Без татарча с?йл?ш?без! Шигырь. Безне? Тукаебыз бар.


Безнең Тукаебыз бар
Язның матур көнендә
Дөньяга Шагыйрь туган.
Ул халыкның яраткан
Габдулла Тукае булган.
Матур көндә туса да,
Тормышы авыр булган.
Әти-әнисез калып,
Кулдан ул кулга йөргән.
Кушлавыч, Сасна,
Өчиле, Кырлай,
Җаекларда яшәгән,
Аннан Казанга килгән.
Булган бөтен талантын
Иҗат эшенә җиккән.
Һәм шуларның барысын
Халыкка тәкъдим иткән.
Халкыбыз аны укыган,
“Туры Тукай” дип йөрткән,
Үзенең булган хатасын
Төзәтергә тырышкан.

Инде 100 ел үтсә дә,
Без аны онытмыйбыз.
Тукаебыз киңәшләрен
Балаларыбызга әйтәбез.
Шагыйрьләребез аннан
Һәркайсы үрнәк ала.
Халкыбызның йолдызы
Дип авыз тутырып әйтә.
Аңа куйган һәйкәлләр
Һәр язны халкын җыя.
Аңа аталган шигырьләр
Һәр елны яңгырап тора.