Тест по татарскому языку на тему Берд?м республика тесты


Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.
1)Безнең Янык урманында бер имән бар. 2)Кышын ул йокыга чума, карлы-буранлы көннәрне бик томанлы итеп, йокы аралаш кына хәтерли. 3)Язлар-җәйләр җиттеме, имән тагын яшәү кочагына атыла, дөньяның барлык авазларын үзенә йота-сеңдерә бара.
4) Еллар әкрен генә уза тора. 5)Әле кайчан гына юка кабыкка төренгән имәннең кәүсәсен каты, кытыршы көрән кайрылар каплый.
6)Шулай утызынчы яше белән яшәп ятканда, җәйләрнең берендә бик гыйбрәтле хәлнең шаһиты булды имән. 7)Күкрәген җилләргә куеп, ямь-яшел куе ябалдашлары белән болытларга омтылып, тын гына яшәп яткан имән катына көннәрдән бер көнне җигүле ат белән ике кеше килеп туктады. 8)Килеш-кыяфәтләренә караганда, болай бер дә начар, имансыз кешегә охшамаган үзләре. 9)Дилбегә тотканы арбадан ялт кына сикереп төште һәм иптәшенә җиргә төшәргә булышты.10) Яшь кенә булса да, бу егет чатан, агач аяклы иде...
11)Күләгәлерәк урынны сайлап, җиргә ашъяулык җәеп, табын әзерләделәр. 12)Аннары, тозга манып, яшел суган, пешкән йомыка ашарга керештеләр. 13)Телләре ачылып, тавышлары көрәеп китте. 14)Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач, сүзләреннән азмы-күпме шул аңлашылды: кайдадыр дңгез артындагы ил белән каты сугыш барган икән. 15)Елга булып кан коелган, меңәрләп-меңәрләп гөнаһсыз җаннар кыелган... 16)Әлеге сөйләшүдән “япун” дигән сүз яңгыраса да, имән бу сүзнең мәгънәсенә бик төшенә алмады.
17) “Тормышта, кешеләр арасында да урмандагы мәңгелек тәртипне урнаштырасы иде! Агач ул, ауса да, күршесенең кочагына барып ава. Алар беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр...” Әгәр теле булса, имән әнә шулай әйтер иде.
(Р.Низами буенча)
Рашат Низами (Рашат Мияссәр улы Низамиев) – татарязучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге бүләк иясе.
2. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Безнең Янык урманында бер имән бар.
2) Күләгәлерәк урынны сайлап, җиргә ашъяулык җәеп, табын әзерләделәр.
3) Әле кайчан гына юка кабыкка төренгән имәннең кәүсәсен каты, кытыршы көрән кайрылар каплый.
3.Күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Еллар әкрен генә уза тора.
2) Кышын ул йокыга чума, карлы-буранлы көннәрне бик томанлы итеп, йокы аралаш кына хәтерли.
3) Аннары, тозга манып, яшел суган, пешкән йомыка ашарга керештеләр.
4. 2-4 нче җөмләләрдән ясалма рәвешне табып языгыз.
Җавап: _________
5. 6-10 нчы җөмләләрдән билгеләү алмашлыгын табып язарга.
Җавап: _________
6. 15 нче җөмләдән гарәп алынмасын табып языгыз.
Җавап _________
7. 17 нче җөмләдән туры тәмамлыкны табып языгыз.
Җавап _________
8. 15-18 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.
Җавап _________
9. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Аннары,(1) тозга манып,(2) яшел суган,(3) пешкән йомыка ашарга керештеләр.(4)
Җавап _________
10. Стилистик максатлардан чыгып, 6-10 нчы җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләнең номерын языгыз.
Җавап _________
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 нче һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнәрнең номерын күрсәтегез.
11.1 “Әгәр теле булса, имән әнә шулай әйтер иде..” җөмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз.
11.2 “Татулыкка тау да кызыккан” диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Бу темага сочинение языгыз.