Презентация по истории России на тему Дворцовые перевороты (7 класс)


Мөслим муниципаль районы Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбеСарай переворотлары1725 – 1762 еллар Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Садертдинова Гөлия Мусовна Мәлләтамак - 2013 ПЛАН Сарай переворотларының сәбәпләреЕкатерина I (1725 – 1727)Петр II (1727 – 1730)“Югарылар” (1730)Анна Иоанновна (1730 -1740)Елизавета Пертовна (1741 – 1761)Петр III (1761 -1762) Сарай переворотлары – Россия тәхетендә патшаларның, гвардия, сарай даирәсе йогынтысында, еш алмашынып торуы чоры. Россия тарихында сарай переворотлары дәвере дип 37 ел вакыт аралыгын атыйлар. Бу елларда корал ярдәмендә биш мәртәбә патшалар алмашына. Ул Петр Iнең үлеме белән башланып китә һәм императрица Екатерина IIнең тәхеткә утыруы белән тәмамлана. Петр Алексеевич (Бөек) I 1682-1725. Екатерина Алексеевна (1762-1796) Сарай переворотларының сәбәпләреПетр Iнең 1722 елгы тәхет варисын билгеләү турындагы указы.2) Дәүләт эшләрендә гвардиянең көчәюе.3) Хакимият өчен көрәшүче дворян төркемнәре барлыкка килүе. Сарай переворотлары Идарәче Идарә итү вакыты Идарәченең таянычы …………….. …………. …………….. Кем тәхеткә утыру хокукына ия? ПЕТР I ЕКАТЕРИНА I АЛЕКСЕЙ ПЕТР II АННА ЕЛИЗАВЕТА ЕВДОКИЯ ЛОПУХИНА ? Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Екатерина I (1725 - 1727) 7 класс укучысыШайгарданова Регина. Мәлләтамак – 2013 Екатерина I - император Петр I нең икенче хатыны. Крестьян гаиләсендә туа. Чын исеме Марта Скавронская. 1702 елның 25 августында Мариенбургта русларга әсир төшә һәм тиздән Петр I нең хатыны була. А.Д.Меншиков Г.И.Головкин Феофан Прокопович П.А.Толстой П.И.Ягужинский Ире үлгәннән соң Меншиковның һәм гвардия частьларының актив тырышлыгы белән 1725 елда императрица итеп куела.Екатерина бөтен идарәне Югары Яшерен совет кулына тапшыра, эшләр белән үзе әллә ни шөгельләнми. Үзенең беренче министры итеп ул Петр I нең көрәштәше булган, А.Д.Меншинковны билгели. Дворяннардан төзелгән гвардия полклары тәхетнең таянычы була. Екатерина озак патшалык итми. 1727 елның маенда вафат була. 1726 нчы елда дошман булган сарай әһелләрен килештерү максатыннан Югары яшерен совет төзелә. Тәхет варисы хакындагы мәсьәлә яңадан көн тәртибенә килеп баса. ПЕТР I ЕКАТЕРИНА I АЛЕКСЕЙ ПЕТР II АННА ЕЛИЗАВЕТА ЕВДОКИЯ ЛОПУХИНА ? Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Петр II (1727-1730) 7 класс укучысы Симченко Софья Мәлләтамак - 2013 Әтисе Алексей Петрович Петр II Алексей Петровичның улы Петр ll(1727-1730) А.Д.Меншиков, Екатерина I исән вакытта ук, кызы Марияне бөек кенәз Петрга кияүгә биреп, патша йорты белән туганлашуга исәп тота. Императрица да үләр алдыннан бу никахка үзенең ризалыгын бирә. Меншиков Себердә . А. Д. Меншиков отставкага китә. Бу вакытта комиссия аның күп санлы кыңгыр эшләре ача. Ул барлык мал-мөлкәттән мәхрүм ителә һәм гаиләсе белән бергә Себердәге Березов шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Биредә ул тиздән үлә. Петр II нең иң якын дусты Иван Долгорукий була. Меншиковның хакимияттән китүе Долгорукийларның позицияләрен ныгыта. Екатерина Долгорукая патша кәләше була. 1730 елда Петр II белән Екатерина Долгорукаяның туйлары уздырылырга тиеш була. Ләкин