Открытый урок по татарской литературе на тему Гыйлемлек –нур,наданлык — хур (10 класс)


Тема: Гыйлемлек –нур,наданлык - хурМаксат:ГабдерәхимУтыз Имәнинең иҗаты турында мәгълүматларны    тирәнәйтү һәм ныгыту, иҗат мирасы белән танышуны дәвам итү;сөйләм әдәбенә өйрәтү, уйлау,фикерләү сәләтен үстерү; белемнең әһәмиятен аңлату
Җиһазлау: шагыйрьнең  портреты,  презентация,бастырылган китаплары.
Техник чаралар:проектор ,интерактив такта,ноутбук.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү,белгән күнекмәләрне ныгытуМетодлар: эзләнү(эвристик),әңгәмә үткәрү,репродуктив, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы1.Мотивлаштыру- ориенлаштыру этабы.
                          а) исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру;
                          б) дәрескә хәзерлекне тикшерү.
а) Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! “Көнне яхшы сүз белән  башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,- диләр.Бер- беребез белән аралашу безгә шатлыклар гына китерсен, һәр туар көн сезгә белем өстәсен!Алдагы дәрестә без Утыз Имәнинең тормыш юлы белән таныштык. Алган белемнәребезне тест ярдәмендә тикшереп китәбез.
Сезнең алдыгызда Утыз Имәнинең
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.
Габдерәхим Утыз Имәни
дигән сүзләре язылган.
-Укучылар, чын бәхетне безгә нәрсә бирә икән?
-Гыйлем.
-Әйе, укучылар.Әйдәгез, бу сүзгә игътибар итик әле.” Гыйлем” нинди сүзләр белән кулланып була ?Шуны ачыклап китик әле.
Синонимнар:белем, мәгрифәт, уку, аң-белем
Сыйфатлар: әйбәт, тирән, яңа
Файдалы, эчтәлекле ГЫЙЛЕМ Фигылләр:эзләргә,баетырга
Антонимнар:белемсезлек, наданлык
-Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә Утыз Имәнинең нинди темага багышланган әсәрләре белән танышырбыз икән?
-Гыйлем, белем турында.
- Без бүген дәрестә гыйлем турында Утыз Имәнинең “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” әсәренә нигезләнеп өйрәнәбез.
-Теманы тулысынча ачыклау өчен менә бу биремне үтик әле.Ә бүгенге тема менә бу мәкаль эченә яшеренгән, шуны табып укыгыз әле.
Теманы чыгару.
Шагыйрь үз иҗатында төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсәләләренә юнәлтә. Ул бу темага берничә әсәр яза.
Шигырьләрен әйт
Ә гыйлемле кеше нинди була ?
Сез ничек уйлыйсыз? Уйлап карагыз әле, дәрес ахырында без бу сорауга җавап бирербез.
Шигырьне тыңлау.
Балалардан укыту.
Шигырь өстендә эш.
Шигырьгә анализ ясау Нәтиҗә чыгару
1. Тема: гыйлем, белем турында
2. Шигырьнең эчтәлеген билгеләүче терәк сүзләр: гыйлем, тереклек суы, бәхет, яшәүнең аслы, гыйлемле, асыл таш, яшрен хәзинә, бай, тугры юл, җитәкчең, эш, эзең, үлмәссең, галим, надан, нурландырыр.
Шигырьне кулланып, җөмләләрне дәвам итегез
Гыйлем ул – тереклек суы. (тереклек суына, кешелек,табигать дөньясы өчен су иң мөһим тереклек чыганагы булган кебек, гыйлемлелекнең дә тормыш, яшәеш өчен аеруча мөһимлелеген күрсәтә).
Гыйлемле кеше – асыл таш.
Гыйлемлелек ул – яшрен хәзинә.
Гыйлем ул – байлык.
Гыйлемле кеше –бай кеше.
Гыйлемле кеше – эшле кеше.
Гыйлем ул –нур.
Гыйлемле кеше ул – галим .
3.Алдагы адым шигырьнең идеясе. Терәк сүзләр һәм җөмләләр ярдәмендә шигырьнең идеясен чыгарыйк. Шигырьнең идеясе:Белем- кешенең зарури сыйфаты, бәхет ачкычы. Кеше никадәр укымышлы, белемле икән, ул үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә шулкадәр файдалы. Белемне ул эш, һөнәр белән тыгыз бәйләнештә карый. Белемле кеше дөньяда тирән эз калдыра. Аны халык онытмый.
