Икенче кечкен? ясле т?ркеменд? сенсор ?сеш буенча ш?гыль конспекты


Тема : Кызыклы клоун.
Икенче кечкенә ясле төркемендә сенсор
үсеш буенча шөгыль конспекты

Тәрбияче: Миннуллина
Рушания Камил кызы
2014 ел
Тема: Кызыклы клоун.
Максат: Төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү. Предметларны формасы һәм зурлыгы ягыннан чагыштырырга өйрәтү.(зур, кечкенә). Балаларның фикерләү сәләтен, игътибарлыкларын арттыру, хәрәкәтләрен яхшырту, бер-берсенә игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Сүз байлыкларын үстерү.
Шөгыль барышы:
Күңелле музыка астында группага клоун керә. Кулында шарлар (кызыл, сары).
Клоун:-Исәнмесез, балалар!
Менә сезнең бакча янынан үтеп бара идем, тәрәзәдән сезне күрдем дә, кунакка килергә булдым. Мин шук һәм шаян, сезне сөендерим дидем. Сез барыгызда шундый матур, сезнең янда күңелле.Ә сез мине таныйсызмы?
Балалар:.....
Клоун: -Әйдәгез танышабыз. Мин Клоун. Мин цирктан килдем. Ә сезнең исемнәрегез ничек? (Балалар белән танышу. Исемнәрен әйтәләр).
Балалар:
-
-
-
Клоун: - Балалар карагыз әле мин сезгә төсле тартма алып килдем. Ул серле тартма! Әйдәгез ачып карыйбызмы?(Ачып карау) Ой, ачылмый.Әйдәгез өреп карыйбыз, бәлки ачылыр. Ныграк өрегез. Менә ачылды да. Карагыз әле ни бу. Алмаз ни бу? (бер баладан тупны алдыру). О-о-о туп, зур туп).
Клоун:-Алмаз нинди булды, нинди төстә?
Алмаз: Зур, кызыл.
Һәр баладан берәр туп алдыру.(Зур, бәләкәй). Төсләрен һәр баладан сору.(Кызыл, сары).
Клоун:- Балалар туп турында без җыр да беләбез бит.
Әйдәгез ял итеп, җырлап алабыз.
Туп, туп, кызыл туп,
Сикер, сикер, кызыл туп.
Бер,ике, өч, дүрт, биш, алты,
Җиде, сигез, тугыз, ун,
Сикер, сикер, кызыл туп.
Туп, туп, сары туп,
Сикер, сикер, сары туп.
Бер,ике, өч, дүрт, биш, алты,
Җиде, сигез, тугыз, ун,
Сикер, сикер, сары туп.
Клоун: - Менә ял да итеп алдык. Серле тартмада тагы ниләр бар икән? Тагы ябылган, өреп ачыйк әле. (Өрү).
Клоун: - Молодцы. Карагыз, сәдәфләр. Үзләре төрле төстә. Нинди төсләр әле бу?
Балалар:
- Кызыл
- Сары
Клоун: - Әйе бик дөрес. Ә хәзер әйдәгез уйнап алабызмы? Уйныйбызмы? “Сәдәфләрне дөрес стаканга сал” дигән дидактик уен ул.(Балалар төсле сәдәфләрне үз төсендәге стаканнарга салалар.Авырыксынган балаларга ярдәм итү). – Молодцы, булдырдыгыз. Ә хәзер миңа циркка кайтырга кирәк. Сезнең янда миңа бик күңелле булды. Төсләрен дә беләсез икән. Шуның өчен бүләк итеп мин сезгә шарлар калдырам, рәхәтләнеп уйнарсыз.(Балаларга шарларны биргәндә төсләрне сорау-ныгыту). – Саубулыгыз.