Внеклассное мероприятие в 5 классеКитаплы гаил?-б?хетле гаил?


 Тема: Китаплы гаилә - бәхетле гаилә. 5 класс.
Максат: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Бурычлар:
ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү;
ата-аналарның һәм балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;
ата-аналарга әкиятләр аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;
укучыларның китаплар турындагы белемнәрен камилләштерү;
өйдә китапханә булдыруга омтылыш тәрбияләү ; гаиләдә бергәләп укуның файдалы  якларын ачу.  
Җиһазлау: плакат:
1.“КИТАП – БАКЧА, АНДАГЫ ЯЗУЛАР _ ШУЛ БАКЧАНЫҢ ГӨЛЛӘРЕ”
                         К. Насыйри2. “УКЫП БАРГАН ҺӘРБЕР ЮЛЫМ, ҺӘРБЕР СҮЗЕМБУЛА МИНЕМ ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ ЙОЛДЫЗЫМ”
                              Г.Тукай
Кереш сүз.
Китапханәче: Хәерле көн, хөрмәтле әниләр! Буген без балаларыбыз белән уен – дәрес үткәрәбез. Дәресебезнең темасы: Китаплы гаилә - бәхетле гаилә, дип атала. Темасыннан күренгәнчә, дәресебез китапка, гаилә белән бергәләп укуга багышлана.
 Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый. Ләкин,шулай булсада. Күзәтүләрдән чыгып, әйтә алам: балалар башлангыч сыйныфларда күбрәк укырга тырышсаларда, үсә төшкәч, көннән-көн азрак укый башлыйлар. Әдәби китапны азрак уку, ул баланың интеллектуаль үсешен тоткарлый, мәсьәлә  биремнәрен акрын укый, дәрестә иптәшләреннән артта калуына китерә.
 Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
 Анкеталардан күренгәнчә, Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булсада китапханә бар. Аларда балалар өчен китапларда урын алган. Әти - әниләр, бергәләп укуны, күбрәк кечрәк сыйныфларда укучы балалары белән үткәрәләр. Ә югары сыйныфта укучы балалар күбесенчә үзләре генә укый. Бик азы гына әти-әниләре белән фикер алыша.
 Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар,  кызыклы кешеләр белән очраштыралар.
  Бүгенге көндә китап укымыйча гына белемле , югары мәдәниятле кеше булып буламы ? Ни өчен ?Бөек шагыйребез Г.Тукай   “Укып барган һәрбер юлым , һәрбер  сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым .“  - ди .
Ә , сез , китап укырга яратасызмы ?
Ул сезгә ярдәм итәме ?
Сез барыгыз да әкиятләр укырга яратасыз . Әкиятләр белән сез кечкенәдән таныш .Сез укый белмәгәндә аларны сезгә әниләрегез сөйләде. Хәзер сез аларны үзегез рәхәтләнеп укыйсыз . Г .Тукайның нинди шигырендә
 “Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән .“ –диелә. Хикәят шул ук әкият инде ул.
Яраткан әкиятегез нинди ? (җаваплар тыңлана)
“ Өч сорау “ әкиятен  искә төшерү өчен мин сорауларын укыйм :-Менә бер тапкыр чәчтем , бусы бурычымны түләргә  булыр .
-Менә бусы бурычка биреп торуым .- Монысы кадерле кунакларым өчен .Егет ничек җавап бирә ?
Әкиятнең төп геройлары кемнәр ?
Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә ? Ашлык чәчүчедән нинди үрнәк алырга мөмкин ?
 Әйдәгез әле,әкияттәге егет кебек,без дә сәяхәткә кузгалыйк. Сәяхәтебез тылсымлы китаплар иленә. Сәяхәтебезне башлап җибәрү өчен китап турында шигырьләр сөйләргә кирәк. Кем күбрәк китап турында шигырьләр белә икән. (шигырьләр сөйләү)
1.Кем күп белергә тели,
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбызШул якын дус турында.
2.Укый аны өлкәннәр дә,
Укый аны балалар.
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
3.Мәктәпкә килеп керүгә
Алабыз кулга китап.
Гомер буена укыйбыз,
Һич кенә булмый туктап.
