Конспект урока по татарскому языку Яшелч?л?р, ?ил?к-?имешл?р темаларын кабатлау


Кириченко Индира Райнур кызы, Казан шәһәре Вахитов районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы урта мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Заманча дәресләрдә укытучының эшчәнлеге укучыларның белемнәрне мөстәкыйль рәвештә үзләштерүдә күнекмәләр булдыруда, аларның практикада кулланна белергә өйрәтүдә кызыксыну уяту максаты белән, укытуның эчтәлеген, формаларын, методларын, чараларын камилләштерүгә юнәлтелгән. Укучы актив катнашкан, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырган дәрес кенә нәтиҗәле була.
Сезнең игьтибарыгызга заманча дәресләрнең берсен тәкъдим итәм:
“Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” темаларын кабатлау
(1 нче сыйныф, рус төркеме)
Максатлар:
Предмет: “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” темаларына караган лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә актив куллануга ирешү;
Коммуникатив: диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү;
Шәхси: иптәшлек, дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру, табигать биргән байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә: укучыларның сорауларга җавап бирү һәм сорау куя белү сәләтләрен үстерү; яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр исемнәрен кулланып сөйләм төзи белүгә ирешү.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК), диалогик-монологик сөйләм дәресләре (Д/МС).Җиһазлау: дәреслек (Күңелле татар теле. – Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, 2013 ел), компьютер, интерактив такта, биремнәр белән карточкалар, рәсемнәр.
Дәрес барышы
Оештыру моменты.
Уңай халәт тудыру.
Исәнмесез, балалар! (Исәнмесез!)
Әйдәгез дәресебезне күңелле башлыйк, бер-беребезгә карап елмаеп, җырлап алыйк. Давайте весело начнем урок, посмотрим друг на друга, улыбнемся и споем.
Исәнмесез!
Исәнмесез!
Хәлләр ничек?
Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләрегез ничек?
Бик яхшы, рәхмәт!
Фонетик зарядка
а-ә, у – ү, о- ө, ы-е(э),
-га/-гә, -ка/-кә, -ко/-кө, -кы/-ке(э);
-җы/-җе(э), -җи, җил, җиләк, чиләк
Дәрес максатын билгеләү(экранда Ваня белән Таня бакчада)
Ребята, Ваня и Таня приехали в гости к бабушке. А у бабушки такой богатый огород, чего только там не растет. Но вот беда, они забыли как называются по-татарски овощи и фрукты, которые растут у нее в огороде. Поможем им вспомнить? Давайте назовем, что же растет у бабушки в огороде.
Бакчада нәрсә үсә?
Бакчада кишер үсә.
Бакчада кыяр үсә.
Бакчада бәрәңге үсә.
Бакчада суган үсә.
Бакчада шалкан үсә.
Бакчада кәбестә үсә.
Бакчада кабак үсә.
Болар нәрсәләр? Как они называются одним словом?
Яшелчәләр.
Ә тагын бакчада нәрсәләр үсә?
Бакчада җиләк үсә.
Бакчада чия үсә.
Бакчада алма үсә.
Бакчада карлыган үсә.
Ә болар нәрсәләр?
-Җиләк-җимешләр.
- Яхшы. Бөтен җиләк-җимешләрне искә төшердекме? Все фрукты вспомнили?
- Юк, тагын әфлисун бар.
- Яхшы. Как вы думаете, что же мы будем делать на уроке?
- Будем повторять то, что мы проходили на прошлом уроке.
- Правильно! А еще мы поиграем. Бүген без уйнарбыз.
Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләр ныгыту
Группада эшләү. “Нәрсә артык?” уены (2 кәрзиндә яшелчә һәм җиләк җимешләр рәсемнәре)
- Ребята, бабушка попросила Ваню и Таню собрать урожай в корзины. Давайте посмотрим, правильно ли они собрали. Сначала мы разделимся на 2 команды, каждой команде даю по 1 корзине. А вы посмотрите, что лежит в корзине, подумайте и скажите, что лишнее и почему.
1) кыяр, помидор, шалкан, суган, кабак, әфлисун
-Нәрсә артык?Ни өчен?
- Әфлисун. Кыяр, помидор, шалкан, суган, кабак – яшелчә. Әфлисун – җиләк-җимеш.
-Әфлисун нинди?(Обсудите в парах)
-Әфлисун тәмле, кызгылт-сары, зур, баллы, файдалы.
- Молодцы! Давайте все запишем это слово в тетрадях, а кто-то 1 из вас напишет его на доске.
