Татарский язык Апам минн?н, мин се?лемн?н олырак


Дәреснең план – конспекты
Фән татар теле Класс 5 Б (рус төркеме) Дәреснең темасы Апам миннән, мин сеңлемнән олырак Дәреслек Р.Р. Нигъмәтуллина Татарча да яхшы бел, 2014 Үткәрү вакыты 04.03. 2017
Дәреснең максаты: “Гаиләмне бик яратам” темасы буенча лексик – грамматик һәм сөйләм күнекмәләрен куллану, камилләштерү. Бурычлар: Белем бирү: өйрәнгән лексиканы, сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, үстерү, актив кулланышка кертү, диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү. Тәрбияви: укучыларда төркемнәрдә , парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәнү. Үстерү: укучыларда бер - берсенә карата игътибарлылык , ярдәм итә белүне тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү. Предмет: дәреслек белән эшли белү, Метапредмет: гаиләң, туганнарың турында сөйли белү. Якын туганнарыңның исемнәрен, яшьләрен. Кайда яшәүләрен һәм бер – берсенә кем булулары турында сөйли белү. Дәреснең тибы: лексик – грамматик күнекмәләр камилләштерү Эш формалары: парларда һәм төркемнәрдә эш, аудирование, сорау – җавап, иҗади эш Техник җиһаз: дәреслек, таратма материал Укыту методлары: өлешчә-проблемалы, диалог, рәсем белән эш
Технологик карта
Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль укыту гамәлләре
I. Оештыру моменты(уку эшчәнлегенә мотивация) Максат:уку эшчәнлегенә уңай мөхит тудыру, уку теләге булдыру а) -Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Дәресне башлыйк. – Бүген сыйныфта кем дежур? Сыйныфта кем юк?
-Укучылар, әйдәгез, ... һава торышы турында сораулар бирик: -Бүген көн нинди? -Тышта ничә градус? -Кар явамы? -Җил исәме? -Сиңа бүген көн ошыймы? Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү(регулятив УУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)
II.Белемнәрне актуальләштерү Максат:яңа белем үзләштерүөчен кирәк булган үткән материалны кабатлау, өй эшен тикшерү
б) -Әйдәгез, бер – беребезгә “хәерле иртә” телик
в) ...син кемнәргә бүген “хәерле иртә” теләдең? г) -Ә кич белән кемнәргә “хәерле кич” телибез икән? Әйдәгез, өй эшен тикшерик (41 бит, 15к) Нәтиҗә: - Ничек уйлыйсыз, без нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез? (тактада,бергә укыйбыз ”Мин гаиләмне яратам” Дәрестә безгә 3 сорауга җавап бирергә кирәк: -Тема буенча нәрсә беләм? -Дәрестә нәрсә белдем? -Нәрсә беләсем килә? 1 нче сорауга җавапны хәзер бирә алабыз. Нинди сүзләр беләбез? -Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя
куегыз
Бәя кую Балалар бер-берсенә теләкләр тели
Әбигә,бабайга.әнигә,әтигә.....
Гаилә турында
Бердәнбер, бертуган, кияүдә, өйләнгән, туй, аерым,хатын, ир,онык, оныкчык, туганнан туган, кияү, килен.
Өстәлләрдә үзбәя бите Уку эшчәнлеген планлаштыру (коммуникатив УУГ)
III.Аудирование. Ә хәзер мин сезгә бер гаилә турында кечкенә хикәя укыйм. Игътибарлы булыгыз, сорауларга җавап бирергә кирәк булачак
Безнең гаилә 5 кешедән тора: әтием, әнием, апам, мин һәм энем. Гаиләбез бик тату, тырыш. Әтием заводта эшли, әнием кибетче. Апам миннән 5 яшькә олырак, ул студент. Энем - кечерәк. Мин уртанчы бала.
Төркемнәрдә эш Хәзер парларга бүлендек, бергә берничә минут җавап эзләү. 1 бала сорау бирә, 2нче бала җавап бирә
-Үткән дәрестә өйрәнгән нинди сүзләр кабатланды?
Тактада: апам – олырак энем – кечерәк мин – уртанчы бала -... син гаиләдә нинди бала?
