Ата – аналар ?ыелышы


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Беренче сыйныф укучыларының ата- аналары өчен
беренче ата – аналар җыелышы эшкәртмәсе

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мирсаяпова Рәзилә Шәйхенур кызы
2016нчы уку елы
Беренче сыйныф укучыларының ата- аналары өчен
беренче ата – аналар җыелышы
Слайд 1-5
«Мәктәпкә әзер булу – укый, яза, саный белү генә түгел.
Мәктәпкә әзер булу –шушылырның барысын да өйрәнергә әзер булу».
  Венгер Л.А.
Ата-аналар җыелышының максаты:
Беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен, балаларны мәктәпкә әзерләүгә шартлар тудыру.
Бурычлар:
Ата –аналарның танышуы.
Баланың мәктәпкә ярашуы. Шушы чорда туган авырлыкларны чишү юллары, ата-аналарга күрсәтмәләр бирү.
Җыелышның барышы:
- Хәерле көн хөрмәтле ата – аналар! Сезнең белән танышуыма мин бик шат, шул ук вакытта, берникадәр борчылам да, чөнки бер – беребез белән уртак тел таба алырбызмы, мин куйган таләпләрне аңлап кабул итәрсезме, балаларыбызга ярдәм итә алырсызмы? Эшебезнең нәтиҗәсе бергәләп, аңлашып эшләгәндә генә була ала.
- Беренче сентябрьдән сезнең балаларыгызның тормышы яңадан башлана: укытучы, дәресләр, сыйныфташлар. Иң мөһиме шушы вакытта сезнең балаларыгыз белән янәшә булуыгыз. Хәзер без сезнең белән зур бер коллектив. Балаларыбыз белән бергә шатланырга да, авырлыкларны бергәләп җиңәргә дә, үсәргә һәм укырга да туры киләчәк. Шушу дүрт ел дәверендә безнең коллектив дус һәм бердәм булыр дип ышанып калам.
Слайд 6
- Ә хәзер әйдәгез, бер уч белән генә кул чабып карагыз. Буламы? Юк, икенче уч кирәк. Кул чабу өчен ике уч та кирәк. Укытучы ул – бер уч кына. Нинди генә көчле, иҗади, акыллы булмасын, икенче учсыз (ә икенче уч - сез инде ул хөрмәтле ата - аналар) укытучы көчсез. Моннан безнең өчен төп беренче кагыйдә:
- без бергә, бердәм булганда гына тәрбиядә һәм укуда уңышка ирешә алачакбыз.
Слайд 7
- Һәрберегез берәр чәчәк алыгыз. Аларны буягыз. (Өстәлләрдә бер үк төрле чәчәкләр, төсле карандашлар ята). Ә хәзер чәчәкләрне чагыштырыйк инде. Барлык чәчәкләр дә буяганчы бер төрле иделәр, ә буяганнан соң алар охшашмы соң!? Ике бертөрле чәчәк табып буламы? (Юк) Без – өлкәннәр бер үк шартлар булган очракта да эшне төрлечә башкарабыз. Моннан безнең икенче кагыйдәбез:
- беркайчан да үз балагызны башка бала белән чагыштырмагыз! Кемдер яки нәрсәдер яхшырак яки начаррак була алмый. Була башкасы! Без бер үк баланың кичәгесен, бүгенгесен, иртәгәгесен генә чагыштырачакбыз. Ни өченме? Чөнки иртәгә бу бала белән нәрсә эшләргә кирәклеген белү өчен. Укуда гына түгел, ә эшләгән эшләрендә дә бала үсештә булсын өчен.
Слайд 8-14
- Ә хәзер мин сезгә бик таныш булган “Кабартма” әкиятен тәкъдим итәм. Әйдәгез бергәләп исебезгә төшерик әле, бу әкиятне. Башладык. (Ата –аналар әкиятне рәсем буенча сөйләргә ярдәм итәләр.)
Борын –борын заманда әби белән бабай яшәгәннәр. Аларның балалары булмаган. Ялгызлары яшәве күңелсез булгач, алар кабарма пешерергә булганнар.
Беренче нәсихат: Гаиләдә бала көтеп алынган булырга тиеш.
Кабарманы суытырга тәрәзә төбенә куялар.
Икенче нәсихат: Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Кабарма сукмак буйлап тәгәрәп китә. Аңа куян, аннары аю, аннары бүре очрый.
Өченче нәсихат: Баланы әйләнә –тирә мохит белән аралашырга өйрәтегез.
Кабармага хәйләкәр төлке очраган.