патша салкын тидерә һәм туй буласы көнне вафат була. Екатерина Долгорукая Ни өчен 1727 елгы вакыйгаларны чираттагы сарай перевороты дип саныйлар? Борынгы аксөяк нәселләре Меншиковны бөтен мал-мөлкәтеннән мәхрүм итеп, гаиләсе белән Себердәге Березов шәһәрчегенә сөргенгә җибәрүгә ирешәләр. Меншиковның хакимияттән китүе, Петр I үзгәртеп коруларына каршы булган, Долгорукийларның позициясен көчәйтә. «Югарылар»(Югары яшерен совет)1730 ел Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс укучысы Нуретдинова Алсу Мәлләтамак - 2013 Югары яшерен совет әгъзалары (бигрәк тә кенәз Д.М.Голицын) Долгорукийлар хакимлегенең көчәюенә борчылаларПетр II заманында иске аристократлар яулап алган позицияләрне дә югалтырга теләмиләр. “Югарылар”, никахсыз туган балалар дип, Петр I нең кызларын тәхет дәгъвачылары дип танымыйлар. Совет әгъзаларының игътибарын патша Иван Алексеевичның кызлары Анна белән Екатерина җәлеп итә. Екатерина Анна Патша таҗын ярлы Курляндия герцогының тол хатыны, 37 яшьлек Аннага кидерергә булалар. Байлык һәм артык игътибар күреп бозылырга өлгермәгән Анна ”югарылар”га иң уңай кандидатура булып тоела. Алар, ул идарә иткәндә, советның роле тагын да күтәрелер дип өметләнәләр. Голицин тәкъдиме буенча, Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр) эшләнә. Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр):никахка кермәскә һәм үзенең варисын билгеләмәскә;яңа салымнар кертмәскә;полковниктан тыш хәрби дәрәҗәләр бирмәскә;сугыш башламаска һәм солых төземәскә;гвардия һәм гаскәр белән командалык итүне Югары Яшерен советка тапшырырга;вотчиналарны һәм крепостнойлары белән авылларны бүләк итмәскә;дворяннарның тормышына, утарларына һәм намуслы исемнәренә кул сузмаска. “Кондиция” шартлары нәрсәгә юнәлтелгән? Беренче мәртәбә Россия монархының абсолют хакимиятен чикләү омтылышы ясала. Мәскәүгә килгән Анна Иоанновна дворяннардан һәм гвардиядән “патшалыкны үзегезнең данлы һәм шөһрәтле ата-бабаларыгыз хокукында алыгыз” дигән үтенеч кәгазе ала, дворяннар һәм гвардия кондицияләрне юкка чыгарырга тәкъдим итәләр. “Югарылар” Аннага каршы чыгарга батырчылык итмиләр һәм Анна аңа карата куелган шартлар теркәлгән документны ертып ыргыта. Яшерен совет бетерелә. Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Анна Иоанновна(1730-1740) 7 класс укучысыИсламова Альбина Мәлләтамак-2013 Иван V Прасковья Фёдоровна Анна Иоанновна 1693 елның 28 нче гыйнварында Мәскәүдә патша Иван V һәм Прасковья Фёдоровна гаиләсендә туа. 1710 елда Анна Курляндия герцогына кияүгә чыга. Герцог үлгәннән соң Митавада яши башлый. Анна Иоанновна(1730-1740) Анна белән бергә Курляндиядән аның фавориты Э.И.Бирон да килә. Анна Иоанновна ил белән бер төркем чит ил кешеләре ярдәмендә җитәкчелек итә. Үзен хакимияткә алып килгән гвардиячеләргә Анна ышанмый һәм Измайлов гвардия полкын төзи.