Презентация Канди ясау ?чен дробилка ??м мешалка


Канди ясау өчен дробилка һәм мешалка * ДРОБИЛКА Дробилка өчен мин иске электр сепараторын тәкъдим иттем. Сөт бочогы урынына иске алюминий кастрюль файдаландык. * ДРОБИЛКА Аны беркетү өчен 10 миллиметрлы фанерадан түгәрәк кисеп, сепаратор корпусына урнаштырдык. * ДРОБИЛКА Кастрюль төбенә 11 миллиметр диаметрлы тишем ясап сепаратор корпусына керттек, эчтән өч җирдән саморез белән беркеттек. Сепаратор кырыеннан фанера өлешен дә беркетеп куйдык. * ДРОБИЛКА П формалы пычакны иске ножовкадан кастрюль эче диаметрына исәпләп болгарка белән кистек. Фланцка пычакны винт ярдәмендә беркетеп , нигезгә беркетеп куйдык. * ДРОБИЛКА * МЕШАЛКА Нигезенә иске электр мясорубкасы алынды. Мясорубка насадкасы урынына мини-мешалка ясап беркеттек. 86 миллиметр диаметрлы 20 см озынлыктагы металл торбаны уртасыннан кисеп, дуга формалы улак-савыт ясадык. * МЕШАЛКА Валның ике ягыннан капма-каршы спиральләрне валны тишеп кертеп, варить итеп беркеттек. Мясорубкага токарь станогында втулка ясап беркетелә. Втулка мясорубка насадкасы артыныкы кебек булырга тиеш. * МЕШАЛКА Втулкага колак варить иттек. Ул мини-мешалканы тотар өчен кирәк. Мини-мешалкада да втулка ясап куелды. * МЕШАЛКА Мешалкабыз әзер * МЕШАЛКА Савытка бал һәм пудра салабыз. Мини-мешалка үзе болгата. Умартачы кирәкле өстәмәләр куша... * МЕШАЛКА Әзер катнашма спиральләрнең капма-каршы урнашу хисабына уртага җыела * МЕШАЛКА Савытны кырыйга авыштырып, пудра сибелгән такта өслегенә төшерәбез. Кандины кул белән формага китереп, пакетка салабыз. Канди әзер. * ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ! *