Д?рес планы. Терк?гечл?р. Терк?гечл?рне ??мл?л?рд? танып бел?. 9-сыйныф, рус т?ркеме.


Шарапова Нурия Нәҗип кызы
Түбән Кама шәһәре 25 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: «Теркәгечләр. Теркәгечләрне җөмләләрдә танып белү”.
9 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат:
Теркәгечләр турында гомуми төшенчә бирү.
Теркәгечләрне җөмләләрдә танып белү,сөйләмдә куллануга ирешү.
Укучыларның язу, сөйләм һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: экран, ноутбук, индивидуаль биремнәр.
I.Дәрес барышы.
Оештыру. Исәнләшү.
II.Дәресне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
-Укучылар,сезгә өй эшенә диалоглар төзергә бирелгән иде. Диалогларны парларда сөйләү.
-Укучылар, рәхмәт!
Сорау: Сезгә диалоглар ошадымы?
Җавап: Әйе,миңа диалоглар ошады. Татарстан турында күп мәгълумат белдем.
III. Яңа күнекмәләрне формалаштыру.
-Укучылар, ә хәзер игътибарны слайдка юнәлтик, язылган җөмләне укыгыз:
Слайд №2: Гүзәл һәм бай табигатьле Татарстаныбызны Россиядә дә, чит илләрдә дә беләләр.
Бирем: җөмләдәге сүзләрнең нинди сүз төркеме булуын әйтегез,сузләргә сораулар куегыз (К какой части речи относятся слова в предложении? Поставьте вопросы к словам). Слайд №3
Гүзәл-сыйфат-нинди?
Бай-сыйфат-нинди?
Татарстаныбызны-исем-нәрсәне?
Россиядә-исем-нәрсәдә? кайда?
Чит-сыйфат-нинди?
Илләрдә-исем-нәрсәдә? кайда?
Беләләр-фигыль-нишлиләр?
Сорау: Һәм, да сүзләренә сорау куя алабызмы?
Алар нинди сүзләр була?
Җавап: Һәм,-да,- теркәгечләр (союзы)
Теркәгечләргә билгеләмә әйтелә.
Теркәгеч-ярдәмче сүз төркеме, җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне һәм кушма җөмлә составындагы ике гади җөмләне үзара бәйли.
Слайд №4
Союз-служебная часть речи, которая связывает однородные члены , простые предложения в составе сложного, а также предложения в тексте.
Димәк, бүгенге дәрестә без теркәгечләрне өйрәнәбез.
Бирем. Җөмләләр бирелә. Җөмләне укыгыз, тәрҗемә итегез, теркәгечләрнең төрен әйтегез. Җавап биргәндә, дәреслекнең 63 нче битендәге кагыйдәне файдаланыгыз.
Слайд №5
1.Татарстан Идел буенда урнашкан.
2.Татарстанның табигате матур, бай һәм төрле.
3. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.
4. Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар һәм башка милләтләр яши.
. 5.Татарстанны ” елгалар иле” дип йөртәләр, чөнки аның аша Идел, Кама, Вятка, Агыйдел елгалары ага.
6.Бездә кышлар артык салкын түгел, ә җәй көне артык эссе булмый.
7. Казан – Татарстанның башкаласы.
8. Казан – борынгы шәһәр, чөнки анда тарихи биналар күп.
9.Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех әйберләре җитештерелә.
10.Без Татарстанны яратабыз, чөнки ул – безнең туган илебез.
Сорау. Җөмләләрдә нинди теркәгечләрне күрдегез?
Нәтиҗә: бирелгән җөмләләрдә, Һәм, да (тезүче (сочинительный) җыючы (собирательный); Ә- каршы куючы (тезүче (сочинительный, противительный); Чөнки – ияртүче (подчинительный)теркәгечләрен күрдек.
Физминут. Күзләрне ял иттерү.
IV. Яңа материалны ныгыту.
Укучылар, сезнең алдыгызда биремнәр бирелгән:
1-вариантта утыручылар гади җөмләләрнең саннарын язалар;
2- вариантта утыручылар кушма җөмләләрнең саннарын язалар.
1нче вариант-гади җөмлә 2нче вариант-кушма җөмлә
Җавапларны тикшерәбез.
-Укучылар, эшләрегезне бер-берегез белән алмашыгыз, җавапларны тикшереп, билгеләр куегыз.
Слайд №6
1нче вариант-гади җөмлә 1,2,3,4,7,9.
2нче вариант-кушма җөмлә 5,6,8,10.
Нәтиҗә: Бирелгән җөмләләрдә теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп киләләр һәм иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр.
Бирем: аудирование.
-Укучылар, текстны игътибар белән тыңлагыз һәм бирелгән сорауларга җаваплар языгыз.(Внимательно прослушайте текст ,напишите ответы на вопросы так, чтобы у вас получился связный текст).Текст ике тапкыр укыла.
Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикабызның үз дәүләт символлары бар. Татарстан гербында ак барс рәсеме ясалган. Ак барс илебезнең көчле һәм мөстәкыйль булуын күрсәтә. Гербның авторы – рәссам Риф Фәхретдинов. Татастан флагында өч төс бар: яшел, ак, кызыл. Яшел төс – яшәү билгесе, ак төс – сафлык, тынычлык билгесе, кызыл төс – кояш, ут төсе. Дәүләт флагының авторы – халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.Татарстан дәүләт гимнын композитор Рөстәм Яхин язган. Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы кичәләрдә яңгырый.Татарстан халыклары дәүләт символларын хөрмәт итәргә һәм аларны сакларга тиеш.
Сораулар? 1.Татарстанның дәүләт символлары нинди? 2. Гербта нәрсә рәсеме ясалган? Ул нәрсәне аңлата? 3. Татарстанның дәүләт флагында нинди төсләр бар? 4. Татарстанның дәүләт гимнының авторы кем? Гимн кайчан яңгырый?
Бер, ике укучыдан язылган текстны сөйләтү. (Монологик сөйләм).Билгеләр кую.
Дәресне йомгаклау.
Сораулар ярдәмендә яңа теманың үзләштерелүен ачыклау.
1)Теркәгечләр нинди сүз төркемнәре?
2)Теркәгечләр җөмләдә ни өчен кирәк?
3)Теркәгечләр нинди җөмләләрдә кулланыла?
Нәтиҗә: Теркәгечләр ярдәмче сүз төркемнәре. Теркәгечләр җөмләдә тиңдәш кисәкләрне бәйләү өчен һәм кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла. Теркәгечләр гади һәм кушма җөмләләрдә кулланыла.
Өй эше өчен (диалоглар) билгеләр кую.
Өй эше бирү: 1)“Татарстан” темасына карата тест төзергә.
2) Г.Әпсәләмовның “ Ак чәчәкләр” әсәрендәге өзектән (дәреслек 65-66 нчы бит) теркәгечләр кергән өч җөмлә табып язарга.