Безне? гаил? темасына 2 н?нил?р т?ркеме ?чен шогыль


Дәрес темасы:  Безнең гаилә.
Максат :-Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәлә-ләре бирү,кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен күрсәтү.
- Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм үстерү, сөйләмнеңграмматик төзелешен камилләштерү, сүзлек запасын баету.
- Гаиләдә бер-береңә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт, ярату, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазланыш:
УМК «Минем өем”, гаилә сүрәте, бармак уеннары, балаларның гаилә фотолары.
Барышы:
-Исәнмесез , балалар!
-Балалар , әйдәгез тәрәзәгә карыйк , көн нинди матур , бер- беребезгә карап елмаябыз. Без бүген нинди матур .-Балалар , без матур сүзләр беләбезме соң? Белгән матур сүзләрне искә төшереп бер-беребезгә әйтик әле.
- Бик яхшы! Кәефләр күтәрелеп китте.Ә хәзер , минем сезгә дип әзерләгән шигыремне укып китим эле.
Безнең гаиләдә дүрт кеше –
Әти, әни, мин, энем.
Матур яшәүнең бар сере,
Татулык дип мин уйлыйм.
 
Җир йөзендә бар гаилә дә
Яшәсен иде тату.
Шул чагында булмас идеЯтимлек ачысын тату.
 
Минем бүген бер теләгем –
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә –
Милләтнең күркәмлеге- Балалар, мин сезгә бүген сезнең гаилә альбомнарыгыздан күргәзмә әзерләдем, карагыз әле. Алар хәрбер гаиләдә бар. Альбомга якыннарның, туганнарның кызыклы, сөенечле вакытта тошкән фотографияләрне куялар. Ә менә тагын бер буш альбом, без анда үзебезнең төркемдә төшкән фотографияләрне куярбыз, без дә бит сезнең белән бер зур гаилә.
-Балалар, сезнең өчен гаилә нәрсә ул?( балаларның җаваплары)
-Гаилә- ул иң-иң якын һәм кадерле кешеләр.
-Балалар, миңа сезнең гаиләгездә кемнәр яшәгәнен сөйләрсезме?
-Әмир, син кем белән яшисен? (әни, әби, бабай)
-Балалар, гаилә Илясныкы шикелле зур да һәм Әмирнеке шикелле кечкенәдә буларга мөмкин.
Кайбер гаиләдә күп бала, ә бүтән гаиләдә бала бер үзе булырга мөмкин, яки, апайсы да, энеседә, абыйсы да, сеңлесе дә юк.
-Зәлия, синең абыен бармы? Кем сезнең зурырак? Сез абыең белән бергә нишлисез? (балаларның җаваплары)
-Балалар, әйдәгез эле “Әниемә бүләк” дигән шигырьне укыйк әле.(күмәк сөйләү)
Җиләк җыям, как коямӘниемә бүләккә
Монда җиләк күп икән,
Аю – бүре юк микэн?!
-Балалар, миңа сезнең узегезнең гиләгез турында сөйләгәнегез бик ошады. Ә хәзер мин сезгә хайваннарның гиләләре турында рәсемнәр карарга тәкъдим итәм.
-Бу рәсемдә гаилә сүрәтләнгән дип әйтергә мөмкинме? Песигә үзенең балалары янында рәхәт микән? Ул алар турында кайгырта микән?
-Дөрес балалар. Хайваннар һәм җәнлекләр гаиләләре белән булганда рәхәт, узләрен тыныч хис итәләр. Алар үзләренең балаларын кайгырталар, саклыйлар.
-Балалар, ничек итеп гаиләбезне кайгырта алабыз? (балаларның җаваплары)
-Балалар, бу рәсемдә кем сүрәтләнгән?(гаилә). Әйдәгез, шушы рәсемнәрдән гаилә төзик әле(әби, бабай, әни, әти, кыз , малай сүрәтләре).
-Булдырдыгыз, әфәрин! Ә хәзер, узебезнең гиләне бармаклар ярдәмендә күрсәтик.
Уң кулыбызны табыйк,
Әйдәгез, уйнап алыйк.
Бу бармак- бабайБу бармак- әбиБу бармак –әтиБу бармак-әниБу бармак нәни- аның исеме чәнти.
-Балалар, сезгә бүген шөгыль, гаилә турында әңгәмә ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек?(Гаилә)
- Әти, әни, әби, бабай, балалар – бу гаилә, чөнки болар барысы да гаилә әгъзалары. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз, матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез. Рәхмәт сезгә!
-Балалар,җирдә миңа ни кирәк?(балалар дәвам итәләр)
Әти дә әни кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк? (балалар дәвам итәләр)
Без яшәгән өй кирәк,
Әти дә әни кирәк.
Без яшәгән өй кирәк.