?.Еники ?йтелм?г?н васыять. Презентация.


Балалар ул – безнең дәвамыбыз,Уллар нәсел исемен яшәртә.Лаеклы бул безнең теләкләргә,Акла безнең өмет-ышанычны,Татарчалап эшләп, яшәп тә! Ш.Галиев Әсәр сездә нинди хисләр уятты?Хикәянең кайсы өлешләре бигрәк тә ошады? Ни өчен?Акъәбинең читтәге балалары турында нәрсә уйлыйсыз?Хикәядә символик образлар бар. Ниндиләр? Аларга автор нинди мәгънә салган икән? Сез киттегез, әмма ул чакларда әле туган авылыгызны сагына идегез. Ләкин ни өчен сез аны соңнан оныттыгыз? Ул бит Туган илнең сезгә иң якын өлеше. Ә анда яшәгән кешеләр сезгә иң якын кешеләр булырга тиешләр. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре әле хәзер дә исән. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һай, ярата безнең халык укыган кешенең кече күңелле булуын. Нинди генә зур кешеләр булсагыз да үзегезнең туган җирегезне, туган халкыгызны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Бу минем сезгә иң зур, иң соңгы васыятем. Туган җиреннән, туган теленнән, милли гореф-гадәтләрдән читләшкән кешеләр – тамырсыз агач кебек. Тормышның “җил-давыллары”, гадәттә, шундый “тамырсыз” кешеләрне тизрәк сындыра. Көчле булу, җирдә нык басып тору, үз язмышыңа хуҗа булу өчен, милләтеңнән аерылмаска кирәк.