Презентация по татарской литературе Роберт Ми?нуллинны? тормыш юлы ??м и?аты (6 класс)


Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә! Тема. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин - шагыйрь журналист- җәмәгать эшлеклесе редактор Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган гүзәл авылда уза. Шагыйрь 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. ,,Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” Әтисе һәм әнисе белән Бабасы белән Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Ә малайлар шундый монда:Хикмәт кенә уйлап йөри,Япь-яшь кенә яшеннәрнеКамчы итеп уйнап йөри. Балачакның шат җырлары,Балачакның шат елларыМәңге истә калачак! Роберт Миңнуллин әнисе белән Роберт Миңнуллин энекәшләре һәм әнисе белән Туган якка кайткач Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрьиҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә. «Дөньядагы иң зур алма» (1992) исемлекитабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкәнказанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде 1998 елда шагыйрь Габдулла Тукайисемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Тукай премиясен тапшыра Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,Сиңа атап җырлар чыгардым.Сиңа багышланган җырлар беләнМин халкымның җанын сугардым. Әнием Күзләре – Гел Җәүһәр! Йөзләре – Гел Җәүһәр! Һәр сүзе – Мең гәүһәр! Ә үзе – Гөлҗәүһәр! Ай үсәсен көн үсәсез, - Булмый сезне танып.Сезгә карыйм да сокланам, - Матур безнең халык! “Сабантуй” сөлгесе белән Роберт Миңнуллин иҗатташ дуслары белән Роберт Миңнуллин Гомәр Бәширов һәм Госман Садә белән Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән Гаилә учагында Туганнар белән җыелгач Алмаз һәм Таңсылу белән Мин сагынып искә алачакмынСезнең белән үткән елларымны.Мин тагын бер тапкыр үтәр идемСезнең белән үткән юлларымны. 50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Физкультминутка. Бигрәк шаян курчак син:Тик тормыйсың, борчак син.Чүгәлисең, торасың,Башың уңга борасың,Аннан сулга карыйсың Һәм сикерә башлыйсың. Тирән итеп сулыйсың даЯл итәргә туктыйсың.Бигрәк ардың, бәләкәч,Син изрәп йоклап киткәч,Укырбыз да язарбызҺәм уйнарбыз эш беткәч. Башың артка ташлыйсың даӘйләндерә башлыйсың.Кулларың күтәрәсең,Аннары төшерәсең.Шул арада син иелепБасарга өлгерәсең. “Батырлык эшләр идем”“Шундый минем туган ягым!”“Кайтыйк ла үзебегә!”“Энекәш кирәк миңа!” “Әни, мин көчек күрдем”“Өлкәннәр”“Әткәй моңы”“Кунак егетләр”“Әнием”һ.б. Сезгә рәхәт! Берегез дәМинем хәлдә түгел сез.Беләсезме, өйдә миңаКызык түгел, күңелсез.Елыйсы да килә кайчак,Уйлап ятам-ятам да:Юк шул минем абыем да,Юк шул минем апам да,Сеңелем дә, энем дә.Бергә-бергә уйныйсымБик тә килә минем дә.Ә күршеләр гөр килә;Уйныйлар-шаяралар.Алар күп шул, күмәк шул,Шуңа да шаян алар. Бер иптәш кирәк миңа,Энекәш кирәк миңа!Яратыр идем мин аны, Хәтта елак булса да. Хәтта елак булса да.Бакчага да илтер идем,Хәтта ерак булса да.Энем белән мин урамгаУйнарга чыгар идем.Әгәр мине тыңламаса,Ничек тә чыдар идем.Әтиләр бит ничә кабатАлабыз дип алдыйлар.Бердәнбер малайларынаБер энекәш алмыйлар.Күңелсез өйдә миңа,Уенчык нигә миңа?!Бергәләшеп уйнаргаБер иптәш кирәк миңа.Берәү генә булса да,Ямьсез генә булса да,Елак кына булса да,Энекәш кирәк миңа! Диңгез матур,Сүз дә юк.Мондый диңгезБездә юк.Ләкин теге ягына,Ләкин теге ярынаЙөзеп тә чыгып булмый,Төбенә чумып булмый.Тотып булмый балык та.Юк биредә таллык та.Тозлы икән суы да –Чистартмыйлар шуны да.Эчкә үк кереп булмый,Иркенләп йөреп булмый.«Кермә!» -диеп торалар,Керсәң, кире боралар.Кайтыйк лаҮзебезгә –КечкенәСөнебезгә! Әни, мин уйнагандаКөчек күрдем урамда.Әни, ул туңган иде,Урамда кунган иде.Әни, салкын яңгырдаУл бик күшеккән иде,Ул бик ачыккан иде,Ул бик талчыккан иде,Әни, ул улый иде,Ул шулай елый иде,Ул чынлап елый иде,Ул ныклап елый иде –Үзем ишеттем, әни.Мин үзем карап тордым,Шуңа кичектем, әни.Мин аны бик кызгандым –Яшьләре ага иде,Әни, аның яшьләре Асфальтка тама иде.Аны, әни, яңгырдаКемдер ташлап калдырган,Алдаштырып калдырган,Адаштырып калдырган,Әни, туңганга микән,Ул бик дерелди иде.Салкын тисә, ул көчекТышта терелми инде.Нишләр инде ул анда,Берьялгызы урамда?Ул елыйдыр әле дә,Дерелдидер тәне дә.Иртәгә үк үләчәк,Калдырсаң бу хәлендә.Әнием, шул көчекнеАлып кайтыйк әле, ә?! 1. Бу бүре дип Уйламагыз, Ә шулай да уйнамагыз! Булмасам да Үзем бүре Минем башта бүре...2. Үзе хәреф, үзе сан Бөтенләй санамасаң...Әллә йөри Котыртмакчы Әллә инде куркытмакчы, Булмаса да, Бер дә көче, Өргән була Безгә... Дәвам итәргә (бер сүз белән) Монда 5 сүз язылган, ә ничә “Әкәмәт җанварлар”хайван исемен укыйсыз Болантилопа ШимпанзебраТөлкерпе Юлбарыслан Күркәҗә Тест Р. Миңнуллинның туган ягы:А) БашкортстанӘ) ТатарстанБ) Үзбәкстан 2. Шагыйрьнең туган көне:А) 1 августӘ) 17 май Б) 10 март3. Кайсы китап Р. Миңнуллинныкы?А) «Кирлемән» Ә) «Гөлбакча» Б) «Күчтәнәч» 4. Р. Миңнуллинның туган елы:А) 1932 Ә) 1948 Б) 1954 В) 1947 Тестка “ачкыч” 1. А 2. А3. Б4. Ә Үземнең туган халкымаМинме хезмәт итмәгән?..Моннан соң да итәчәкмен –Ялга вакыт җитмәгән.Роберт Миңнуллин Өй эше Р.Миңнуллинның биографиясен сөйләргә әзерләнергә2) “Энекәш кирәк миңа!” шигырен ятларга3) Үзегезгә ошаган шигыренә рәсем ясарга