“Саулык – зур байлык”. А. Алишны? “Куян кызы” ?киятен с?хн?л?штер?.


“Саулык – зур байлык”. А. Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.
Азнакай шәһәренең 18 нче “Улыбка” балалар бакчасы МББМБУ тәрбиячесе Заһидуллина Гөлгенә Әнвәр кызының эш тәҗрибәсе.
Максат:
1. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.
2. Балаларның үзләре белгән әкиятләре буенча тамашалар уйнау осталыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларда сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш булдыру, сәламәт яшәү омтылышы уяту.
Эшчәнлек барышы.
Т: Исәнмесез, хәерле көн, балалар!
Б: Исәнмесез!
Т: Сәламәтлекләрегез ничек?
Б: Сау-сәламәт без.
Т: Барыгызны да сау-сәламәт күрүемә мин бик шат. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәк ни кирәк?
Б: Саулык.
Т: Әйе, саулык безнең иң зур байлыгыбыз. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәр өчен сәламәтлек кирәк. Ә сәламәт булыр өчен безгә нишләргә кирәк?
Б: -Сәламәт булыр өчен саф һава, чиста су, кояш кирәк. Шуңа күрә без саф һавада булырга тырышабыз.
Сәламәт булыр өчен, физзарядка ясау да файдалы.
Б: Гөлфия Юнысованың “Зарядкага бас” шигырен сөйләү.
Урыныңнан сикереп тор да
Зарядкага бас!
Чыныгып үсеп булмый бит,
Иренеп яткач.
Тәрәзәне ачып җибәрдем –
Зардкага бас!
Их, нинди саф һава керә –
Югал, йокы, кач!
Т: Урыныңнан торгач нишләргә кирәк?
Б: Гимнастика ясарга кирәк.
Т: Сәламәт булыр өчен, гимнастика ясауның әһәмияте зур. Һәр көн балалар бакчасына үз вакытында килеп, иртәнге гимнастиканы ясарга иренмәскә кирәк. Гимнастика ул йокыны куа, күңелне күтәрә. Тәнгә көч өсти.
Хәрәкәтле уен: “Бер, ике, өч...”
Т: Сәламәтлек иң зур байлык дибез. Аны бит әле сакларга да кирәк. Татар халкында “Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәрвакыт сак бул” дигән мәкаль бар. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Мәкальне ачыклар өчен уйнап алыйк.
Дидактик уен: “Нәрсә ярый, нәрсә ярамый”
-Кыш көне баш киемсез йөрергә ... (ярамый) Әйе, чөнки салкын тияргә мөмкин.
Т: Ә бу фотосурәткә карап сез нәрсә әйтә аласыз?
- Саф һавада күбрәк йөрергә ... (ярый)
- Спорт белән шөгыльләнергә .... (ярый)
- Кулларны юмыйча ашарга ... (ярамый)
- Витаминнарга бай яшел һәм җиләк-җимешләр ашарга .... (ярый)
- Салкында киенмичә йөрергә ... (ярамый)
Т: Әйе, салкында киенеп бигрәк тә аякларга җылы итеп киенеп йөрергә кирәк. Исегезгә төшерегез әле, нинди әкияттә киенмичә йөреп чирләгәннәр иде?
Б: А.Алишның “Куян кызы” әкиятендә.
Т: Дөрес әйтәсез. Әйдәгез искә төшереп китик әле.
А.Алиш “Куян кызы” әкияте.
Катнашалар. Куян, куян кызы, тиен, доктор Айболит.
Кирәкле материаллар. Йорт, агачлар, җәнлекләргә киемнәр, куян кызына яраклы киез итек.
Урман аланы. Өй каршында куян кызы уенчыклар белән уйнап утыраКуян кызы. Әй, әни бигрәк озак торды инде. (Шул вакыт әнисе кайтып керә, кулында итекләр.)
Куян кызы. Әнием, бигрәк озак тордың. Сине сагынып беттем. Кайда йөрдең? Кайда булдың?
Куян. Кызым, мин дә сине сагындым. Мин сиңа бүләк эзләдем. Күр, нинди матур итекләр алып кайттым мин сиңа. Ки. Аякларың туңмасын, сызламасын.
Куян кызы. Рәхмәт, әнием! Нинди матур, җылы итекләр. Мин аны хәзер киям дә урманга йөгерәм. (Әнисе өйгә кереп китә)
Автор: Куян кызы урман буйлап йөгерә, уйный, ләкин итекләр җайсыз торалар.
Куян кызы. Әй, бигрәк җайсыз бу итекләр. (Салып ыргыта) Кимим. Әни күргәнче яшереп куйыйм әле. (итексез йөгерә, уйный )
Куян. Кызым, балам, итекләрең кая? Ах, син наян, яшердеңме? (табып алып кигертә дә кереп китә)
Куян кызы. Әй, барыбер кимим!
Автор: Бер көн яланаяк йөгерә куян кызы, ике көн йөгерә, өченче көнне елый- елый әнисе янына килә.
Куян кызы. Әни, әни! (әнисе өйдән чыга)
Куян. Нәрсә булды кызым?
Куян кызы. Әнием, минем аягым бик авырта!
Куян. Кызым, кызым, якты йолдызым, син мине тыңламадың, яланаяк йөрдең, менә аягың шешкән. Инде хәзер нишләргә?
Автор: Якында гына тиен яши икән, ул ярдәмгә килә.
Тиен Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболит янына барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк.
Куян. Мин бит аның кайда яшәгәнен белмим.
Тиен. Әйдәгез, юлны үзем күрсәтәм, ул балаларны чиратсыз кабул итә.
Урман аланында доктор Айболит йорты. Анда җәнлекләр.
Куян, Куян кызы. (бергә) Исәнмесез, Доктор Айболит.
Айболит. Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Кай җирең авырта?
Куян. Менә кызымның аяклары шешкән, йөри алмый.
Айболит Кая карыйк әле. Синең аякларың салкыннан туңып шешкәннәр.
Менә мин хәзер аякларыңа дару сөртәм. Итегеңне салма, әниеңнең сүзен тыңла. Аннан соң минем киңәшләрне тотсаң, бер өч көннән аякларың төзәлер. Итекләреңне гел киеп йөрсәң, бервакытта да авырмассың.
Куян. Куян кызы. (бергә) Рәхмәт сиңа, Доктор Айболит. Сау бул!
Шул вакыттан соң, Куян кызы бервакытта да итекләрен салмаган, гел киеп йөргән, шуңа күрә бер дә авырмаган.
Т: Балалар, сез бүгенге әкияттән нинди файдалы киңәшләр алдыгыз?
Б: - Әни сүзен тыңларга.
Аякка киеп йөрергә.
Т: Үз сәламәтлегеңне кечкенә яшьтән үк сакларга кирәк.
Җырлы уен: “Куянкай” (Түгәрәк уртасында моңаеп куян утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр)
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер! ( Куян бер иптәшен алып, әйләнеп бии, чакырылган бала куян булып кала, уен шулай дәвам итә)
Йомгаклау.
Саф һава – тәнгә дәва.
Таза тәндә – таза рух.
Чирнең тиюе тиз, ә китүе озак.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
Чисталык – сәламәтлек билгесе.
Саулык-сәламәтлек – зур байлык.
Сакланган – саулыкка туйган.
Т: Балалар, сез бүген белем бирү эшчәнлегендә бик теләп катнаштыгыз, күп белергә тырыштыгыз, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Барыгызның да сәламәт булып үсүен теләп калам.
А.Алиш “Куян кызы” әкияте.
Катнашалар. Куян, куян кызы, тиен, доктор Айболит.
Кирәкле материаллар. Йорт, агачлар, җәнлекләргә киемнәр, куян кызына яраклы киез итек.
Урман аланы. Өй каршында куян кызы уенчыклар белән уйнап утыраКуян кызы. Әй, әни бигрәк озак торды инде. (Шул вакыт әнисе кайтып керә, кулында итекләр.)
Куян кызы. Әнием, бигрәк озак тордың. Сине сагынып беттем. Кайда йөрдең? Кайда булдың?
Куян. Кызым – аппагым, мин дә сине сагындым. Мин сиңа бүләк эзләдем. Күр, нинди матур итекләр алып кайттым мин сиңа. Ки. Аякларың туңмасын, сызламасын.
Куян кызы. Рәхмәт, әнием! Нинди матур, җылы итекләр. Мин анны хәзер киям дә урманга йөгерәм. (Әнисе өйгә креп китә)
Автор: Куян кызы урман буйлап йөгерә, уйный, ләкин итекләр җайсыз торалар.
