Класстан тыш чара «Без нацизмга каршы!»


Тема: Без нацизмга каршы!
Максат: 1) Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап укучыларның күзаллауларын үстерү;
2) Сугыш ветераннарына иһтирам, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
3)Толерантлык белән нацизмның аермалы билгеләрен ачыклау.
Бөек Җиңүгә 69 ел тулуга багышланган кичә Һәйкәл каршында үткәрелә.
А.Б. Хәеоле көн, кадерле балалар, апалар, хәерле көн ветераннарыбыз!
Сезнең барыгызны да бөек тантана- зур шатлык, Бөек Җиңүнең 69 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүгә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.
Кичәне ачу өчен сүз җирле үзидарә рәисе Алексей Тимофеевич Козловка бирелә.
А.Б. Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген Бөек җиңүгә 69 ел җитте инде. Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 69 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак. Бөек Ватан сугышы безнең якларга килеп җитмәде. Әмма аның кара сөреме һәр йортка кагылды. Сугыш афәте Татарстандагы бер генә авылны да, шәһәрне дә читләтеп үтмәде. Күп меңләгән ир-егетләребез туган ил азатлыгы өчен башларын салдылар. Хәзер алар истәлеге булып һәйкәлләр, обелисклар күтәрелде. Чүти авыл советыннан да авылдашыбыз туган илебез азатлыгы өчен яу кырында башларын салдылар. Исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз саны елдан-ел сирәгәя бара.
1 б: 1941 ел, 22 июнь...Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тирән йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшәр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канла туймас фашист этләре безнең чикләре бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
2 б: Июнь таңы тыныч, нурлы иде,
Күкне кара сөрем каплады.
Фашизмга каршы ил кузгалды,
Барча халык утка атлады.
А.б.: Бу аяусыз сугышка туган авылыбыздан да кешеләр китте. Бер кайтмасам бер кайтырмын, дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар.
Хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. 1 минутлык тынлык!
3 б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моның ачык мисалы.
4 б: Авылыбызның иң-иң уртасында,
Иң матур һәм калку урында.
Һәйкәл булып солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.
(Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә).
Кыз: Без киләбез сиңа буранлы кышларда, киләбез сиңа тынычлыкны саклап.
Син-безнең абый,
Син-безнең әти,
Син-безнең бабай, Билгесез солдат!
Малай: Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә, Бөек нәселнең дәвамын раслап.
Син-безнең абый,
Син-безнең әти,
Син-безнең бабай, Билгесез солдат!
(Һәйкәлгә чәчәк салалар).
Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан бер ана һәйкәл янына килә.
-Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда, салкын түгелме, балакаем?
Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә) Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.
Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме, җиңәрбез дә, кайтырбыз, дигән улым?
Улы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә түгел, меңнәр, миллионнар бу көрәштә башларын салдылар. Картлык көнеңдә ничек яшисең, әнкәй?
Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз геә танымагансың дыр, улым?
Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр, мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, күзләрем дә тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!
(Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә).
А.б.: Узган авыр юлларны
Онытырга тырыш ана,
Яраларың да төзәлер,
Инде тынычлансаң.
(Ансамбль чыгышы).
5 б: Бөек Җиңү көне бүген.
69 яшь җиңүгә.
Миллионнарча кеше киткән,
Фашистларны җиңәргә.
6 б: Кырык бишнең якты таңында
Кояш булып җиңү балкыган.
Ул 69 ел җирне сөендереп
Нурын сибә дөнья халкына.
7 б: Бәйрәм бүген- Бөек Җиңү көне,
Бәйрәм итә барысы-яше, карты.
69 ел элек нәкъ бу көнне,
4 ел буе зарыгып көткән
Якты булып җиңү таңы атты.
А.б.: Әйе, 45 не бик күпләр көтте, көтеп ала алмады.
Кырык бишнең маен күпләр көтте,
Күпләр көтеп ала алмады.
Канга баткан фашист этләре
Бу көн җиңелергә уйлады.
8 б: Җиңү килде җирне сөендереп,
Балкып атты матур җиңү таңы.
Исән булсын әле Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!
(Музыкаль композиция “Кызыл ромашка”)
А.б.: Үлогәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, диләр. Бүген бездә Бөек Ватан сугышында дошман белән күзгә-күз очрашкан, исән-сау әйләнеп кайткан Козлов Касыйм З., Сираев Касыйм С. кунакта.
9 б.: Мин сокланып карыйм аңа,
Батыр Касыйм абый.
Әмма үзе бик аз сүзле,
Мактанмый бер дә алай.
А.б.: Мактанырлыгы да бар Касыйм абыйның. Ягез әле, ветераннарыбыз, сүзне сезгә бирәбез. (Ветераннар сөйлиләр).
Батыр ветераннар хөрмәтенә җыр башкарыла.
А.б.: Егетләр, абыйлар, әтиләр белән беррәттән сугышка кызлар да күтәрелә. Сугыш вакытында фашистлар әсирлегендә булучылар арасында хатын-кыз авылдашларыбыз да бар. Болар Шәрипова Минбәян, Бәширова Асия апалар.
Картаймагыз әле Асия, Минбәян апалар,
Сезгә тиеш бик күп назлар.
Очрашулар һәр язда да насыйп булсын,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
А.б.: Минбәян апа, Асия апа үзегез кичергәннәрегез турында сөйләп китегез әле.
(Җыр башкарыла).
11 б.: Безгә имин тормыш бүләк иткән
Ветераннар исән булсыннар.
Ә шулай да солдат абыйлар,
Ил чигендә уяу торсыннар.
12 б.: Ир теләге-ил теләге,
Мин үзем дә ир бала.
Солдат абыйдай булырга
Ант итәм, Ватан ана!
13 б.: Без тынычлык иле балалары,
Безнең хәммәбезнең теләгебез бер.
Хәрбиләрдәй уяу булырга,
Без әзер, без әзер!
14 б.: Бабайларның илгә тугрылыгын
Күңел белән тойган буын без.
Кирәк икән, алар кебек кыю
Алар кебек көчле булырбыз!
15 б: Бабайларның алсу каны балкый
Җиңү кояшының нурында.
Онытмадык, мәңге онытмабыз
Алар батырлыгы турында.
16 б.: Алар саклап калган хөр җирдә без
Чыркылдашып уйнап үсәбез.
Дан юлларын барлап
Батырларны данлап,
Исемнәрен һәйкәл итәрбез.
17 б.: Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!!!
Җыр “Билгесез солдат”