Дүртенче нәсихат: балага яхшы белән начарны, кешеләрнең чын ниятләрен ачыкларга өйрәтегез.
Төлке кабарманы ашады.
Бишенче нәсихат: баланы авыр ситуацияләрдән чыга белергә өйрәтик.
Шушы таныш әкият аша без, бала өчен биш кирәкле нәсихат таптык.
Баланы тәрбияләү буенча сез күп киңәшләр алдыгыз. Хәзер баланың мәктәптә укуга әзерлеге турында сөйләшик.
Мин сезгә кечкенә тест бирәм.
Слайд 15
Ата –аналар өчен тест.
Һәр уңай җавапка бер бал куегыз.
Сезнең балагыз беренче сыйныфка укырга барырга телиме?
Мәктәптә күп нәрсәгә өйрәнермен дип уйлыймы? 3. Балагыз күпмедер вакыт аралыгында (15-20 минут) мөстәкыйль рәвештә күп көч таләп итә торган (рәсем ясау, әвәләү, мозаика җыю һ.б.) эшләр белән шөгыльләнә (утыра) аламы?
4. Сезнең балагыз чит кеше булганда ояламы?
5. Сезнең балагыз рәсемгә карап (картина) биш җөмләдән торган хикәя төзи аламы?
6. Сезнең балагыз яттан шигырь беләме?
7. Бирелгән предметны күплек санда әйтә аламы?8. Сезнең балагыз укый беләме, иҗекләп булса да?
9. Унга кадәр һәм кирегә саный беләме?
10. Ун эчендәге саннардан берне куша яки ала беләме?11. Балагыз рәсем ясарга, картиналар буярга яратамы?
12. Кайчы һәм клей белән эшли беләме (мәсәлән, кәгазьдән аппликация ясый)?
13. Сезнең балагыз йорт һәм кыргый хайваннарны беләме?
14. Сезнең балагыз мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса шөгыль белән вакытын үткәрә аламы, мәсәлән, рәсем ясау, конструктор җыю һәм башкалар.
Нәтиҗә. Әгәр дә сез ышанычлы итеп 12 һәм аннан да күбрәк сорауга уңай җавап биргәнсез икән, димәк сезнең балагыз мәктәптә укырга тулысынча әзер. Әгәр дә инде сез 7-11 сорауга уңай җавап биргәнсез икән, сез дөрес юлда. Ә инде кайсыларына тискәре җавап биргәнсез, димәк шул өлкәдә тагы да күбрәк шөгыльләнергә кирәк.
Әгәр дә инде 6 һәм аннан да кимрәк уңай җавап биргәнсез икән, бала белән шөгыльләнүгә вакытны һәм игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Чөнки балага бер – бер артлы биремнәр үтәргә, сыйныфташлары белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга, җаваплылык тоя белергә тиеш була.
Баланы тәрбияләү – катлаулы процесс. Бала тәрбияләгәндә сез үзегез аларга өлге булганыгызны онытмагыз. Үзегезнең балачагыгызга ешрак әйләнеп кайтыгыз.
Ә Балаларыбызның әти-әниләргә нинди әйтер сүзләре бар икән, игътибар белән укып чыгыгыз әле.
Әлеге текст үзенә ирек яуларга һәм хокукларын якларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел, ә өлкәннәрне үзара аңлашуга, әңгәмәгә чакыру да.
