11 нче сыйныфта татар ?д?бияты д?ресе Илдар Юзеев — Татарстанны? халык шагыйре


Казан шәһәре Идел буе районы автономияле гомуми белем муниципаль учреждениесе “139 нчы гимназия”
Илдар Юзеев – Татарстанның халык шагыйре
(11 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе)
Укытучы:
Беренче квалификацион категорияле
татар телеһәм әдәбияты укытучысы
Фатхрахманова Гөлназ Альберт кызы
2014-2015 нче уку елы
Тема: Илдар Юзеев – Татарстанның халык шагыйре
Максат: 1. Танып - белү максаты: Илдар Юзеевнең тормышы һәм иҗаты белән танышу.
2. Үстерү максаты: Укучыларның сүз байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; телдән сөйләү күнекмәләрен камилләштерү;
3.Тәрбияви максат: Илдар Юзеевның иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.
Дәрес төре: коммуникатив технологиягә корылган катнаш дәрес.
Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә-эзләнүле. проблемалы укыту.
Җиһазлау: презентация,, мультимедияле проектор,эш дәфтәре, компьютер( слайдлар), экран, текст, Илдар Юзеев шигыренә иҗат ителгән җыр “Кыр казлары артыннан” (аудиоязма).
Материал: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) :Татар теле, 11 нче сыйныф. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф, 2010.
№ Дәрес этаплары Эчтәлеге Минутларга бүленеше
1 Оештыру. Укучыларның барлыгын, дәрескә әзерлеген тикшерү. Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай психологик халәт тудыру 2 мин
2 Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү. Узган дәресне кабатлау. Сорауларга җавап бирү. 3мин
3 Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. “Кыр казлары артыннан” җырын тыңлау. Шул рәвешле яңа темага чыгу. Илдар Юзеевнең тормыш юлы турында укучылар алдан әзерләп килгән мәгълүматларны тыңлау, презентация карау. Биографияне модель рәвешендә төзеп карау. Сүзлек эше. 20 мин
4 Ныгыту. Дәреслектәге текст белән танышу. Текст өстендә эш. Төркемнәргә күчеп утыру. (Тик- Тэк-тоу). 15 мин
5 Йомгаклау . Өй эше бирү. Дәрескә йомгак ясау. 5 мин
Дәреснең барышы
Эпиграф
                                                                                  Сине һәрчак һәр почмакта
                                                                                  Бәхет елмаеп көтсен.
                                                                                                             И.Юзеев.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
1. Дежур укучының рапорты.
2. Укучыларның барлыгын тикшерү.
3. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
4. Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай психологик халәт тудыру.
II.Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
Укытучы: Узган дәрестә без сезнең белән кем иҗатын өйрәндек?
Укучы: Шәүкәт Галиев иҗаты турында сөйләштек.
Укытучы: Ул кем?
Укучы: Ул шагыйрь. Күбрәк балалар өчен язган.
Укытучы: Сез тагын нинди шагыйрьләрне беләсез?
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән бер җыр тыңлап үтәрбез.Әлеге җырны тыңлагач сез ике сорауга җавап бирерсез.
Сез ничек уйлыйсыз:
Бу нинди җыр?
Бу җырны нинди кеше язган?
(“Кыр казлары артыннан” җырын тыңлау)
Укучылар:
Татар җыры, моңлы җыр, матур җыр.
Бу җырны нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше язган.
Укытучы:Бу Илдар Юзеев шигыренә язылган җыр.Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып аткан җәйге таң шикелле һаман якты, нурлы. Ул һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп үзенчә уйлый, үзенчә
фикерли. Җыеп әйткәндә, И. Юзеевне бертавыштан “яшьлек һәм романтика”, “матурлык һәм батырлык” җырчысы дияргә була.
Укытучы: Бүгенге дәресебезнең темасы нинди дип уйлыйсыз ?
(укучылар белән дәреснең темасы әйтелә)
Укучылар: Бүген Илдар Юзеев турында сүз барачак
Укытучы:Әлеге дәрес И. Юзеевнең тормышы һәм иҗатына кызыксыну уятыр дип уйлыйм.
Укытучы: Укучылар, алдагы дәрестә сезгә төрле юнәлештә өй эше бирелгән иде. Үтәлешен тикшереп үтик. Сез газета-журналлардан И.Юзеевның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы материаллар тупларга, һәм презентация әзерләп килергә тиеш идегез. Өй эшләренең үтәлешенә дәрес барышында игътибар итәчәкмен.
Иң элек өй эшен тыңлап китик. (1 укчы сөйли)
И. Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләгәндә, парларда модель рәвешендә схема төзеп барырсыз.

Укучы:
Татарстанның халык шагыйре, драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933нче елның 3нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туган.
1955-1960нчы елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар филологиясебүлегендә югары белем ала.
Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. Ул – ике дистәдән артык поэмалар авторы. 1955 нче елда иҗат ителгән һәм яшьләр арасындагы мәхәббәт кичерешләрен дәртле шигъри тел һәм романтик күтәренкелек белән тасвирлаган “Таныш моңнар” поэмасы авторга бигрәк тә зур уңыш китерә.
“Әнкәй”, “Фәрит-Фәридә”, “Идел-Даугава”, “Язылмаган поэма”, “Өчәү чыктык ерак юлга...”, “Тынлык белән сөйләшү”, “Соңгы сынау”, “Канкай улы Бәхтияр”, “Карурман”, “Таш диварлар авазы”, “Өзелмәс кыллар”, “Олы
юлның каены”, “Сез кабызган утлар” кебек лирик, драматик поэмаларында, балладаларында, шигырьләрендә әдип кеше рухының бөеклегенә, батырлыкка, мәхәббәткә дан җырлый, һәртөрле явызлыкка, ялганга үзенең нәфрәт хисләрен белгертә.
“Миләүшә” исемле җыентыгына тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев 1968 елда М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә “Таш диварлар авазы” һәм “Өзелмәс кыллар” исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
60 еллардан башлап И.Юзеев драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Ул – комедия, драма, трагедия жанрларында ике дистәгә якын сәхнә әсәрләре авторы. Аның пьесалары Татарстанда һәм башка республика сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
1993 елда Илдар Юзеев “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Кызганычка каршы, 2004 елда И.Юзеевның гомере өзелде.
Укытучы: Бик зур рәхмәт.Тырышып эшләгәнсең.
Укучылар экранда чыккан җавап белән үзегезнең моделегезне чагыштырыгыз. Сезнең фикерегез нинди?
Килеп чыккан модель:
Үзбәя. Укучылар, ә хәзер иң җаваплы эш. Һәр группа алдагы биремнәрне үтәвенә, дәрестә катнашуына карап, үз-үзенә билге куя.
(алдагы чиста битләргә укучылар билге куялар)
Фамилия Исем Мин аңладым, яхшы эшләдем Мин аңладым,
аз эшләдем Мин аңламадым, эшләмәдем
1. Парларда эш 2. Индивидуаль эш3. Төркемнәрдә эш Укытучы: Бүгенге дәрестә безгә кирәк булачак сүзләр белән танышыйк.
Сүзлек өстендә эш
Шигъри җанлы- с поэтической душой
Тәэсир-влияние
Нечкә күңелле- с тонкой душой
Моңлы- душевная
Тирән мәгънәле-с глубоким смыслом
Үзенчәлекле- своеобразный
Халык шагыйре – народный артист
Халыкчан –народность, народный
Театр сәнгате – театральное исскуствозур урын ала – занимает огромное место
Укытучы: Хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз. Әлеге сүзләрне күчереп алыйк. Аларны киләсе дәрескә өйрәнеп килергә кирәк булыр.
IV. Ныгыту.
Текст өстендә эш.
Укучылар текстны кычкырып, сәнгатьле итеп укып чыгалар укып чыгалар.
Укытучы: Текстта сүз кем турында бара? Шагыйрь кайда туа? Илдар Юзеев нинди премияләргә лаек буган? (авыррак үзләштерүче укучы өчен).
Укытучы: Бутекстның эчтәлеген дә тыңлап китик. (1 укучы текстның эчтәлеген сөйли). Сез өстәлдәге модельләрне тулыландыра торыгыз. Аларны җыеп алачакмын.
Текстны тәрҗемә итү ( китапта бирелгән текстны тәрҗемә итү).
Төркемнәрдә эш.
Укытучы: Хәзер мин сезгә төркемнәргә күчеп утырырга тәкъдим итәм. Һәр төркемгә дә 9 карточка таратам (Тик-Тэк-Тоу). Сез шуларны нәкъ слайдта күрсәтелгәнчә төзеп куегыз. Төркемдәге һәр укучы эш дәфтәрләренә шул сүзләр белән 3 әр җөмлә төзеп яза. Сүзләрне бары тик горизонталь, вертикаль, диоганальдә генә кулланырга мөмкин.
Илдар Юзеев
1933 туа
Ул
җырла р
автор
драма
әсәрләре
язган
Укытучы: Инде укучылар, җавапларны тыңлап китик. Эшне тикшерү барышында үзбәя битләренә үз-үзегезгә билгеләр куеп барыгыз. Соңыннан ул битләрне җыеп алырмын.
Йомгаклау .
Укытучы: Бүген нәрсәләр белдек?
Укучы:Без бүген татар һәм башкорт халкының олы шагыйре, драматург Илдар Юзеевнең тормышы һәм иҗаты белән танышып үттек.
Укучы: Ул язучы, драматург, бик күп җырлар авторы.
Укытучы:Икенче дәрестә без аның иҗаты белән якыннанрак танышачакбыз. Өстәлдәге үзбәя битләрен җыеп алыйк. Шулар буенча дәрес өчен билгеләр куелыр.