Презентация по татарской литературе на тему Сибгат Х?ким и?аты


СИБГАТ ХӘКИМ ИҖАТЫ Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким 1911 елның 4 декабрендә Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында туа. 1931 елдан Казанда. 1941-1946 елларда фронтта була. 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. С.Хәким 1960 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда М.Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1986 елда аңа, беренчеләрдән булып, “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелә. Сибгат Хәким - халык иҗаты һәм Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрь. Аның игътибарын даими биләп торган мөһим темаларның берсе- туган җир темасы.Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Аның иҗатында туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр темалары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә. Туган як-сандык, зәңгәр күк- Өстендәге сырмасы... Сандыкта яткан сөлгеләр- Һәркайсы бер җыр башы. Сибгат Хәким бала чактан ук Йосыф китабын укып үсә, соңыннан кат- кат укый. “Дуга” поэмасында да яктырта ул аны: Ямь керде өйгә,ә тышта Җиһанның тоташ кары, Эштән соң китап тыңларга Әтинең чордашлары Җыелды ничек, җан керде. Шунда бер читкә посып, Тыңладым, кайда Зөләйха? Кайда, дип, хәзер Йосыф? Таудан төшкән сулар котырып ага, Юар юлын,юар таш-комын. Килгән шагыйрь халкы исеменнән Җиткерергә чиксез шатлыгын. Мин геолог түгел,тик шулай да Катлаулы һәм нечкә эшем бар, Йөрәкләрдә яткан энҗелэрне Эзләп таба торган көчем бар. Үрләреңне менгәч, туган ягым, Рәшәң белән битем юдың син; Һәрвакытта бергә уртаклаштың, Уртаклаштың барын-югын син. Үрләреңне менгәч, туган ягым, Җилфердәде яшел күлмәгем... Ни өчендер, башка төштә түгел, Үрләреңдә яшем түгәмен... Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың- Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән. Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр.Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларын җиргә сиптеләр Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре; Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре Яратам мин авыл кешесенең Күңелле итеп шигырь сөйләвен. Әкият кебек матур-Казан арты, Бала чагым үткән җирләрем. Яхшы шигырь кешене яңадан тудыра, моңга батыра, йөрәккә, күңелгә, җанга тәэсир итә. Сибгат Хәким тудырган образлар ихлас гадилеге белән, чын халыкчан булуы белән бик кадерле. Ул- дистәләгән җырлар авторы да. Сибгат Хәким шигырьләренә язылган “Юксыну”, “Фазыл чишмәсе”, “Таң атканда”, “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә”, “Өзелгәнсең сиреньнән”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “”Кем уйлаган”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырлар халык арасында зур популярлык казанды. ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!