Презентация к открытому мероприятию, Балчыктан сувенир кош ясау.


БАЛЧЫКТАН СУВЕНИР КОШ ЯСАУ 2009нчы ел, 8нче төрдәге Мәчкәрә махсус төзәтү интернат-мәктәбенең IIнче төркем балалары белән кул эше. Тәрбияче: Шакирова З. Р. МАКСАТ Балаларны борынгы һәм хәзерге заман керамикасы белән таныштыру. Кече яшьтән үк һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Төрле ысуллар кулланып сувенир кош ясарга өйрәнү. Балчык белән пөхтә эшләү күнекмәләрен, кулчуклары хәрәкәтен үстерү, ныгыту. ҖИҺАЗЛАУ Балчыктан ясалган сувенир кош, керамик савыт саба, сувенирлар, технологик карта, плакатлар. МАТЕРИАЛ Измә балчык, су, юеш чүпрәк, таякчыклар, такта. БОРЫНГЫ ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ КЕРАМИКА ТЕХНОЛОГИК КАРТА БУЕНЧА БАЛЧЫКТАН СУВЕНИР КОШ ЯСАУ Балчыктан бер кечкенә һәм бер зур шарчыклар әвәлибез Кечкенә шарчыктан баш өлешен ясыйбыз Зур шарга гәүдә формасын бирәбез Баш һәм гәүдә өлешләрен таякчык ярдәмендә тоташтырабыз Сувенир кошыбыз әзер