Презентация по татарской литературе на тему Атилла Расихны? тормыш юлы ??м и?аты


Атилла Расих(1915-1996) Татар совет прозасының күренекле вәкиле Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) 1916 елның 16 сентябрендә элекке Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Унике яшькә кадәр ул шунда яши һәм укый.

1928 елда әти-әниләре белән Казанга күчеп килеп, укуын башта җидееллык гомуми белем мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәвам итә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, 1934 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли.
1934—1938 елларда А. Расих — Казан дәүләт ветеринария институты студенты. Институтны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Дагъстанда, аннары Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында зоотехник булып эшли.
1940 елның январенда хәрби хезмәткә чакырыла. 1941 елның көзеннән 1945 елга кадәр сугышта катнаша.
1947—1950 елларда исә Казан ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый. 1950 елның июнендә кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, А. Расих 1976 елга кадәр шул ук институтның авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара.
А. Расихның беренче хикәясе 1930 елны, ундүрт яшьлек чагында ук басыла. Шуннан бирле ул туктаусыз иҗат итә, хикәяләре, повесть һәм романнары бер-бер артлы басылып килә.

Әсәрләре «Дустым Мансур»(1949), «Язгы аваз­лар»(1956), «Ике буйдак»(1963), «Сынау»(1978) романнарында, «Ык буенда» повестен­да әйтерсең лә нәкъ менә язучы үзе катнашкан вакыйгалар сурәтләнә. «Каһарманнар юлы»(1969), романы да үз укучыларын тапты. Язучының «Бәхет орлыклары», «Урланган хәзинә» (1960), «Хәвефле сынау»(1958), «Сәхи бабай маҗаралары»(1956) әсәрләрен дә укучылар яратып укыдылар. Соңгы елларда А. Расих «Ишан оныгы» исемле роман-истәлек язды.

Атилла Расих Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия­сенә лаек булды. Атилла Расих— 1946 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Ул үзе дә Э. Д. Эрвильинең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А. Беляевнең «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) романын татар теленә тәрҗемә итте.
Атилла Расих 1996 елның 9 маенда Казанда вафат була.