Куян кызы. Әй, бигрәк җайсыз бу итекләр. (Салып ыргыта) Кимим. Әни күргәнче яшереп куйыйм әле. (итексез йөгерә, уйный )
Куян. Кызым, балам, итекләрең кая? Ах, син наян, яшердеңме? (табып алып кигертә дә кереп китә)
Куян кызы. Әй, барыбер кимим!
Автор: Бер көн яланаяк йөгерә куян кызы, ике көн йөгерә, өченче көнне елый- елый әнисе янына килә.
Куян кызы. Әни, әни! (әнисе өйдән чыга)
Куян. Нәрсә булды кызым?
Куян кызы. Әнием, минем аягым бик авырта!
Куян. Кызым , кызым, якты йолдызым, син мине тыңламадың, яланаяк йөрдең, менә аягың шешкән. Инде хәзер нишләргә?
Автор: Якында гына тиен яши икән, ул ярдәмгә килә.
Тиен Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, Доктор Айболит янына барырга, аңардан киңәш сорарга гына кирәк.
Куян. Мин бит аның кайда яшәгәнен белмим.
Тиен. Әйдәгез, юлны үзем күрсәтәм, ул балаларны чиратсыз кабул итә.
Урман аланында доктор Айболит йорты. Анда җәнлекләр.
Куян, Куян кызы. (бергә) Исәнме, доктор, Айболит.
Айболит. Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Кай җирең авырта?
Куян. Менә кызымның аяклары шешкән, йөри алмый.
Айболит Кая карыйк әле. Синең аякларың салкыннан туңып шешкәннәр.
Менә мин хәзер аякларыңа бик шәп май сөртәм. Итегеңне салма, әни сүзен тыңла. Аннан соң минем киңәшләрне тотсаң, бер өч көннән аякларың төзәлер. Итекләреңне гел киеп йөрсәң, бервакытта да авырмассың.
Куян. Куян кызы. (бергә) Рәхмәт сиңа, Доктор Айболит. Сау бул!
Шул вакыттан соң, Куян кызы бервакытта да итекләрен салмаган, гел киеп йөргән, шуңа күрә бер дә авырмаган.
А.Алиш “Куян кызы” әкияте.
Бер соры Куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.
Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, - дигән.
Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе баласына аларны эзләп табып кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөгергән, өченче көнне инде, аксый-аксый, әнисе янына килгән.
Әни, әни, минем аягым бик авырта! – дигән. Әнисе аның аякларын караган да аптырап калган.
Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, дигән. Инде ни эшләргә? – дип уйга баткан Куян. – бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? – дип кайгырган.
Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән – Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:
Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, - дигән.
Тиен Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айболитның өенә үзе илтергә булган.
Куян да кызын күтәргән һәм Доктор Айболитка киткән. Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.
Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. “Балаларны чиратсыз карыйм мин”, - дигән Доктор Айболит. Куянкызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруың сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм болай дигән:
Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма, - дигән.
Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып,өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итекләрен бер дә салмый киеп йөри икән.
М.Хөсәен “Армыйм да мин, талмыйм да мин” шигырен сөйләү.
Иртән торып күз ачуга,
Тышка атылам.
Кулларымны канат итеп,
Коштай талпынам.
Физзарядка, физзарядка!
Тәнгә көч тула.
Армыйм да мин,
Талмыйм да мин
Көн буе шуңа!
Көз дип тормыйм,
Кыш дип тормыйм,
Чабам юлларда.
Туктата алмый юлымны
Кар да буран да.
Чыныкканны корыч белән
Дөрес тиңлиләр.
Таза тәндә – таза рух дип,
Дөрес сөйлиләр.
Әкият сезгә ошадымы?
Әкият нәрсә турында?
Куян кызының аягы ни өчен авырткан?
Куянга нинди җәнлек ярдәмгә килә?
Куян үзенең кызына нинди ягымлы сүз әйтә?
Куян кызының аягын кем дәвалый?
Айболит Куян кызына нинди киңәшләр бирә?
Ә сез нинди киңәшләр бирер идегез?
Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
Сәламәт булырга теләсәң....
Спорт белән шөгыльләнергә
Кулларны юуарга
Салкын тигермәскә
Саф һава – тәнгә дәва.
Таза тәндә – таза рух.
Чирнең тиюе тиз, ә китүе озак.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
Чисталык – сәламәтлек билгесе.
Саулык-сәламәтлек – зур байлык.
Сакланган – саулыкка туйган.