V сыйныфта укучы рус балаларына — татар теле Билгеле ?тк?н заман хик?я фигыль


V сыйныфта укучы рус балаларына - татар теле
Сәлахова Р.А., Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф буенча методисты, югары квалифик. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең темасы: Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
Максат:
1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында белешмә бирү.
2. Үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә дөрес итеп куллану күнекмәләрен камилләштерү, файдалана белергә өйрәтү.
3. Аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү.
Дәрес тибы: ЛГКФ
Материал: Күңелле татар теле, 5 нче сыйныф - Казан: Татармультфильм, 2014 (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова
Дәрес планы.
I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
Укучылар белән исәнләшү.
Кизү торучы укучы укытучыга укучыларның дәрескә әзерлеген, катнашуын хәбәр итә.
II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.
Өй эшләрен тикшерү.
III.Уку мәсьәләсен чишү.
Экрандагы мисаллар ярдәмендә яңа теманы танып белү.
Физкультминут (микс-фриз- груп)
IV. Күнекмәләр өстендә эш.
Тактада эш (фигыльләрне төркемнәргә бүлү)
Дәфтәрләрдә эш
Төркемнәрдә эш (сималтиниус раунд тэйбл )
Тест эше
V. Рефлексия.
VI. Үзбәя.
VII. Өй эше.
Дәрес барышы.
I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
1. Исәнләшү. (Исәнмесез,укучылар)
(Укытучы) - Хәлләрегез ничек?
(Укучылар) - Рәхмәт,яхшы,шәп!
II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.
1.Өй эшен тикшерү.
2. Әйдәгез әле, экрандагы табышмакка күз салыйк (1нче слайд)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана -
Бу кайчан була? (укучылар җавабын әйтәләр)
Укытучы: Бу табышмакта эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр бармы?
(Укучы җавабы: кала, ява, дымлана, була).
Укытучы:эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне без ничек атыйбыз?
( Фигыль)
- Нинди сорауларга җавап бирәләр? ( нишли?)
- Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр?
- Хәзер башкарыла торган эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр.
- Шулай булгач, болар нинди фигыльләр?
- Әйе, хәзерге заман хикәя фигыль.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
(2 нче слайд)
1) Кырлар буш кал...,
Яңгырлар яу....
Җирләр дымлан...-
Бу кайчан бул...?
Укытучы: Беренче табышмак белән икенче слайдта күрсәтелгән табышмакны чагыштырабыз (укучы җавабы:кушымчалары юк)
- Әйдәгез әле, башкарылган эш-хәрәкәтне белдерүче кушымчаларны куеп, табышмакны укып карыйк әле (яңа кушымчалар ялганган сүзләргә сораулар куйдырыла).
Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? ( Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында.)
- Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде.
- Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә (3 нче слайд)
2. Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясалалар? (ашады,әзерләде,килде,барды,китте,кайтты)
Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыльләр:
–ды,- де,- ты,-те; кушымчалары кушып ясалалар (4нче слайд)
3. Ул фигыльләр җөмләдә нинди кисәк булып киләләр?
- Хәбәр.
4. Слайдта күрсәтелгән фигыльләргә таянып, укучылар белән берлектә -ды/-де; -ты,-те кушымчаларының ялгану тәртибе аңлатыла. Шуннан соң слайдта кагыйдә чыгарыла.
IV. Күнекмәләр өстендә эш.
Укытучы: (Ребята, в домиках җивут слова. Нужно определить, какое слово в каком домике живет)
-ды -де -ты -те
бар эшлә кайт бүләк ит
утыр кил чык сөрт
яз бир яп кит
(5 нче слайд)
Укучылар тарафыннан җөмләләр төзетелә.
Ял итү минуты «Микс-фриз- груп»
1) Фигыль сүзендә ничә иҗек бар?
2) Фигыльнең ничә заманы бар?
3) Хәзерге заман хикәя фигыльнең ничә кушымчасы бар?
4) Үткән заман хикәя фигыльнең ничә кушымчасы бар?
Дәреслек белән эш (27 нче бит, 3нче күнегү)
(Җөмләләрне укырга, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табарга)
Төркемнәрдә эш «Сималтиниус раунд тэйбл»
«Көз» темасына билгеле үткән заман хикәя фиг. кулланып, кечкенә хикәя язарга.
Тест эше (һәрбер укучыга таратыла)
Фигыльнең ничә заманы бар?
А) 2
Б) 4
В) 3
Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишләде?
Б) Нишли?
В) Нишләячәк?
Үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишли?
Б) Нишләячәк?
В) Нишләде?
Бүләк итте фигыленең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.
А) Дарит
Б) Подарил
В) Будет дарит
Пришел фигыленең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.
А) Килә
Б) Киләчәк
В) Килде
V. Рефлексия.
Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек? Нинди сорауга җавап бирә? Нинди кушымчалар ялгана? Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?
Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.
VI. Үзбәя.
VII. Өй эше.
Шигырьләр таратыла,үткән заман хикәя фигыльләрне табып, дәфтәрләргә язарга.