Әф-ли-сун
Проверим, правильно ли написали. Проверьте соседа по парте. А теперь проверим, как написал Коля (такта янында эшләгән бала)
2) алма, чия, әфлисун, карлыган, кәбестә
-Нәрсә артык?Ни өчен?
- Кәбестә. Алма, чия, әфлисун, карлыган – җиләк-җимеш. Кәбестә – яшелчә.
-Кәбестә нинди?(Обсудите в парах)
-Кәбестә тәмле, ак, түгәрәк, зур, файдалы.
-Кәбестә кайда үсә?
- Кәбестә бакчада үсә.
- Молодцы! Давайте все запишем это слово в тетрадях, а кто-то 1 из вас напишет его на доске.
Кә-бес-тә
Проверяем. Тикшерәбез.
Запомните, ребята, как пишется это слово. Как вы думаете, зачем необходимо запомнить?
Чтобы правильно писать.
Молодцы!
Парлап эшләү. “Син нинди яшелчә (җиләк-җимеш) яратасың?” уены (физкультминут)
Ә хәзер сезгә иптәшегезнең нәрсә яратканын белергә кирәк булыр. Иң элек без парларга бүленергә тиеш. Хәзер музыка яңгырар, ул вакытта сез кабинет буенча биеп йөрисез. Музыка туктагач, түгәрәк буенча парлап басарга тиеш буласыз.
(музыка туктый, балалар парлап басалар)
Хәзер 30 секунд эчендә берегез яраткан яшелчә яки җиләк-җимеш билгеләрен әйтә, икенчегез иптәшегезнең нәрсә яратканын белеп әйтергә тиеш була. Соңыннан алышынасыз. Сейчас в течение 30 секунд один из вас описывает любимый фрукт или овощ, а второй должен угадать его. Затем меняетесь.
- Сез ничек уйлыйсыз, бу уен нәрсәгә өйрәтә?
- Без яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатлап истә калдырабыз.
Бик яхшы! Молодцы! Урыннарыгызга утырыгыз.
Белемнәрне тикшерү (мөстәкыйль эш, бер-берсен тикшерү)
(һәрбер бала мөстәкыйль рәвештә карточкада төшеп калган сүзләрне өстәп, җөмләләр төзи)
Хәзер без белемнәребезне тикшерербез. Сез бирелгән җөмләләргә төшеп калган сүзләрне өстәп язарга тиеш буласыз.
ФИ_____________________________
Компотка ____________ кирәк.
Салатка ____________ кирәк.
Кәҗә ____________ ярата.
Куян _______________ ярата.
(чия, алма, кыяр, кәбестә, кишер, помидор, әфлисун, суган)
Яхшы. Ә хәзер карточкаларны иптәшегез белән алышыгыз, бер-берегезне тикшерегез. Карандаш белән хаталарны төзәтегез. Сейчас проведем взаимопроверку, исправьте ошибки соседа простым карандашом.
- Хәзер төрле вариантта җөмләләрне тыңлыйбыз. (3-4 кеше җөмләләрен укый).
- Сезнең җөмләләрегез дөрес. Молодцы!
Фронталь эшләү (укучылар арасында диалог)
Сезең парталарыгызда биремнәр бар. Хәзер сезгә шул биремнәрне үтәргә 3 минут вакыт бирелә. Әгәр сез җавап бирергә әзер булсагыз, иптәшегез белән кулларыгызны күтәрегез.
Спроси у друга, что он любит;
Спроси у друга , любит ли он тыкву (огурец, лимон, апельсин, яблоко, вишню);
Спроси у друга , нужны ли ему яблоки (помидоры, репка, картофель, смородина, апельсин);
Спроси у друга, что нужно для салата.
(Биремнәрне үтәгәннән соң, берничә парның җавабын тыңлыйлар)
Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлексия.
Хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйк. Подведем итог урока.
Дәреснең темасы нинди?
Яшелчәләр, җиләк – җимешләр
Бу дәрестә без нәрсәгә өйрәнергә тиеш идек? Чему должны были научиться на уроке?
Запомнить названия овощей и фруктов и научиться задавать вопросы с этими словами.
Дәреснең кайсы өлеше ошады? Какой момент урока вам понравился?
Нинди биремнәрдә авырлык кичердегез? В каких заданиях вы испытывали затруднения?
Дәреснең максатына ирешә алдыкмы? Удалось ли нам достичь цели урока?
Алган белемнәрегезне кайда куллана аласыз? Где можно применить полученные знания?
Ни өчен кешегә яшелчә һәм җиләк-җимешләр кирәк? Для чего человеку нужны овощи и фрукты?
Они полезны для здоровья, в них много витаминов.
Дөрес! Молодцы, укучылар! Сез бүген бик яхшы эшләдегез! Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!