Урок по татарскому языку Условное наклонение глагола(7 класс)


Хәерле көн! – Исәнмесез!
Хәерле көн!
Хәлләрегез ничек? – Бүген сыйныфта кем юк?
[с]
-са -сә
-со -сө
-су -сү
- сы – се
Шушы иҗекләр кергән фигыльләр әйтегез. Киләсе җөмләләрне карап китик әле:
Саф һава ... тәнеңә дәва була.
Күпнокталар урынына нинди сүз куярга була?(суласаң)
Ул нинди сорауга җавап бирә?(нишләсәң?)
Сүз төркеме буларак ул нәрсә?
Рус телендә если что будешь делать соравына җавап бирә торган сүзләр фигыльнең кайсы төркемчәсенә керә? (Условное наклонение глагола)
Татар телендә ул шарт фигыль була.
Саф һава нәрсәгә дәва?
Сәламәтлеккә дәва.
Бик дөрес, бүген дәрестә без сәламәт булу турында сөйләшербез һәм шарт фигыль темасын үтәрбез. Дәфтәрләргә язу.
Ә хәзер әйдәгез әле китаптан кагыйдәне укып китик.80 нче бит. Димәк, шарт фигыльләр ничек ясала?
Фигыльнең башлангыч формасына –са, - сә кушымчасы ялгана. Хәзер экранга карыйк әле:
Бар кайт җырлама
Йөр шу егылма
Аша йөгер көлмә
Шушы фигыльләрдән шарт фигыльләр ясагыз,тәрҗемә итегез, алар барысы да бертөрлеме? Берничәсе белән җөмләләр төзегез. Димәк шарт фигыльнең юклык формасы ничек ясала?(Дәфтәрләргә язу). Мисалларны укып китү.
Хәзер сүзләрнең урыннарын алмаштырып,матур җөмләләр төзегез(слайд):
.... Саф һава сәламәт булырмын суласам.
.... Таза кыш көне йөрсәк чаңгыда булырбыз.
.... Ашасаң күбрәк яшелчәләр авыртмас тешләрең.
.... Һәркөнне ясасагыз физик күнегүләр чирләмәссез.
.... Спорт секцияләренә кайгысыз йөрсәләр яшәрләр.
.... урманнан кайтса иде вакытында .
Сез бу җөмләләрне нәрсәләр белән тулыландырдыгыз? (Зат алмашлыклары белән). Димәк, нинди нәтиҗә ясарсыз?
-Шарт фигыльләр зат, сан белән төрләнә. Азакы җөмләгә игътибар белән карыйк әле,бу очракта ул нәрсәне белдерә?
Ул урманнан вакытында кайтса иде.
Бу очракта шарт фигыль үтенечне белдерә. Мисаллар китерегез.Бик яхшы, шарт фигыль үтенечне һәм теләкне дә белдерергә мөмин.
138 нче күнегү 81нче бит, язып эшләү.
Ял минуты.
АМИТОВАНЗИ(слайд) хәрефләр буталган, бу нинди сүз-АВИТАМИНОЗ нәрсәне аңлата? Ул кайчан була? Карточкалар таратыла, хәзер өйрәнгән темабызны ныгытып, текст өстендә эшләп китик һәм яңа сүзләр белән танышыйк:
билгеле - известно
авырулар – болезни, больныекирәкле - необходимы
чыныктыру - закаляться
ныгыячак - окрепнет
йоктырмас өчен – чтобы не заразиться
урап үтәр - обойдет
сүзләрне укытучы артыннан кабатлау;
күчереп язу;
җөмләләр төзү.
Витаминнарның 30га якын төре билгеле. Барлык витаминнар да организм өчен бик кирәкле. Витаминнар җитми башласа, организмда төрле авырулар барлыкка килә башлый. Салкын тимәсен өчен организмны чыныктыру кирәк. Бала күбрәк саф һавада йөргәләсә, рәхәтләнеп кар бәрешле уйнаса, салкын су белән юынса, шәп йөгерсә организм ныгыячак. Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системасын ныгыту кирәк. Шулай ук, салкында юка киенеп йөрмәсәң, туңудан саклансаң, витаминнар күбрәк ашасаң, грипп урап үтәр.
-укытучы укып күрсәтә;
-уку;
-тәрҗемә итү;
-шарт фигыльләрне табып, санын һәм затын билгеләгез;
- дәфтәрләрне алмашып, бер – берегезнекен тикшерегез;
- дөресен күрсәтү;
- сорауларга җавап бирү.
-бу текст безне нинди булырга өйрәтә?
-грипп авыруын йоктырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Нинди витаминнар ашарга кирәк?

- текст эчтәлеге буенча диалоглар төзетү
Әйе, сәламәтлек – кеше өчен иң кадерле әйбер. Ә кадерле әйберне сакларга кирәк. Хәзер без сезнең белән берничә мәкаль карап,аларны тикшереп, алган белемнәребезне ныгытып китәрбез:
Тәнең сәламәт .... акылың сәламәт булыр.( булса,)
Баш сау .... башка бүрек табылыр. (булса,)
Бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?
Сез сәламәт булу өчен нәрсәләр эшлисез?
Йомгаклау.
Бүген без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нәрсә ул шарт фигыль? Ул ничек ясала?
Сәламәтлекне саклар өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?