Конспект занятия «Кошлар безне? дусларыбыз»


Кошлар – яшеллек сакчылары.
Максат: укучыларга кошларнын файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Табышмак укыла.
Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз. (Кош)
Укучылар, бу табышмакның җавабы нәрсә була? (Кош).
Әйе, табышмакның җавабы чыннан да - кош. Менә без бүген дәресебездә балта да кулланмыйча өйләр салучы уңган кошларыбыз турында сөйләшербез. Безгә алар кирәкме, ни өчен кирәк, алар яклауга мохтаҗмы, дигән сорауларга җавап эзләрбез.
“Эш узгач үкенүдән файда юк”. Хикәя белән таныштыру. Хикәя буенча әңгәмә.
2. Укучылар, мин сезне бер хикәя белән таныштырып узмакчы булам. Игътибар белән тыңлап карагыз әле.
Хикәя нинди? Күңеллеме, моңсумы?
Ни өчен моңсу соң бу хикәя?
Ник үлгән соң ул кош? Кем үтергән?
Сез Марат турында нәрсә әйтә аласыз?
Әйе, Марат үзенең хатасын эш узгач кына аңлаган. Бик үкенгән, ләкин кошны терелтеп булмый инде. Хәтта кош чыркылдавы да аңа шелтә булып ишетелгән. “Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз! Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!” – дигән кебек тоелган.
3. Кошларның әһәмияте турында фикер алышу.
Кошлар табигатькә нинди файда китерә? (Агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.)
Әйе. Алар агачларны төрле авырулардан саклап калалар. Агачларны кортлардан арындыралар. Без менә шуңа күрә: “Кошлар – безнең дусларыбыз”, - дибез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк.
Ә без кошларга ничек ярдәм итә алабыз? ( Яз көне оялар ясыйбыз, кышын җимлекләр ясап, кошларны ашатабыз).
Укучылар, сез инде хәзер зурлар – 2нче сыйныф укучылары. Димәк , кошларга без инде үзебезнең ярдәмебезне күрсәтә алабыз. Хезмәт дәресендә без сезнең белән җимлекләр ясарбыз һәм кошларны көн саен сыйларбыз.
4. “Очты-очты ...” уены.
5.Кышлаучы кошларны барлау.
- Укучылар, сез инде беләсез безнең күп кенә кошларыбыз кышын җылы якларга очалар, ә кайберләре безнең якларда кала. Сез ул кошларны беләсезме, таныйсызмы? (Кошларның исемнәрен атау һәм рәсемнәре белән таныштыру)
6.Сынамышларны барлау.
- Укучылар, сез кошлар белән бәйле нинди сынамышлар беләсез? Әйдәгез аларны искә төшерик әле.
- Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.
-Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
- Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
- Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
- Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр.
- Әгәр тәкәрлек белән бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булачак.
- Карлыгач килгәч борчак чәчәргә кирәк.
- Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.
- Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.
- Кыр казлары киткәндә түбәннән очса, кар тиз булыр.
- Көз көне кошлар түбән очса – кыш салкын, югары очса – кыш җылы килә.
- Карлыгач кышларга иртә китсә, кыш суык, озак булыр.
7. Табышмаклар әйтү.
- Кошлар турында сынамышларны да искә төшердек. Табышмаклар әйтсәм, кошларны танырсызмы икән. Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк.
1) Ары да чут, бире дә чут,
Иһи лә, миһи лә,
Ул нәрсә, йә, сөйлә? (Сандугач)
2) Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (Карлыгач)
3) Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,
Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен)
4)Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык )5)Ак җире кар кебек,
Яшел җире суган кебек,
Утыруы мулла кебек,
Кычкыруы шайтан кебек. (Саескан)
6) Агач башы тукылдык,
Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)
7) Үзе озын, чабуы кыска. (Торна)
8. “К” хәрефенә башланган нинди кош исемнәре беләсез? Уен.
- Нинди кош артык? Ни өчен?
9. Йомгаклау.
-Укучылар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:
- кошлар безгә кирәкме?
- алар ярдәмгә мохтаҗмы?
- без аларга ярдәм итәргә тиешме?
- ничек ярдәм итәрбез?
- Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.