Анна дәүләт хакимияте мәсьәләләренә катнашмый. Дәүләт белән чынлыкта аның фавориты Бирон идарә итә. Бирон Эрнст Иоганн – Курляндия герцогы, императрица Анна Иоанновнаның фавориты. Бирон императрицаның чикләнмәгән ышанычыннан файдалана. Ул идарә иткән чорны “бирончылык” дип атаганнар. Бирон Эрнст Иоганн Иван Антонович һәм Анна Леопольдовна Аннаның хакимиятне патша Иван Алексеевич нәселе варисларына беркетеп калдырасы килә. Императрица бертуганының кызы Анна Леопольдовнаны сарай даирәсенә якынайта. Һәм төп дәгъвачы да ул була. 1740 елда Анна Леопольдовнаның улы Иван туа, һәм ул шунда ук тәхет варисы итеп игълан ителә. Анна Иоанновна үзенең фавориты Биронны сабый император Иван VI нең регенты итеп билгели Иоанн Антонович (1740-1741) Император дип игълан иткәндә кечкенә Иванга ике генә ай була. Хакимият Иван VI нең регенты Бирон кулына туплана. Биронга каршы заговорны фельдмаршал Миних оештыра. 1740 елның нояберендә Биронны кулга алалар. Иван VIнең регенты итеп әнисе Анна Леопольдовнаны куялар. Анна Леопольдовна дәүләт идарәсе эшләре белән шөгельләнми, барысын да Министрлар кабинетына ышанып тапшыра. 1741 елгы перевороттан соң Анна Леопольдовна хакимиятне югалта һәм гаиләсе белән чит илгә сөрелә. Тәхеткә, дворяннар һәм гвардия ярдәмендә, Петрның кызы Елизавета утыра. Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Елизавета Петровна(1941-1961) 7 класс укучысы Биктаирова Ильнара Мәлләтамак - 2013 Әтисе Петр I Әнисе Екатерина I Елизавета Петровна 1709 елның декабрендә дөньяга килә. Ул матур киенергә, күңел ачарга, биергә ярата. Елизавета бик диндар була, пост тота һәм гыйбадәт кыла. Елизавета Петровнаның ышанычлы вәкилләре А.Г.Разумовский П.И.Шувалов А.П.Бестужев-Рюмин М.И.Воронцов. 1742 елда Елизавета Петровна үзенең бертуган апасы Анна Петровнаның улы, Петр Федоровичны тәхет варисы итеп билгели. Бу вакытта аңа 14 яшь була. Петр Федорович Әнисе Анна Петровна Петр Федоровичны немец принцессасы София Августа Фредерика Ангальт-Цербстскаяга өйләндерә. Православие йолалары буенча чукынганнан соң, аның исеме Екатерина (Елизавета Петровнаның әнисе истәлегенә) дип үзгәртелә. София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская. Елизаветаның Петрга булган өмете акланмый. Петрны Россиягә һәм русларга кагылышлы бернәрсә дә кызыксындырмый, ул немец принцы булып кала. 1754 елда аның улы туганнан соң, императрица малайны үз тәрбиясенә ала һәм тәхеткә хокукны аңа тапшыру турында уйлана башлый.1761 елның декабрендә Елизавета вафат була. Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс укучысы Гайнединов Илназ Мәлләтамак - 2013 Петр III (1761-1761) Петр I нең оныгы, патша кызы Анна Петровнаның улы. Әтисе ягыннан Петр турыдан-туры Швеция короле Карл XII нәселенә барып тоташа. Туган апасы императрица Елизавета Петровна 1742 елда аның Россия тәхете варисы булуы хакында белдерә. 1761 елның 25 декабрендә Петр III император дип игълан ителә. ПетрIII Яшерен канцелярияне юкка чыгараДәүләт банкы төзиДворяннар иреге турында манифест кабул итә. 1762 елның 28 июнендә үз хатыны оештырган заговор нәтиҗәсендә тәхеттән бәреп төшерелә. Кулга алына, ә бер атнадан үтерелә. ПетрIII нибары 186 көн патшалык итә. Ләкин ПетрIII нең эзлекле булмавы, рус милли һәм дини традицияләре белән исәпләшмәве аның дошманнарының санын арттыра. Бөек Петр үлгәннән соң бишенче сарай перевароты нәтиҗәсендә тәхеткә Екатерина II утыра. Ул 34 ел идарә итә. Россия тарихына шулай ук Бөек булып кереп кала. Сарай переворотлары дәвере Россия тәхетендә патшаларның бик еш алмашынып торуы белән характерлана. Бу елларда гвардиянең, сарай, вакытлы фаворитларның йогынтысы шактый көчәя. Императорлар һәм императрицаларның үзләрен яклаган дворяннарга бәйлелеге арта. даирәсенең Екатерина IIнең тәхеткә килүен ничек бәяләп була? Сарай переворотлары дәверенең тәмамлануы. Сарай переворотлары (1725-1762 еллар) Кем идарә иткән? Идарә итү вакыты Идәрәче кемгә таянган? Екатерина I Алексеевна (Марта Скавронская), Петр I нең хатыны. 