    Мине артык иркәләмәгез, моның белән сез мине бозасыз. Мин нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы беләм, бары сезне сынап кына карыйм.   Миңа карата кырыс булырга курыкмагыз. Миңа шундый мөгамәлә ошый. Бу миңа үз урынымны билгеләргә ярдәм итә.   Юләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез. әгәр болай эшлисез икән, бераздан гел үземә генә игътибар иттереп торырга теләвемне аңларсыз.    Минем юк-барга җебергә торуларыма артык игътибар итмәгез. Мин бик еш кына авыруга сабышып үземә күңеллелек, рәхәтлек ала башларга мөмкинмен.   Минем тискәре гадәтләремә артык игътибар итмәгез. Бу миңа аларны тагын да дәвам итү өчен сәбәп булырга мөмкин.   Миңа үземне үз яшемә караганда кечерәк итеп тоярга юл куймагыз. Мин елап сезне һәр очракта "җиңә" башларга мөмкинмен.   Мин үзем башкара алган эшләрне минем өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлаячакмын.   Минем провокацияләргә бирелмәгез. Юкса мин тагын да зуррак "җиңү"ләргә ирешергә тырышачакмын.   Мин нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз. Кайчак мин ни өчен шулай эшләгәнемне белмим.   Минем намусымны артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкинмен.   Минем курку-шикләнүләрем сезне борчуга салмасын. Юкса мин тагын да катырак курка башлаячакмын. Мине бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.   Үти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу минем сезгә булган ышанычымны какшата.   Икеле-микеле сөйләшмәгез. Бу миңа үз сүземне сүз итәргә мөмкинлек калдыра.   Миңа гел бәйләнеп, бертуктаусыз мыгырданып тормагыз, юкса мин ишетмәмешкә салышып үз-үземне якларга мәҗбүр булачакмын.   Миңа бертуктаусыз нотык укымагыз. Минем нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белүемне күреп, сез гаҗәпкә калачаксыз.   Беркайчан да үзегезне камил һәм гөнаһсыз итеп күрсәтергә тырышмагыз. Болай эшләп сез үзегезне башкалар белән чагыштырып карарга урын калдырачаксыз.   Мин: "Мин сезне күралмыйм!", дисәм, курыкмагыз, үпкәләмәгез. Минем бу сүзләремнең мәгънәсе бөтенләй башка. Мин сезнең миңа карата эшләгән начар гамәлләрегез өчен үкенүегезне генә телим.   Әгәр сез башта миңа мине яратуыгыз хакында әйтеп, аннары үзегез өчен берәр эш башкаруымны сорасагыз, мин үземне базарда дип хис итәчәкмен. Бу очракта мин сатулаша башлыйм һәм җиңәчәкмен дә.   Минем нәрсәне дә булса ялгыш эшләвемне үлемгә тиң гамәл итеп карамагыз. Минем дә хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакым бар. Әгәр сез мине бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба мин нәрсә дә булса эшләргә куркып торачакмын.   Мине үзем ясаган хаталарның нәтиҗәсеннән сакларга тырышмагыз. Сезнең кебек мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәнәм.   Минем экспериментлар ясарга яратканымны онытмагыз. Шулай итеп мин дөньяны өйрәнәм, зинһар өчен, моңа каршы килмәгез.   Конфликтның иң кызган вакытында минем үз-үземне тотышым турында фикерләрегезне әйтеп калырга ашыкмагыз. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу вакытта минем колакларым томалана һәм сезне тыңлыйсы килү теләге кими. Билгеле бер адымнар ясагыз, ә минем белән бу турыда соңрак сөйләшерсез.   Чит кешеләр барында мине төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә мин күбрәк игътибар итәм.   Сезнең хуплау, мактауларыгыздан башка минем уңышларга ирешә алмасымны аңлагыз.   Мин сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүемә ныклап ышанырга тиешмен. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.   Мин энемне яки сеңлемне артыграк яратуыгызны күрсәм ачуланачакмын һәм игътибар белән ярату күбрәк эләгүчегә күбрәк һөҗүм итәчәкмен, чөнки шулай гаделрәк булыр дип саныйм.   Мин хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксынам. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда мин яшьтәшләремнән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәкмен. Сезгә шулай тынычрак булырмы?    Минем ачыктан-ачык сорауларымнан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, мин аларны сезгә бирүдән туктыйм һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячакмын.   Сезгә бик авыр булган вакытны мин тоям. Миннән качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез. Сез миңа ышанасыз икән, мин дә сезгә ышаначакмын.   Без бик аз вакыт бергә булабыз дип борчылмагыз. Минем өчен вакытның күпме булуы түгел, ә бергә үткәргән вакытның ничек булуы мөһимрәк.   Мине көч кулланып җиңәргә тырышмагыз. Бу миндә көчлене генә санга сугарга кирәк икән дигән ялгыш фикер калдыра.   Мин яшьтәшләремә һәм үземнән өлкәнрәкләргә тартыла торган чорда бик игътибарлы булыгыз. Бу вакытта минем өчен аларның фикере сезнекеннән өстенрәк булырга мөмкин. Бу чорда мин сезгә гел тәнкыйть белән караячакмын һәм сүзләрегезне кылган гамәлләрегез белән чагыштырып торачакмын.   Миңа карата дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Шулвакытта мин дә сезнең дустыгызга әйләнермен, исегездә тотыгыз: мин тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнәм.
Бала тәрбияләү - ата- ананың изге бурычы булуын беркайчан да онытмагыз.
Соңыннан ата –аналар комитеты сайланыла.
Укытучы уку программасы, дәреслекләр белән таныштыра.
Ата –аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә.