Г.Тукайны? тормышы, и?аты темасына презентация


Бөек шагыйребез –Габдулла Тукайныңтууына 125 ел Габдулла Тукай 1886 елның 14(26) апрелендә элеккеге Мәңгәр волосте, хәзерге Арча районы, Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Нижний Новгород,1908 Троицк, 1912 Кушлавыч, 1886,1894 Сасна, 1889 Уральск, 1894-1907 Уфа, 1912 Петербург,1912 Сембер губернасы,Гурьёвка, 1908 Астрахань,1911 Кырлай, 1892-1894 Өчиле 1890,1892,1911 Казан 1890-1892, 1907, 1912-1913 Габдуллага әти-әни назы күрергә насыйп булмый: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе Мөхәммәтгариф августның 29 ында 44 яшендә вафат була. Анасы Мәмдүдәгә, каен атасы карт хәзрәт үлгәннән сон, атасы Зиннәтулла карт йортына Өчилегә кайтып егылудан башка чара калмый. Сасна авылыннан аерылып чыккан Күчкән Сасна мулласы Шакир яучы җибәрә. Булачак шагыйрь Кушлавычка, Шәрифә карчык кулына эләгә. Тукайның “Исемдә калганнар”ында: “... Мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән», - диелгән. “Кечкенә Тукай”Художник Х.-М. Казаков Бераздан әнисе Габдулланы үз янына алдыра. Күчкән Сасна авылында “биш минутлык төш шикелле генә” рәхәт татып калырга насыйп була Габдуллага. Ятимне Сасна мулласы Өчилегә, Зиннәтулла йортына кайтара. “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”. Зиннәтулла абзый оныгын асрарга бирү өчен Казанга озатырга мәҗбүр була. Казанның Мөхәммәтвәли дигән бер һөнәрче агай бәләкәй Габдулланы Печән базарыннан асрау бала итеп өенә алып кайта. “Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!” Зиннәтулла йорты ХХ гасырда Печән базарында сәүдә лавкасы интерьеры Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа Габдулланы ике еллап тәрбияләгәннән соң икесе берьюлы авырый башлыйлар да: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк”, - дип, аны янәдән Өчилегә җибәрәләр; ә Өчиледән аны 1892 елның июнь аенда Кырлайның Сәгъди абзый үзенә тәрбиягә ала. Габдулла бала вакытында яшәгән Сэгъди абзый йорты Сэгъди абзый өенең эчке күренеше Габдулла Фәтхерахман мулланың остабикәсенә йөреп, «Иман шартын»нан хәрефләр, иҗекләр өйрәнә. Хәбибрахман хәлфә һәм, соңга табарак, Фәтхерахман мулланың үзеннән «Һәфтияк», «Бәдәвам», «Кисекбаш» кебек дини эчтәлектәге дәреслекләрне укый башлый. Кырлай булачак шагыйрь хатирәләренә иң якын яклары белән кереп кала, атаклы “Шүрәле”, «Су анасы» кебек әкиятләренең нигезен тәшкил итә. «Су анасы» әкиятенә иллюстрация . Художник Т. Хазиахметов. 1982 ел. «Шүрәле поэмасына иллюстрация" . Художник Б. Әльменов. 1966 г. 1894 нче елның ахыры, 1895 елның башларында, әтисе белән бертуган апасы Газизә һәм сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Госмановлар Тукайны Уральскига алдыралар. Уральскига китәр алдыннан ул Кушлавычта туганнарында бер ай чамасы яши.1895-1906 елларда Тукай Мотыйгулла Төхфәтуллин мәдрәсәсендә укый һәм мөгәллим булып эшли. Мәдрәсәдә укыганда язган өйрәнчек шигырьләрнең сакланып калганнарыннан берсе - нәзир Вәлиулла Хәмидуллин турындагы шигырь: Исеме аның Вәлиулла,димәк, улыр әүлия,Хамие дине Мөхәммәт һәм хәбибе әнбия..........................................................................1896-1899 елларны Габдулла мәдрәсә каршында ачылган рус мәктәбендә дә укый. 1905 елның язында рус телендә чыга торган «Уралец» газетасы типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты Г.Тукай укыган өч класслы русча мәктәп бинасы. 1906 елны әдәби “Әлгасрел-җәдит” һәм сатирик “Уклар” журналларында корректор, хәреф җыючы, килгән материалны редакцияләү белән шөгелләнә.“Фикер” газетасының 1907 ел, 6 январь санында Тукайның “Төш күрдем” памфлеты басылган.1907 елның февралендә демонстрацияләрдә катнашып, типография эшчәнлеген дә забастовкага өндәгәне өчен эштән куыла.1907 елның сентябрь ахырында Тукай Казанга юл тота. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем,Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз,Аһ! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз... “Пар ат” Г.Тукайның Уральскида типографиядә эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме. 1905. Тукай Казанга кайту белән, “Әльислах” газетасының хезмәткәре булып китә. 1908 ел башында Тукай “Сарай” кунакханәсенән “Болгар” кунакханәсенә күчә. Габдулла Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын шунда язган. «Болгар» номерларында Г.Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәнең эчке күренеше «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы, 1908. ... Чын күңел берлән кыйла һәркем дога:“И ходаем, бир Карәхмәткә мәдәт,Ушбу юлда бир аңар көч һәм сәләт?” Художник Г. Арсланов. 1926 Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла:Ф. Әмирхан, Х. Ямашев,К.Бәкер, В.Бәхтияров, Г. Камал, С.Рахманколый, Г.Коләхмәтов, соңрак С.Сүнчәләй. Тукай балалар өчен “Яңа кыйраәт”, “Күңелле сәхифәләр”, “Балалар күңеле” кебек дәреслекләр һәм шигырь китаплары бастырып чыгара.1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-Йолт» чыга башлый.Тукай “Яшен”, “Ялт-Йолт” журналларын чыгаруда төп рольне уйный. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша.Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Г.Тукай. Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов, Ф. Коләхметов Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза. ЗолымФәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан?Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан?Кемнәр сине намаз диеп, сәҗдә диеп,Юкка тузанлы мәсҗетләрдә аунаткан?-Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен,Корал итеп йөретәләр җәһаләтен.Гуаһлыклар бирәсең син, “әшһаде” дип,Син ни белдең? Кемгә мәкъбүл шәһадәтең?Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;Көчләү сине сарих золым иман белән:Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың. Өчиледә әнисе белән бертуган абыйсы Кәбир Әмиров йорты. 1913 елларда алынган фоторәсем. Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән. Уфада “Сабах” көтепханәсе. Г.Тукай монда 1912 елның 16-18 апреленә кадәр яши Петербургның Казанская (хәзерге Плеханов) урамындагы 5 номерлы йорты. 1912 елның язында Г.Тукай бу йортта атнадан артык яши. Троик шәһәрендә Габдрахман Рахманкулов йорты. Еымызга барышлый Тукай шушы йортта бер кич кунып чыга Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. 1912 елны ул Уфа, Петербург, Троицк шәһәрләренә сәхәтләр ясый, дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза. 1913 елның 26 нчы февральдә Тукай Клячкин шифаханәсенә керә. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы,«Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар. Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһ Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. Тукай Клячкин хастаханәсендә.1913 ел 14 апрель Габдулла Тукай кабере Фото Музейлар: Кырлайда Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы Музей адресы: Татарстан, Арча районы,Яңа Кырлай авылы,Үзәк урам,4.Музей директоры – ТР атказанган мәдәният хезмәткәреТәлгать Кави улы Гомәров.Тел./факс: 8 (84366) 5–67–16, 5–67–10. Кушлавычта Тукаевлар музей–йорты Музейның адресы: Татарстан, Арча районы, Кушлавыч авылы.Тукаевлар музей–йортының мөдире – Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина.Тел.: 8 (84366) 5–04–82. Тукаевлар музей–йорты Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы филиалы булып тора. Тукай әтисенең кабере Казанда Габдулла Тукай әдәби музее Музейның адресы: 420022, Республика Татарстан,Казан шәһәре,Тукай урамы,74.Тел.: (843) 293-1750, 293-1766 Уральскида Габдулла Тукай музее Музейның адресы: Уральск шәһәре, Тайманов (Орджоникидзе) урамы, 57.E-mail: marat_bagaut@mail.ru Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый. Ф.Яруллинның «Шүрәле»се, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Ә.Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Нәҗип Җиһановның «Кырлай» исемле зур күләмле симфониясе, рәссамнар И.Казаков, Б.Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Б.Урманче иҗаты – Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икәнлегенә дәлил. Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты Г.Тукай бюсты. Скульптор Б. Урманче. 1959 ел. "Тукай Печән базарында". Художник Х.-М. Казаков.Фоторепродукция 1975 ел. "Г. Тукай". Скульптор Б. Урманче. 1976 ел. "Былтыр һәм Шүрәле". Скульптор Г. Зяблицев. 1957 ел. "Шүрәле поэмасына иллюстрация " . Художник Б. Әлменов. 1966 г. Бөек шагыйрь туган көне – 26 апрель – Татарстанда туган тел көне буларак игълан ителде.Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Г. Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр. Туган телИ туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! 1909 Родной языкРодной язык — святой язык, отца и матери язык, Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!Качая -колыбель, тебя мне в песне открывала мать, А сказки бабушки потом я научился понимать.Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль,Ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил творца:— О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца. 1910 Балык Бистәсе районы 2нче урта мәктәбе укытучысы Хәбибуллина Рәзилә Нурмөхәммәтовна Презентация авторы: Кулланылган материал: