“ФДГББС тал?пл?рен? туры кил? торган х?зерге заман татар теле д?ресене? моделе”


Проект эшенең темасы:“ФДГББС таләпләренә туры килә торган хәзерге заман татар теле дәресенең моделе”(татар теленнән ФДГББС таләпләренә туры китереп эшләнгән “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр” темасына дәрес эшкәртмәсе мисалында ) Проект эшенең планыI. Кереш II. Теманың эшләнеш этаплары2.1.Педагогик технологияләр турында төшенчә2.2. Заманча дәресләрнең өстенлекләреIII. Көтелгән нәтиҗә IV. Кулланылган әдәбият Проектның актуальлеге: заман, мәктәп, бүгенге көндә укытучылар алдына зур таләпләр куя, укучы мәктәпне тәмамлаганда, көндәшлеккә сәләтле, замана технологияләре, тирән белем белән кораллаган һәрьяктан камил булып өлгерергә тиеш. Димәк, укучы дәрестә ирекле тыңлаучы, әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә бәлки аны үзе кызыксынып эзләп алучы, ә алган белемне гамәли куллана алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Проектның яңалыгы: ФДГББС таләпләре килеп кергәннән соң, без укучыларда гражданлык позицияләре формалаштырып, шәхескә йогынты ясау юлларын эзләргә тиеш. Педагогларның укучылар үзләштергән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүгә игътибарлы булуы мөһим. Проектның проблемасы: ФДГББС шартларында татар теле дәресләрен ничек оештырырга? Проектның максаты: яңа төр дәресләр моделен бирү. Проектның бурычлары: “технология”, “метод”, “алым”, “ысул” төшенчәләрен ачыклау;универсаль уку гамәлләреннән килеп чыккан нәтиҗәләрне аңлау;заманча дәреснең структурасын ачыклау;алган белемнәрен гамәлдә кулланып, дөрес язма һәм сөйләм күнекмәләренә ия булган шәхес тәрбияләү юллары. Тикшерү объекты: ФДГББС таләпләренә туры килә торган татар теле дәресенең моделе. Тормышка ашыру этаплары:темага караган материаллар эзерләү;кирәкле информацияне эзләү һәм билгеләү, мәгълүмати эзләнү ысулларын куллану;хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру;презентация төзү;проектны яклау. Көтелгән нәтиҗә: Шәхси нәтиҗәләр:туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре булдыру;туган илең, халкың, җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү;дөньяга җайлаша белү күнекмәләре формалаштыру;җәмгыятьтә бер – береңне яклап, ихтирам итеп яшәргә омтылыш тәрбияләү. Метапредмет нәтиҗәләр:телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;куелган мәсьәләгә иҗади якын килү, чишү;укыту гамәлләрен планлаштыра һәм бәя бирә белү; уңыш һәм уңышсызлыкның сәбәпләрен ача белү, шуннан чыгып уңышлы юллар билгеләү; танып белү һәм шәхси өлкәдәге рефлексия;алган белемне символлар белән чагылдыру, символ аша аңлата белү;мәгълүмат эзләү, табу, башкаларга тапшыру эшчәнлеген активлаштыру. Предмет нәтиҗәләре:Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:телнең грамматикасы буенча нигезле белем алу;телне камил белгән шәхескә карата хөрмәтле булу;белемнәрне тормышта куллана белү осталыгына ирешү.  Педагогик технология - белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнә торган фән, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы, белем бирү процессы.. Татар теле дәресләрендә нәтиҗәле кулланыла торган педагогик технологияләр:1. Компьютер технологиясе2. Үстерешле укыту технологиясе 3. Проектлар технологиясе 4. Уен технологиясе Татар теле дәресенең этаплары:Ориентлаштыру – мотивлаштыру 1. Уңай психологик халәт тудыру 2.Актуальләштерү 3. Уку мәсьәләсен куюII. Уку мәсьәләсен адымлап чишү 1.Уку мәсьәләсен чишү 2.Белемнәрне ныгыту 3.Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерүIII. Рефлексия 1.Өй эше бирү 2.Йомгаклау рефлексиясе. Үзбәя Хәерле көн, укучыларым!