4. Тел-сурәтләү чаралары( лексик чаралар,стилистик фигуралар,троплар) : Эпитет – чын бәхет
Метафора- баш ию
Чагыштыру – гыйлемле –асыл таш; гыйлемлелек – яшрен хәзинә; Башкалар йолдыз кебектер, айдыр ул
Антитеза ,Антонимнар– галим-надан, үлек – терек, дус- дошман
Контекстуаль синонимнар – хак юл – тугры юл; тоткан – сарыф иткән;
Риторик эндәшү – и угыл
Янәшәлек ( бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең янәшә куелуы) – байдыр –айдыр; үзең-эзең; үлмәссең-кермәссең; нурландырыр-яндырыр; алалмады-булмады
- Утыз Имәни үзенең әсәрендә тел - сурәтләү чараларын оста файдаланган, алар ярдәмендә яңа канатлы сүзләр тудыра алган.Ә иң мөһиме: әсәрнең теле аша гыйлемлелек кебек күркәм сыйфатның бирелешен күзәтеп, туган телебезгә, аның байлыгына сокланып, Г.Утыз Имәни иҗатына олы хөрмәт хисләре уянды.
5.Автор позициясе: :кеше өчен белемнең әһәмиятле булуын, тормыштагы урынын күрсәтә .Ул белемле ,укымышлы кешеләрне мактый, наданнарны тәнкыйтьли.
6.Автор фикеренә үзегезнең мөнәсәбәтегезне әйтегез.
-Шигырьдәге кайсы юллар Утыз Имәнинең үзенә карата да әйтеп булыр иде?
-Әйе, укучылар, Утыз Имәнинең бай һәм күпкырлы мирасы – мәңгелек хәзинә. Ул халкыбызның үткәнен, рухи дөньясын, иҗтимагый һәм фәлсәфи карашларын өйрәнүдә, Шәрык мәдәниятләре белән багланышларын тикшерүдә дә мөһим чыганак.
Халкыбызның бөек акыл иясе Шиһап Мәрҗанинең каләме тәнкыйть характерлы була.Ул Утыз Имәни турында: “Ул заманының атаклыларыннан, вакытының  бөеклекләреннән хөрмәтле галим, дәрес бирүче язучы иде”,- дип югары бәя бирә.
Ә бүгенге көндә Казан Федераль университетында эшләүче галим, әдәбиятчы,профессор Хатыйп Миңнегулов та аның иҗатына
Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый. Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында, тар даирәдә генә калмасын иде: Утыз Имәни исемен матбугатта, телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк. Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек.
Хатыйп Миңнегулов
-Без күренекле галим Утыз Имәни белән таныштык. Укучылар, сез тагы нинди өлкәләрдә танылган татар галимнәрен беләсез?
Гыйлем Камай –химик. Алфред Халиков –тарихчы.
(Тарих фәннәре докторы, профессор – Миркасыйм Госманов, Татар химигы – Гыйлем Камай, Татар хатын-кызларының беренче математигы – Сара Шакулова)
Укучылар, без дәрес башында бер сорау биргән идек. Сез бу сорауга җавап бирергә әзерме?
Димәк, укучылар гыйлемле кеше нинди була инде?
Бәхетле, бай, гадел, эшле, һөнәрле, авырлыкларны җиңә торган, дөрес юл таба торган,максатчан., акыллы, зирәк, тырыш, күзәтүчән, түзем, игътибарлы, җаваплы, кешелекле, иҗади, сәләтле, куркусыз, төгәл, таләпчән
Йомгаклау. Рефлексия.
-Укучылар,  дәресне гадәттәгечә, синквейн язу белән бетерәбез.
Утыз Имәни    (1. Теманы ачыклаучы сүз)
Укымышлы, күренекле (2. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат)
Иҗат итә, сәяхәт итә, укыта(3. Синквейн темасына хас булган өч фигыль)
Милләткә хезмәт итә (4.Теманың эчтәлеген ачучы фраза,җөмлә.Ул укучының  темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш).
Шагыйрь(5. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә).
2 төркем Гыйлем
Кирәкле, файдалы
Өйрәтә, яшәтә, уйлата.
Дөрес юл күрсәтә.
Киләчәк.
Өй эше бирү.1. Дәреслек, 110 бит, сорауларга җавап
2.Белем турында мәкальләр язарга.
3. “Гыйлемлек –нур, наданлык –хур” темасына инша язарга.