29 январь 1725 -6 май 1727 еллар    Гвардия полклары, Петр I нең иң якын көрәштәшләре (А. Д. Меншиков, П.А.Толстой һ.б), Югары Яшерен совет. Петр II Алексеевич, Петр I нең оныгы. 7 май 1727-18 январь 1730 еллар Гвардия полклары, кенәз Долгорукийлар төркеме, Югары Яшерен совет. Анна Иоанновна, Курляндия герцогының тол хатыны (Петр I нең абыйсы Иван Алексеевичның кызы 19 январь 1730-14 октябрь 1740 еллар Гвардия полклары, немец дворяннары Э.И.Бирон, А. И. Остерман, Б. К. Миних. Иван VI Антонович, Анна Иоанновнаның бертуганының кызы Анна Леопольдовнаның улы 1740-1741 еллар Немец дворяннары Елизавета Петровна, Петр I нең кызы 25 ноябрь 1471-25 декабрь 1761 еллар Гвардия полклары Петр III Федорович, Петр I нең оныгы, Анны Петровнаның улы 25 декабрь 1761-23 июль 1762 еллар  Таянычы булмый Екатерина Алексеевна, Петр III нең хатыны, (принцесса София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская) 1762-1796 еллар Гвардия полклары, рус дворяннары Сарай переворотлары (Тест) Дөрес җавапны тап. (Һәр дөрес җавап өчен берәр балл).А1. Сарай переворотларының сәбәбе нәрсәдә?1) Россиянең хәрби уңышсызлыклары2) дәүләт эшләрендә гвардиянең көчәюе3) башкаланы Санкт-Петербургка күчерү4) крестьяннарның җирле чиновникларның башбаштаклыгын чикләргә омтылуыА2. Сарай перевороты кайсы чорны үз эченә ала1) 1700-1721 2) 1768-17743) 1739-1796 4) 1725-1762А3. Россия белән 1725 елдан 1727 елга кадәр чынлыкта идарә итә1) канцлер Г.И.Головкин 2) кенәз А.Д.Меншиков3) кенәз Д.М.Голицин 4) генерал-прокурор П.И.ЯгужинскийА4. Елизавета Петровнаның идарә итү еллары1) 1741-1761 2) 1725-17273) 1730-1740 4) 1761-1762А5. Югары яшерен совет төзелә1) 1725 2) 17263) 1730 4) 1735 В1. Сарай перевороты дәверендә дата һәм идарәчеләрне туры китерегез. (3-4 дөрес җавап – 2 балл, 2 дөрес җавап – 1 балл, 1 дөрес җавап – 0 балл)1) 1727-1730 а) Елизавета Петровна2) 1730-1740 б) Петр III3) 1761-1762 в) Петр II4) 1741-1761 г) Анна ИвановнаВ2. Монарх яшь бала яки авыру булганда, дәүләт белән җитәкчелек итүче кеше - ________________. (Дөрес җавап – 1 балл).В3. Таблицаның буш урыннарын тутыр. (Һәр дөрес җавап берәр балл). Анна Иоанновна, Курляндия герцогының тол хатыны (Петра I нең абыйсы Иван Алексеевичның кызы 19 январь 1730-14 октябрь 1740 еллар Елизавета Петровна, Петр I нең кызы Гвардия полклары 25 декабрь 1761-23 июль 1762 еллар  Таянычы булмый Җаваплар А1. 2 А2. 4А3. 2А4. 1А5. 2В1. 1в2г3б4аВ2. регентВ3. Гвардия полклары, Э.И.Бирон; 25 ноябрь 1741- 25 декабрь 1761 еллар; Петр III Федорович. А1- А55 балл – “5”4 балл – “4”3 балл – “3” В1 – В35-6 балл - “5” 4 балл – “4” 3 балл – “3” Билгеләр Дәреснең билгесен исәпләү Чыгыш ясау А1-А5 биремнәре В1-В3 биремнәре Уртача билге 1. Биремнәрне башкару 2. Үземнең белем һәм күнекмәләремне бәялим “___”. 3. Минем билгем:____ + ____ = _____ : 2 = “___” Өй эше § 27, сораулар һәм биремнәр.Сүзлек белән эш.