Кәефләрегез ничек? Әйтү максатыннан чыгып җөмлә төрләре Хикәя җөмлә Сорау җөмлә Тойгылы җөмлә Боерык җөмлә Язгы каникулда ничек ял иттең? Син яз фасылын яратасыңмы? СОРАУ ҖӨМЛӘЛӘР Кара каргалар, сыерчыклар кайттылар.Урамда гөрләвекләр ага. ХИКӘЯ ҖӨМЛӘЛӘР Их, ямьле дә соң язгы табигать! Бүген көн нинди матур! ТОЙГЫЛЫ ҖӨМЛӘЛӘР Әйдәгез, табигатьне саклыйк!Кошларга оялар ясыйк! БОЕРЫК ҖӨМЛӘЛӘР “Җөмләнең баш кисәкләре” темасына тестны тикшер! б) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәге.а) кем? нәрсә?в) җылы, салкына) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аңа буйсынып килгән кисәка) нишли? нишләде? нишләгән? Тестны бәяләү:5 балл – хатасыз эш;4 балл – 1 хата бар;3 балл – 2 хата бар;2 балл – 3 хата;1 балл – 4 хата Зәңгәрләнә күкләр.Гөрләвекләр ага.Карлы кыекларданАк тамчылар тама. (Гамил Афзал) 1) Зәңгәрләнә күкләр. 2) Гөрләвекләр ага. 3) Карлы кыеклардан ак тамчылар тама. Дәреснең темасы : җыйнак һәм җәенке җөмләләр 88 нче күнегүне бәяләү5 балл - әгәр язуыгыз чиста, хатасыз булса;4 балл - 1-2 хәреф хатасы бар;3 балл - ия белән хәбәрне тапканда хата китсә;2 балл - 1-2 хәреф хатасы, ия белән хәбәрне тапканда 1 хата китсә;1 балл - 1-3 хәреф хатасы , ия белән хәбәрне тапканда 2 хата китсә; Динамик пауза Әйтү максатыннан чыгып җөмләләр ничә төркемгә бүленде? Җөмләнең баш кисәкләре ничә? Тамчы тама тып та тып. Бу җөмләдә ничә ия бар? 4 2 1 Сүзләрдән җөмләләр төзеп язабыз 1) сагынып, яз, килде, көткән 2) йөгерде, гөрләвекләр3) куйдым, вазага, тал, мин, ботаклары4) бөреләр, тиздән, күренер, нәни5) нинди, яз, ямьле Эшебезне бәялибез5 балл - әгәр язуыгыз чиста, хатасыз булса;4 балл - 1-2 хәреф хатасы булса; 3 балл - бер җөмләне дөрес төземәгән булсагыз;2 балл - 2 җөмләне дөрес төземәгән булсагыз;1 балл – 3 җөмләне дөрес төземәгән булсагыз; Уйла, фикер йөрт, җавабыңны дәфтәреңә яз! 1. Җыйнак җөмләнең номерын яз.2. 1нче җөмләдән җыйнак җөмлә ясап яз.3. Ничәнче җөмләнең иясе алмашлык белән белдерелгән? Җөмләнең номерын һәм алмашлыкны яз.4. Биредә тойгылы җөмлә бармы? Булса номерын яз.5. Җыйнак җөмләдән җәенке җөмлә ясап яз. 1. 22. Яз килде.3. 3, мин4. 55. Гөрләвекләр ашыгып йөгерде. (Нәни гөрләвекләр йөгерде. Җитез гөрләвекләр йөгерде.) Иптәшеңнең эшен тикшер! Иптәшеңнең эшен бәялә! 5 балл – хатасыз эш;4 балл – 1 хата;3 балл – 2 хата;2 балл – 3 хата;1 балл – 4 хата. 1. Яз җитте.2. Көннәр җылынды.3. Кара каргалар кайтты.4. Сыерчыклар килде. 5. Кошлар оя ясыйлар. Җәенке җөмләләргә әйләндереп языгыз! Өй эшен сайлап алыгыз! 1. Дәреслекнең 64нче битендәге 89нчы күнегү биремнәрен үтәргә. (3 балл)2. Дәреслекнең 64нче битендәге рәсем буенча, җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып, хикәя язарга. (4 балл)3. “Табигатьтә яз” темасына җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып хикәя язарга. Һәр җөмләнең баш кисәкләренә сызарга. (5балл) Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя Бәяләү нормалары:“5”ле - 17-20 балл “4”ле - 14-16 балл “3”ле – 11-13 балл “2”ле - 10 баллдан әз Дәрес турында фикерем- Мин дәресне аңладым. Иптәшемә аңлата алам. - Мин дәресне аңлап бетермәдем. - Мин дәресне аңламадым.  Кулланылган әдәбият1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Дүртъеллык башлангыч татар мәктәбенең 3-4нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2012.2. Вәлиева Ф.С.,Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту. – Казан: Раннур, 20003. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан:Мәгариф, 20004. Мияссарова И.Х, Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 20125. Интернет ресурслары Игътибарыгыз өчен рәхмәт!