Уртанчылар т?ркеменд? танып бел?д?н ш?гыль Тема: Чисталык – с?лам?тлек нигезе


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге №3 нче “Айсылу” балалар бакчасы
Уртанчылар төркемендә танып белүдән шөгыль
Тема: Чисталык – сәламәтлек нигезе
Тәрбиячеләр:Кирамова Г.Р.,Калимуллина В.Ш.
2016 ел
Тема: Чисталык - сәламәтлек нигезе.
Максат: балаларны үз сәламәтлекләре турында өйрәтүне дәвам итү
Бурычлар:балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен, хәрәкәтләрен билгеләүче сүзләр белән активлаштыру. Балалардагы культура – гигиеник күнекмәләрне ныгыту. Аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, сораулар бирү, балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк булган предметларны, рәсемнәрне күрсәтү, табышмаклар әйтү, шигырьләр сөйләү. Җ. Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” шигырен искә төшерү.
Белем бирү күнекмәсенең барышы: белем бирү күнекмәсе төркем бүлмәсендә уза. Рәсемнәр эленеп куела. Өстәлдә курчак, су салынган таз һәм кувшин, сабын, тарак, теш щеткасы һәм пастасы, сөлге тора. Болар барысы да салфетка белән капланган. Табышмаклар салынган серле янчык.
Тәрбияче: балалар, әйдәгез әле урындыклар янына тезелеп басыйк та исәнләшеп алыйк.
Исәнмесез, күзләр!
Исәнмесез, колаклар!
Исәнмесез, куллар!
Исәнмесез, аяклар!
Күзләр карый!
Колаклар тыңлый!
Куллар чәбәкли!
Аяклар тыпырдый!(тиешле хәрәкәтләр ясала)
Курчак күрсәтелә.
Тәрбияче:”Менә аның бите. Бу нәрсә? – “Бит”.(сүз күмәк рәвештә һәм аерым – аерым кабатлатыла).”Бу нәрсә?” – “Күз, колак, борын, теш, авыз”. Икесе бергә – күзләр, колаклар.(сүз кабатлатыла)
Тәрбияче: балалар нигәдер курчак безгә пычыранып килгән. Сезнең мондый пычрак курчак белән уйныйсыгыз киләме?
Балалар: юк, юк.
Тәрбияче: минемчә беркемнең дә уйныйсы килмәс. Балалар, курчак чиста һәм пөхтә булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар: юынырга, юынырга!
Тәрбияче өстәлдәге салфетканы алып куя. Балалар күмәкләшеп тәрбияче артыннан Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” дигән шигырен кабатлап өстәл янында курчакның битен, күзләрен, кулларын, аякларын юалар, чәчен тарыйлар, сөлге белән сөртәләр.
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын.
Тешләрем тазарсын.
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшук су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Тәрбияче: балалар карагыз әле табышмаклар янчыгы. Әйдәгез табышмакларга бергәләп җаваплар эзләп табыйк.
Кечкенә генә сарай,
Эче тулы ак тавык. (авыз һәм тешләр)
Ике агай рәттән торсалар да,
Берсен – берсе күрмиләр. (күзләр)
Таралгач – биш,
Җыелгач – бер. (бармаклар)
Балалар җавабы.
Тәрбияче: табышмакларга дөрес җаваплар таптык, булдырдыгыз , балалар.
Тәрбияче: бераз ял итеп алыйк. “Күрсәт әле, үскәнем” уены.
Күрсәт әле, үскәнем,
Кая синең борының?
Күрсәт әле, үскәнем,
Кая синең күзләрең?
Менә минем, менә минем
Менә минем күзләрем. (кулларым, аякларым, колакларым, бармакларым сүзләре белән уен дәвам итә)
Тәрбияче: балалар, чиста һәм пөхтә булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар: юынырга!
Тәрбияче: кулларны нәрсә белән юарга кирәк?
Балалар: кулларны сабын һәм су белән юарга кирәк.
Тәрбияче: кулларны кайчан юалар?
Балалар: кулларны урамнан кергәч, бәдрәфтән чыккач, ашарга утырыр алдыннан юарга кирәк.
Тәрбияче: афәрин балалар! Әйе, чисталык – ул сәламәтлек нигезе. Ә сәламәтлек – зур байлык!