Здоровьесберегающие технологии как альтернатива современному уроку в условиях внедрения ФГОС


Намуслы һәм белемле шәхес – илләр иминлеге
Дания Нигматуллина, Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбе”нең филиалы “Бура-Киртә төп гомуми белем мәктәбе”нең беренче квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Башлангыч сыйныф укучысының
сәламәтлеген кайгыртуның традицион алымнарына альтернатив чаралар кулланып белем бирү
Илебезнең экологик халәте, идарә итү системасы, социаль-иктисади кризислар, кискен реформалар һәм башка бик күп сәбәпләр аркасында демографик катастрофа барлыкка килә. Бу – үлем-китемнең артуы һәм тууның кимүе, туганнарының да күпчелеге сихәтсез булуы. Инде мәктәпне, укучыларың бик азы сәламәт һәм күпчелеге төрле хроник авырулары булган хәлдә тәмамлый. Алдан әйтелгән “башка бик күп сәбәпләр” арасында кеше сәламәтлегенә аеруча массакүләм һәм даими зыян салучы сәбәп нәрсәдә?
Әлеге сорауга, медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Филиппович Базарный 20 елдан артык вакыт эчендә, күп эзләнүләр, тикшеренүләр үткәреп, җавап бирә. Ул ясаган нәтиҗә, татар халкының “хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән әйтеменә туры килә.
Владимир Базарный кешенең сәламәтлеге югалуда төп фактор буларак, авырлы чакта дөрес тукланмаучы һәм балаларын да дөрес тукландырмаучы, газиз балаларын бала арбасында йөртергә тырышып, аларның хәрәкәтләрен чикләүче әниләрне генә түгел, ә белем бирү системасын, бигрәк тә башлангыч мәктәпне атый. Сәламәтлек – медицина категориясе түгел, ә тәрбия нәтиҗәсендә үсеш ала торган тәннең табигый көче. Тәрбия фәне – педагогика. Димәк, сәламәтлек – педагогик категория. Тәрбия барышында сәламәтлек я ныгый, я какшый.
Профессор Базарный – күз дәвалаучы табиб, 6000нән артык операция ясаган хирург. Ул, операция – бары тик нәтиҗәне генә юк итә, дип саный һәм чирнең төп сәбәбе нәрсәдән килгәнлеген ачыкларга тели. Владимир Базарный фикеренчә, мәктәптә белем бирүнең төп өлеше утырган хәлдә яңаны үзләштерүдән гыйбәрәт. Һәм шушы халәт – киләчәк буынның сихәтлегенә үтергеч тәэсир итә дә. Парта өслегенең горизонталь яссылыкта булуы, ”күз кысучы” люминесцент лампалар, таблица һәм схемалар, хәрәкәтнең чиклелеге, дәресләрнең күпчелеге бүлмә кысаларында үткәрелүе һәм башка сәбәпләр аркасында, укучыларда инде башлангыч сыйныфларда ук умыртка баганасының зәгыйфләнүе, җиңелчә шизофрения чаткылары, күз күрүе кимү кебек тайпылышлар күзәтелә – укучылар сихәтсезләнү юлына бастырыла. “Хәрефләр, цифрлар, схемалар һәм башка шундый табигыйлектән аерылулар – шизофренизациянең башы”. Профессор Базарный әйтүенчә, күзләр туры сызыкларны кабул итә алмый яки җиде секундтан соң кире кагу аша кабул итә һәм фикер йөртү эшчәнлеген әкренәйтә. Туры сызыктан аермалы буларак, “дулкынлы” сызык (табигыйлелек) – сиземләүнең нигезе булып тора. Һәм тактада биремнәрне дә дулкынсыман линия буенча урнаштырып дәресне аңлату күпкә отышлырак.
Яхшылык эшлибез дип, укучыларга аңсыз рәвештә зыян салудан ничек котылырга?
Бу сорауга җавапны, аз санлы укучылар белән эшләүче авыл мәктәпләре бирә ала. Владимир Филиппович Базарныйның эзләнүләре белән танышканчы ук, шәхсән үзем, дәрес вакытында “төз һәм тәртипле” утыруны кискен рәвештә таләп итми идем. Минем укучылар дәрес вакытында идәнгә төшкән әйберне алыр өчен, шкафтан сүзлекләр яки уку барышында кирәге чыккан үзләренең уку кирәр-яракларын барып алу өчен рөхсәт сорап тормыйлар. Авыл шартларында укучыларның аз булуы сәбәпле, бу хәрәкәтләр дәрестә тәртипсезлек тудырмый.
Укучылар арасында дәвамлы утыруны аеруча күтәрә алмаучы балалар була. Шуны искә алып, мин, “утырып арсагыз, басып тыңлагыз”, ”басып укысагыз да була”, дип искәртәм. Укучылар тәртипсезлек тудырмаган хәлдә, рөхсәт сорап тормастан, язуга бәйсез эш вакытында, баскан яки чүгәләп утырган хәлдә дәрестә катнашалар.
В.Базарный фикерләре белән танышкач, укучы балаларның сәламәтлеген саклар өчен, профессор тәкъдим иткән алымнарның кайберләрен үз эшемдә куллана башладым.
Дәрестә, кайбер биремнәрне, табигый күренешле биремнәр формасында (кошлар, җиләк-җимеш һ.б. рәсемнәр белән), сыйныф бүлмәсенең төрле урыннарына (шкафка, стенд почмакларына һ.б.) (1нче фото) куям.
1 нче фото2 нче фото
Күз һәм бөтен гәүдәне хәрәкәтләндереп ял иттерер өчен, түшәмгә махсус түгәрәкләр сыздырдым (2 нче фото). Басып, маңгай белән түшәмдәге сызыкларны “сызганда” бөтен гәүдә хәрәкәткә килә. Утырып, күзләр белән “сызганда” – күзләр ял итә. Һәм иң мөһиме, дәрестәге кыска ял вакытларында, киерелеп хәрәкәт итү күнегүләренә игътибар итү отышлы. Моның өчен “пружина» күнегүеннән соң, басып, уң кул белән арткы сул түшәм почмагын, сул кул белән уң түшәм почмагын күрсәтергә була (3нче фото).
3 нче фото

Укучының өстәл артындагы эшчәнлеге өйдә дә дәвам итә. Һәр укытучы, баланың өй шартларында уку, уен һәм файдалы хезмәтне дөрес чиратлаштыру хакында ата-аналарга киңәшләрен бирә. Шәхсән үзем, укчыларга мәктәптән кайткач,
дәресләр хәзерләргә утырганчы, хәрәкәтле шөгыль табарга тәкъдим итәм. Ата-аналардан да баланы өстәл
артында тоташ озак утыртмауларын, дәресләр хәзерләүне кичке җидегә калдырмауларын һәм мәктәпкә кагылышлы эшләрне мәҗбүри-интектергеч дәрәҗәсенә җиткермәүләрен үтенәм.
Сәламәт булам дисәң, хәрәкәт һәм дөрес туклану мөһим. Бу уңайдан, мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышларында, сатуда булган аллы-гөлле төргәкләрдәге тәм-томның составы, аларның тән күзәнәкләренә тәэсир итү дәрәҗәсе аңлатыла.
Нинди шартларда яшәүгә карамастан, укытучы һәм ата-аналар фикердәшләр булып, эшчәнлегебезне балаларыбызның мәнфәгатьләрен кайгырткан хәлдә алып барсак, сизелерлек уңышларга ирешербез.