Шигырь язу Каримова Айсылу Айдаровна


Шигырь язу.
Лилия апа безгә бүген,
Шигырь язарга кушты.
Илһам килеп киткән чакта
Барлап куярга кушты.
Яз килсә дә, илһам безгә,
Никтер һаманда килми
Аның бик тиз килмәвенә
Безнең гаепләр юк ди.
Лилия апа кушуынча
Төнлә дә уйлап ятам.
Көндезләрен укуымда
Шуның белән саташам.
Нәрсә булса, шул булыр дип
Шигырьләр язып аттым.
Ялгыш булса төзәтелеп
Үрнәктә урын тапсын!