План-конспект по татарскому языку на тему Яшелч?л?р. ?ил?к-?имешл?р (2 класс)


Уку дәресенә технологик карта
2 нче В сыйныфы
Тема Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр.
МаксатЯшелчә, җиләк-җимеш исемнәренең дөрес әйтелешенә, сөйләмдә дөрес кулланылышына ирешү.
Телгә карата ихтирамлы караш, аны өйрәнүгә теләк формалаштыру.
Укучыларның коммуникатив күнекмәләрен ныгытуга җирлек тудыру.
Планлаштырылган нәтиҗә Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен дөрес әйтә белү.
Аларны сорый, кирәклеген, ярата-яратмавын, тәмнә-рен, формаларын әйтә белү.
Фикерләрен ситуатив биремнәр, диалоглар аша җиткерә белү.
Сорауларга тулы җавап бирү.
Фикерләү сәләтен үстерү.
Предметара бәйләнеш Рус теле, әйләнә-тирә дөнья
Эшне оештыру төрләре Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү
Чыганаклар :- төп- өстәмә 1. Р.З. Хәйдарова, Н.Г.Галиева дүртеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан”татмультфильм” нәшрияты 2013
2. Программа .
1. Презентация Power Point - “ Яшелчә, җиләк-җимеш ”.
2. Карточкалар, сүзлек, кроссвордлар .
Дәрес барышы.
Оештыру этабы.
Исәнләшү. Хәлләр сорашу.
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
Һава торышы турында сорау.
Бүгенге дәресләр турында сорау.
Укучыларны кунаклар белән таныштыру.
Укучылар, бүген дәрестә кунаклар бар. Алар – укытучылар. Әйдәгез,әле, алар белән дә исәнләшик.
Белемнәрне актуальләштерү.
Фонетик күнегүләр.
Укытучы артыннан авазлар кабатлау.
А-ә, э-ы, о-ө, у-ү, и.
Укытучы артыннан иҗекләр кабатлау.
Да,дә,ка,кә,дан,дән,тан,тән,нан,нән.
2.Аудирование
1) прослушайте и похлопайте на слова со звуком [къ]
Кишер, алма, бәрәңге, кабак, шалкан, суган, карбыз, кәбестә, карлыган, чия, тәмле, ачы, баллы, кыяр.
2) прослушайте и похлопайте на двусложные слова
Тәмле, кызыл, сары, помидор, бүләк, кабак, кыяр, бабай, бакча, ишек, тәрәзә, көз.
3) прослушайте и похлопайте на вопросительные предложения
Бу алма кызыл. Син алма яратасыңмы? Миңа чия бирегез, әле. Сезгә чия кирәкме? Миңа чия кирәк. Сездә груша бармы?
“ Яшелчәләр-1” презентациясе белән эш.
Сорау-җавап күнегүләре
1) - Бу нәрсә (-ләр)?
Бу алмамы?
Бакчада нәрсәләр үсә?
Малай нәрсә җыя?
2) Диалогны тәрҗемә итәргә
3) Ситуатив күнегүләр
- Спроси у друга, что он любит и за что?
- Попроси у друга овощи и фрукты.
3. “ Яшелчәләр-2”, “Җиләк-җимешләр ” презентациясе белән эш.
Нинди? соравына җавап.
Ял итү. “Без инде зурлар”
Белемнәрне ныгыту
Дәреслек белән эш.
46 нчы бит, 2 нче күнегү-язмача.
-Дәфтәрләргә числоны язабыз. Кем тактага чыга?
2) 48 нче бит, 4 нче күнегү.
-Узнай у продавца, есть ли фрукты? Попроси себе любимые фрукты.
Кроссвордлар чишү.
а) если правильно решим, узнаем кто у нас сегодня в гостях.
Без кунакларны ни белән сыйлыйбыз? Алар нинди?
б) если правильно решим, узнаем чем являются фрукты и овощи.
в) если правильно решим, получится название известной, всеми любимой сказки.
Йомгаклау. Бәяләү. Өй эше бирү.
-Кем әйтә, без бүген нәрсә белдек? Кем үзеннән канәгать? Нинди билгеләр куясыз? Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сез миңа бик булыштыгыз, рәхмәт. Сау булыгыз!
Өй эше: 1) 48 бит, 8 нче күнегү.
2) Яшелчә, җиләк-җимеш темасына кроссворд, ребус, презентация төзергә.
! Вакыт калса, кунакларга табышмаклар әйтү.