2 класста математикадан тапкырлау таблицасын кабатлау ??м ныгытуга д?рес конспекты


Тема: 1,2,3,4 саннарын берурынлы саннарга тапкырлауны кабатлау, ныгыту.
Максат:
Предметлы – 1,2,3,4 саннарының тапкырлау таблицасын кабатлау, тапкырлау гамәленә караган терминнарны әйтә һәм мәсьәләр чишкәндә дөрес итеп куллана белү күнекмәсен үстерү.
Метапредметлы Танып белү – материаль объектлар кулланып бирем үтәү.
Коммуникатив – Үз фикереңне башкаларга төгәл итеп җиткерә, шул ук вакытта башкаларны да тыңлый белү.
Регулятив – үз эшчәнлегеңә контроль ясау.
Шәхескә юнәлтелгән – уку эшчәнлеге мотивларын үстерү, төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту күнекмәләре булдыру.
Методлар һәм формалар: аңлату-иллюстратив, индивидуаль, фронталь, парларда эш, төркемнәрдә эш, уеннар.
Җиһазлау: такта, ноутбук, дәреслек, карточкалар, төр
Дәрес барышы
Оештыру.
Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
ВО! ( баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәләр)
Әйдәгез, бер-беребез белән сәламләшик. Каршыда утыручыга салам бирик, уң як күршеңнең хәлен белик.
Ә хәзер игътибарны тактага юнәлтик. Нәрсә күрәсез? Слайд 1
Кышкы урман.
Сезнең белән бүген кышкы урманга сәяхәткә барырбыз.
Актуальләштерү.
Ничек барырбыз икән? Җәяүме?..
(Укучылар төрле вариантлар әйтәләр)
Безгә ничә пар чаңгы кирәк булыр? Ничә пар таяк?
Табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне беләсезме?
Агачларны сындырмаска, шауламаска, җәнлекләрне куркытмаска һ.б.
Нинди кошның тавышын ишетәсез?
Тукран тукылдый.
- Димәк, беренче бирем Тукраннан. Слайд 2 Телдән исәп.
Слайд 3
Бу аңлатма турында нәрсә әйтә аласыз?
1)2 һәм 3 саннарының тапкырчыгышы 6га тигез;
2)1 нче тапкырлаучы 2, 2нче тапкырлаучы 3, тапкырчыгыш 6
- Тапкырлаучылар турында нинди кагыйдә беләсез?
- Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми.
- Моны ничек исбатларга?
- 3х2=6
- Тапкырчыгышны сумма рәвешендә күрсәтегез.
- 3+3 яки 2+2+2
Слайд 4 0 һәм 1 саннарына тапкырлау турында нәрсә әйтә аласыз?
- Теләсә нинди санны 0гә тапкырлагач 0 чыга. Теләсә нинди санны 1 гә тапкырлагач сан үзе чыга.
Слайд 5 Урманның эченәрәк керик. Нинди эзләр бу?
Куян эзләре.
Куян күчтәнәчләреннән авыз итик.
Суммаларны тапкырчыгыш, ә тапкырчыгышларны сумма рәвешендә күрсәтегез.
Физпауза Микс-пэа-шэа
Һәр укучы 2,3,4 саннары язылган кар бөртеге ала. Музыкага кушылып җырлап, түгәрәктә әйләнәбез. Музыка беткәч, саннарга карап , парлашалар. Кемгә нинди сан туры килгән шул санның тапкырлау таблицасын парына сөйли (Ике минут: 1минут берсенә, 1 минут икенчесенә бирелә)
Слайд 6 Агач башларына игътибар итик. Нинди кошларны күрәсез? Песнәк, кызылтүшләр. Песнәкнең русчасы ничек? Кызылтүшләр ничек атала? Нинди сүздән алынган? Алар безгә нинди бирем әзерләделәр микән?
Слайд 7 Суммаларны ике тапкырчыгыш суммасы рәвешендә яз. Җавабыңны төркемдә тикшер. Төркемнең эше турында ___ нче номерлы укучы сөйли.
Тагын да урман эченәрәк керик. Слайд 8 (Рәсемдә тиен) Тиен һәм күркәләр турында тапкырчыгышның кыйммәтен исәпләүгә (тапкырлау гамәле ярдәмендә) мәсьәлә төзик. Төркемнәрдә эш. Кәгазь битләренә язалар.
Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз. Һәр төркем үз мәсьәләсен аңлата.
Слайд 9 Схемалар буенча мәсьәлә төзергә. ()
1 нче төркем
2 нче төркем
Һәр төркем үз эшен яклый.
Без кошларның биремнәрен үти алдык дип саныйк. Юлга кузгалыйк . Алда нәрсә күренә? Слайд10
Урман аланы.
Алан нинди формада?
Дүртпочмак формасында.
Әйдәгез дүртпочмаклы аланның периметрын исәплик. Нәрсә ул периметр? Периметрны ничек табалар?
Периметр яклар суммасына тигез
Физпауза.
Урман белән саубуллашыр вакыт та җитә. Тиздән нинди бәйрәм килә? Яңа елга бизәр өчен чыршы алып кайтабызмы?
Юк, чөнки агачларны кисәргә ярамый.
Дәрескә йомгак. Рефлексия.
-Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез?
-Кайсы эшләр сезгә бигрәк тә ошады?
-Нинди кыенлыклар очрады? Мондый киртәләрне булдырмас өчен безгә нишләргә?
Өй эше.