Юл й?р? кагыйд?л?рен? ?йр?т? буенча КВН 6-7 яшьлек балалар ?чен.


Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН
6-7 яшьлек балалар өчен.
Максат:Юл билгеләрен,урам аша чыгу кагыйдәләрен ныгыту. Урамда юлда үзеңнең дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту. Үзеңне чорнап алган тирә-юньгә ихтирам хисе һәм игътибарлык тәрбияләү.
Тәрбияче:Исәнмесез, дусларым Бүген бездә бәйрәм көн, Дәртле, күңелле уен Бик күптән безне көткән.
Миңа карагыз әле, бүген минем кәефем бик әйбәт. Мин сезгә үземнең кәефемне җибәрәм. Сез тотып алыгыз да, кәефегезне килгән кунакларга җибәрегез. Я кәефләрегез ничек?
Б-р:Шәп.
Бүген “Эшлекле уен-КВН” үткәрелә.
Кичәбезнең темасы “Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”
Уен – ярышта 2 команда катнаша.1-команда “күбәләкләр.”2-команда “чебиләр.”
Жюри билгеләнә.
Б-р; Безнең команда-”КҮБӘЛӘКЛӘР”
1 нче команда — күбәләкләр.
Безнең девиз:
Әй без шат күбәләкләр,
Матурлар, чибәрләр,
Килдек чебиләр белән,
КВН уйнарга
Безнең җыр:
ҖЫР: Күбәләк
Безнең команда –“ЧЕБИЛӘР”
2 нче команда — чебиләр.
Безнең девиз:
Без сары чебиләр,
Йомшаклар түгәрәкләр,
Килдек бүген сезнең белән,
Көч сынашырга.
Безнең җыр:
ҖЫР: Чебиләр.
1 бирем. Әкиятләр буенча сораулар.
1. Кызыл калфак әкиятендәге кызның башлыгы нинди төстә ?
2.Чуар тавык нәрсә салган һәм нинди?
3. Шалкан әкиятендә шалканны кем уырткан?
4. Куян кызы әкиятендәге куянның аяклары ни өчен авырткан ?
5. “И Туган тел, и матур тел” шигырен кем язган?
6. Өч аю әкиятендәге кечкенә аюның исеме ?
7. Шүрәленең бармагын кем кыскан ?
8. Озын чәчле су кызы ?
9. Йомры икмәкне кем ашаган ?
Белмәмеш керә.
Тәрб: Тукта әле син ялгыш кердең бугай. Без монда көч
сынашабыз, тапкырлыкны, зирәклекне күрсәтәбез . Ә син монда ничек килеп чыктың соң ?
Белмәмеш: Сезнең ишеткәнегез бардыр инде, мин акча, байлык эзлим.
Тәрбияче: Монда балалар көч сынаша аларда акча каян килсен ?
Белмәмеш: Менә мин шулай ерак — ерак әкиятләр иленнән килеп чыктым. Менә балалар беләсезме,мин шулай барам, барам, миңа машиналар кычкырталар, кайсылары йодрык күрсәтәләр юлдан чыкканда..
Тәрбияче: Әй син бит юлдан йөри белмисең икән бит. Ә безнең балалар
беләләр алар сиңа аңлатып күрсәтәләр.
Белмәмеш: Алай бик күп белгәч кая әле карап торыйм үзләрен.
Тәрбияче: Менә балалар сезгә аңлатырлар
Сорау:
Юлдан ничек чыгарга кирәк ? (Җәяүлеләр юлынан)
Балалар, зебрадан,ләкин безнең зебра дигән юл билгесе юк, аны без халык телендә зебра дип йөртәбез, чөнки зебра хайванына охшаган, чын исеме бу билгенең җәяүле юлы дип атала.
2. Юлдан балаларга үзләренә генә чыгарга ярыймы ?
3.Без тротуардан, зебра юлыннан барганда, без кемнәр булабыз?
4.Транспорта баручыларны кем дип атыйлар?
