
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык күпере диеп,
Дуслык бәйрәме диеп.
Чуваш кызы.
Кайсы якта яшәсәк тә,
Чикләр юктыр дуслыкка.
Дуслык булса янәшәдә,
Дошманлык чыгар юкка.
Чуваш биюе.
Грузин егете.
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Грузин биюе.
1нче укучы
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса, тормыш күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
2 нче укучы.
Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,
Төрле-төрле милләт булсак та,
Тик бер безнең Туган илебез,
Тик бер безнең Туган җиребез
Нәүрүзбикә. Котлап сәлам бирдегез,Мине көтеп алдыгыз.Тук булсын малларыгыз,Мул булсын балларыгыз.Инде мине тыңлагыз -Уйнагыз да көлегез,Биегез дә җырлагыз.
4 нче укучы. Нәүруз, Нәүруз,Нәүруз, хуҗалар,Котлы, мөбарәк булсын!Тормыш тугәрәк булсын!Уен-җыр гөрләп торсын!Уен-җыр, бию, такмаклар давам итә. 2 нче алып баручы.Зәңгәр куктә концерт бирәТургайлар - җырчы кошлар.Тургайлар җырына кушылып,Ямьле яз килүе беләнКотлыйбыз сезне, дуслар!1нче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм тамашасы ахырынаякынлашты. Әллә нинди авыр елларда да үз йөзен югалтмыйча, әнә шулай шат куңелле, сау рухлы булып калган ул безнең халык. Моның өчен мең рәхмәт аңа. Мәңге шулай зирәк акыллы булсын, имин яшәсен!2 нче алып баручы.Бугенгенең гүзәл мизгелләреКуңелләрдә калсын уелып.Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,Очрашырга язсын җыелып.Бергә. Хушлашмыйк без, дуслар,Бары саубуллашыйк. Нәүрүз мөбарәкбад!
“Мин яратам сине ,Татарстан!” җыры яңгырый.