4. Сердәшем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
5. Китап дусты кешенең,
Һәм иң якын сердәше.
Һәрвакытта кирәк булаБезгә китап киңәше.
6. Укы дустым, син аны,
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.
7. Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма.
Рәнҗетмә син китапны,
Аның битләрен ертма.
Дөнья белән танышуларБашлана китаплардан.
әти-әниләр тормышкакитап тотып атлаган.
Авыр сугыш елларындаСолдат катомкасында,
Китап атакага барган,
Кергән бомба астына.
Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кул белән аныБеркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны.
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көндә укы син аны:
Китап-якын дустың ул.
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торсын ул!
А.Б. Күргәнебезчә әниләрдә, балалар да бик күп шигырьләр беләләр икән.
Ә хәзер биремнәр үтәп карыйбыз.
1  бирем. Бу кайсы әсәрдән алынган өзек?
1.“Йорттагы хайваннар һәм кош – кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. “Икенче көнне дә кайтмас бу”,-дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар”(А.Алиш Сертотмас үрдәк)
2.”Кара әле, кара, кем ул бер агачтан икенчесенә, өченчесенә сикерә-сикерә бара?.. койрыгы нинди зур, бигрәк матур! Беләсезме, ул бит тиен, эзләп йөри үзенең өен. Монда әле ерткыч бүреләр дә, куркак куяннар да, авыраяк аюлар да яшиләр.
 Борын-борын заманда, менә шушы урманда. Түгәк күлле аланда, агач куышында, үзенең шалашында яшәгән, ди, врач-хирург Тук-тук бабай.”
(Җәвад Тәрҗеманов Тукран малае Шуктуган)
2 бирем Мин сезгә китап исемен атыйм, сез авторын әйтегез.
1. “Шүрәле” (Г.Тукай)
2. “Урман әкияте” (Ф.Яруллин)
3. “Сертотмас үрдәк” (А.Алиш)
4. “Балыкчы һәм балык турында әкият” (А.С.Пушкин)
5. “Карбикә” (Г.Х.Андерсен)
 4 бирем  Бу кем әйбере?
1.Алтын тарак (Су анасы Г.Тукай)
2. Ак халат (Айболит К.Чуковский)
3. Зур эшләпә (Н.Носов Незнайка)
4.Күмәчләр (Маша һәм аю)
5. Балта (Шүрәле Г.Тукай)
6. Әтәч  (Чукмар белән Тукмар А.Алиш)
5 бирем Сорау миннән, җавап сездән.
Әкиятләр күбесенчә ничек башлана?
Әбинең әтәчләренең исемнәре ничек?
“Әйдәле Акбай өйрән син”? КЕМ язган? (Г.Тукай)
Торна Төлкегә сыен нинди савытта әзерләгән?
Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?
Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә була?
Шалкан әкиятендә эт белән тычкан арасында булышучы кем?
Балыкчы бабай нинди балык тота?
Белмәмешне нинди киеме белән танып була?
10.Өч кыз әкиятендә нинди хайван катнаша.
6 бирем Белем һәм укуга багышланган мәкальләр
Кем күбрәк мәкальләр әйтер:
* белем беләккә көч бирә
* белем-бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы  * белем малдан кадерле  * уку кешене күзле итә
  * Китапсыз өй, тәрәзәсез өй кебек  * укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс
Йомгаклау7.Киңәшләр:
Китапка кызыксыну кече яшьтән үк тәрбияләгез;
Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар алырга тырышыгыз;
Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз;
Балагызга китап авторы турында сөйләгез;
Оегездә кечкенә генә булсада китапханә булдырырга тырышыгыз;
8. Балалар өчен киңәшләрКитапны саклау кагыйдәләре.
*Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.
*Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.
*Ашаганда китап укып утырырга ярамый.
*Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.
*Китапны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк.
*Бер битне укып берегәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез. Һәм беркайчан да бармакларыгызны төкерекләмәгез.
*Китапны урталай бөкләргә ярамый!
*Китапның битләрен бөкләп куярга ярамый!
        Киңәшләрне тапшыру.
Дәрес тәмам. Барыгызга да рәхмә