5.Җәяүлеләр өчен яшел төс янса, машиналар өчен нинди төс янар?(кызыл)
6.Машиналар өчен кызыл төс янса, җәяүлеләр өчен нинди төс яна?(яшел)
Белмәмеш: Балалар менә мин башта Казан шәһәрендә йөрдем. Сезнең дә анда барганыгыз бармы ? Менә шунда бер баганада төрле-төрле утлар яна.
Тәрб: Безнең балалар аның да нәрсә икәнен беләләр
СВЕТОФОР.Тәрб: Безнең балалар аны да сезгә аңлатып бирерләр.
1 сорау: Светофорның ничә күзе бар ?
2 сорау: Светофорның күзләре ?
3.Светофор кемнәргә кирәк?(машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүчеләр өчен)
4.Светофор булмаган очракта юл аркылы ничек чыгарга кирәк? (башта сулга, ә аннары уңга карап чыгарга кирәк).
Белмәмеш безнең балаларыбыз светофор турында шигырьләр дә беләләр бит.
Булат: Кызыл күз-кузгалма Алсу: Сары күз- сабыр. Зилә: Яшел күз- ярый.
.
Өч дус бергә:
Светофор ул- безнең өй,
Өчебездә бертуган.
Дөрес юл йөргән балага
Йөзебез якты һаман.
Булат:
Иң кырыйда-мин-кызыл төс,
Син һәрчак миңа кара.
Алдыңда кызыл ут янса,
Ашыгып алга барма!
Алсу:
Юлдан тыныч чыгу өчен,
Минем киңәшләремне тыңла:
-Көт!Күрерсең-Сары янар.
Өч төснең уртасында.
Зилә:
Артыннан ук мин – яшел төс.
Янармын синең алда.
Әйтермен,каршылыклар юк,
Курыкмый,алга атла!
Тәрбияче: Безнең балалар уйнарга да бик яраталар.
УЕН: СВЕТОФОР.(балалар светофорның төсләренә карап хәрәкәт итәләр.). УЕН «ДӨРЕС ИТЕП ҖЫЙ»(төрле төстәге түгәрәкләр арасыннан
светофорда булган төсләренә генә җыярга кирәк)
Бирем: Табышмак – “ЗИҺЕН АЧКЫЧЫ”- дип атала.
Ә хәзер балалар үз ара табышмаклар әйтү. 1-команда 2 командага табышмак әйтә һәм 2 команда җавап әйтә. Һәм киресенчә.
Залина: Аяклары түгәрәк
Куышалар тәгәрәп
Үзем утырам,үзем чабам
Теләсә кая таба.
(велосипед)
Камилә: Канаты бар-җилпеми
Эче җылы-җил тими.
(самолет)
Фәнсаф:Нинди гаҗәеп өй бу?
Һәр ягы тәрәзәле.
Аягында резина,
Бар ашаганы бензин
Бу нинди өй?
(автобус)
Зарина:Сукмактан да чыгалмыйларБер-берсенәдә уздырмыйлар Кызыл күзле ябалактанРәхсәт алмый кузгалмыйлар.
(трамвай)
Т: Үзегез кечкенә генә булсагыз да, ничек күп беләсез. Сезгә боларны кемнәр
өйрәтте соң ?
Белмәмеш: Менә балалар мин балалар бакчасына йөрмәдем , барасы килми дип еладым. Әнинең сүзен тыңламадым, менә бер нәрсәдә белми калдым.
Балалар менә бүген сездән бик күп әйберләр өйрәндем, рәхмәт сезгә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз! Ә хәзер жюри уенның нәтиҗәсе белән таныштырыр
Жюри җиңүчеләрне билгели, медальләр тапшыра
Белмәмеш: Рәхмәт сезгә, балалар! Мине күп нәрсәгә өйрәттегез. Юлда чыканда сезгә ышанырга була икәк.
Тәрбияче:Шуның белән безнең уеныбыз тәмам.
Сау булыгыз! Юллар тыныч булсын!