Презентация по татарской литературе на тему Ф?нис Яруллинны? тормыш юлы ??м и?аты


Фәнис Яруллин  — татар шагыйре, язучы һәм драматург.
Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый.  1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында басылалар.1964 елда авторның беренче китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1971 «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.  Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф. Яруллинга 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.        Ф.Яруллин-1968 елдан СССР Язучылар союзы члены. Фәнис Яруллин 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.