Федераль д??л?т белем бир? стандартларына нигезл?неп, башлангыч сыйныф укучыларыны? и?ади с?л?тл?рен ?стер?.


Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, башлангыч сыйныф укучыларының иҗади сәләтләрен үстерү.
Зөмәрә Таһир кызы ХӘБИБУЛЛИНА, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик стажым – 24 ел
Укытучы галим дә, компетентлы шәхес тә, укучыларга үрнәк өлге һәм чын дус та булырга тиеш. Әнә шундый югары сыйфатларга ия булганда гына ул үз укучыларыннан уңай нәтиҗә көтә алачак, заман таләпләренә яраклашкан шәхесләр тәрбияли алачак. Ә заман таләпләре бүген бик югары.
Кешенең иҗади сәләтен үстерү - җәмгыятьнең мөһим проблемаларыннан берсе. Соңгы вакытта укытуда, федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү сәбәпле, әлеге проблема бигрәк тә актуаль.Яңача белем таләпләренә нигезләнеп, мәктәп алдына укучыларның иҗади активлыгын үстерү, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүче, заманга яраклашкан шәхесләр тәрбияләү мәсьәләсе килеп басты. Мин дә, авыл укытучысы буларак, шушы проблема өстендә эшләүне үземә бурыч итеп алдым һәм бу эштә яңача укытуның төрле юлларын файдаланам.
Һәр баланың кайсы өлкәдә булса да сәләте була, сәләтсез балалар булмый. Әмма шул сәләтне кече яшеннән үк күреп алырга һәм аны үстерү өстендә эш алып барырга кирәк. Бу- башлангыч мәктәпнең шәхес тәрбияләүдәге төп максаты.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен иң элек шартлар тудыру мөһим. Яңа стандарт шартларында әлеге мәсьәләне тормышка ашыру өчен гаять күп төрле методлар, ысуллар бар.
Шәхеснең төрле яклап үсүенә, иҗади сәләтен арттыруда дәрестән тыш эшчәнлек зур урын алып тора. Традицион һәм традицион булмаган методларга нигезләнеп бу эшне нәтиҗәле тормышка ашырып була. Укучылар төрле бәйрәм, кичәләрдә теләп катнашалар. Әти- әниләр дә бу эштә читтә калмыйлар.
Укучыларда танып- белү активлыгын эзләнү эшләре аша үстереп була. Укытучы җитәкчелегндә укучылар үзләре эзләнү эшләре алып барып, күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын арттыралар, кирәкле мәгълүматны үзләре табып, куйган максатларына ирешәләр. Тормыштан әзерне алмыйлар, ә үзләре барлыкка китерәләр. Мондый эшләр укучыда үз- үзенә ышаныч арттыра, хөрмәт уята.Авыл мәктәбе булса да, мондый эшләргә шартлар тудырырга тырышабыз. Мәктәбебездә һәр елны эзләнү, проект эшчәнлеге буенча конкурс үткәрелеп килә. Уңышлы дип табылган эшләр район һәм республика күләмендәге конкурсларга җибәрелә. Укучылар әлеге бәйгеләрдә теләп катнашалар, әти- әниләр дә ярдәм күрсәтәләр. Нәтиҗәдә укучылар яңа технологияләр белән эшләргә өйрәнәләр, тирә- якны күзәтергә, үз эшчәнлекләрен планлаштырырга, эшләренә бәя бирергә өйрәнәләр. Кыскасы, бу эшләр укучы өчен тормышка өйрәнү, практика булып тора.
Иҗади сәләт үстерү һәр дәрестә алып барыла. Аларда проектлар эшләп яклыйбыз, презентацияләр әзерлибез. Рәсем дәресләрендә эстетик зәвык тәрбияләсәк, уку дәресләрендә әдәбиятка,иҗатка мәхәббәт уятабыз. Әдәбият тормышны матуррак, эчтәлеклерәк итә. Ул укучыларда эстетик хис тәрбияли, аларның эчке дөньяларын, эчке матурлыкларын баета, иҗади шатлык хисен кичерергә ярдәм итә. Кече яшьтәге балалар иҗат иткәндә күбрәк үзләренә якын темаларны: табигать, үзләренең уеннары, якын кешеләре турында, яки шатландыручы, гаҗәпләндерүче күренешләрне сайлыйлар. Соңрак аларның иҗатында җәмгыятьнең төрле вакыйгалары чагыла башлый.
Тел- рухи дөнья көзгесе ,-дибез. Чыннан да, туган тел кече яшьтәге мәктәп балаларын төрле яктан килгән шәхес итеп тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Тел ярдәмендә укучылар әби-бабаларның гореф- гадәтләрен, милли традицияләрне үзләштерәләр. Халык авыз иҗаты, кызыклы шигырьләр балаларда аеруча да кызыксыну уята. Алар рифманың ни икәненә бик теләп төшенәләр, үзләре үк каләм тибрәтеп иҗат итеп карыйлар. Уңышлы дип табылган иҗат җимешләрен район газетасына тәкъдим итәбез. Мәсәлән, 4 сыйныф укучысы Зәринә Хәбибуллина “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә үзенең шигырьләре белән лауреат исемен яулады.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнендә мәктәбебездә укучылар үзләре иҗат иткән китапчыкларын яклап, мәктәпнең Тукай премиясе өчен көч сынашалар. Минем укучыларым да әлеге бәйгедә китапчыкларын тәкъдим итеп киләләр.
Район һәм республикакүләм үткәрелгән төрле конкурсларда укучыларның уңышлары шактый. “Созвездие- йолдызлык” фестивалендә дә нәтиҗәләр сөендерерлек, “Без – Тукай оныклары” шигырь конкурсында да чыгыш ясап мактауга лаек булдык. Республика рәсем конкурсларында да еш катнашабыз. Шулай ук төрле дистанцион олимпиадаларда даими катнашып киләбез. Укучылар үзләренең уңышларын күреп сөенәләр. Бу аларны яңа эшләргә әйди, яңа җиңүләргә җилкендерә.
Мәктәптә үткән һәр минут укучыга шатлык, бәхет китерергә тиеш. Укучы эшне теләп, чын күңелдән эшләгәндә генә без чын- чынлап нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Укытучы буларак мин, эшчәнлекне оештырганда ,һәрчак укучының уңышын күрә белергә тиешмен. Шул вакытта гына һәр укучының үзенә генә хас яхшы сыйфатын, сәләтен, талантын күрергә була.
Әгәр дә укучыларым бүген мәктәптә уңышка ирешәләр икән, алар һичшиксез тормышта да уңыш казанырлар.