Бәя кую
IV. Физкультминут “Гаилә” темасына туры килгән сүзләрне ишеткәч, балалар басалар, туры килмәгән очракта утыралар Әни, каләм,дәреслек, бертуган,куллар, әти, әби, бетергеч, хатын,ир, нәсел агачы, мәсьәлә,туганнан туган, кияү, килен,онык.
Яхшы, укучылар! Молодцы! Ә хәзер эшне дәвам итәбез Сораулар укучылар алдында (карточка №1)
Сораулар: -Гаиләдә ничә кеше бар? -Бу гаилә нинди? -Әти-әни кем булып эшли? - Гаиләдә ничә бала? - Кемнәр? - Мин апамнан кечерәкме? -Энем миннән олыракмы? -Мин ничәнче бала?
Олырак, кечерәк, уртанчы
-Мин уртанчы бала...(берничә бала җавап бирә?)
Балалар биремне үти Максат кую (танып белү УУГ)
Аралашу – сөйләм эшчәнлеген формалаштыру, төркемнәрдә эш (Коммуникатив УУГ)
V. Китап буенча эш (42 бит, рәсем) Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау 1. -Бу рәсемдә кемнәрне күрәбез? -Балалар ничек киенгән? -Балалар бертөрле киенгәннәрме? -Нәрсәләре бертөрле? -Кемнәргә бертөрле кием алалар?
2. Без яңа сүзләр белән таныштык: бертөрле - одинаково, игезәк - двойняшки
3.-Айсылу белән Айрат туган туганмы? -Айсылуга 5 яшь, ә Айратка 6 яшь. Бу дөресме?
4. ...-Синең игезәгең бармы? -Син ничәнче елда тудың? -Сиңа ничә яшь?
(берничә укучы сорала)
Бәя кую
VI. Парлап эшләү 43 бит 4күнегү
-...син ничәнче елда тугансың? -... -Хәзер сиңа ничә яшь? -...
Бәя кую
VII. Монологик сөйләмне үстерү

Рефлексия
Информацияне 3 нче затта сөйләү
-Ә хәзер үз гаиләгез турында кунакларга сөйләп күрсәтегез.
Бәя кую
VIII. Иҗади эш
Алдыгызда карточкалар №2. Без сезнең белән сүзләргә кушымчалар куябыз.
-Дәфтәрләрне алмашабыз, бер-беребезне тикшерәбез
... ничәле куйдың?
IX. Дәресне йомгаклау. Нәтиҗә ясау Максат:теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә, дустың эшчәнлегенә бәя бирү
Тактадагы 3 сорауга әйләнеп кайту. –Дәрестә нәрсә белдек?
-За что можем себя похвалить? -Ни өчен мин үземне мактый алам? -Кого можешь похвалить? -Кемне мактый аласың? X.Өй эше
1) 44 бит, 9к-сәнгатьле укырга өйрәнегез
2) Сүзләрне ятлагыз
Дәрес өчен рәхмәт. Бәяләү битләрен җыеп бирегез. Сау булыгыз!
-әнине, 2 баланы, бу гаилә
-курткалары, башлыклары, шарфлары
-Игезәкләргә (двойняшки)
Сүзләрне сүзлеккә язу
-Юк, алар игезәк. -Дөрес түгел, алар бер елгы
-Минем игезәгем юк. -Мин ... тудым. -Миңа ... яшь.
Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)
Укучылар бер-берсеннән сорыйлар, җавап бирәләр
Укучылар берничә минут эчендә бер-берсенә үз гаиләләре турында сөйлиләр
Берничә укучы сөйли
Дәфтәрләрд ә эш
-Игезәкләр турында белдек
-Кайсы елгы? соравына җавап бирдек
-Бертөрле сүзен белдек Сорау кую һәм аларга җавап кую
(коммуникатив УУГ)
Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү
(коммуникатив УУГ)
Үз фикереңне башкаларга җиткерү
(регулятив УУГ)
Тиешле мәгълүматны таба белү(танып белү УУГ)
Үз эшчәнлегеңне, дустың эшчәнлеген бәяли белү
(регулятив УУГ)