Презентация к уроку по татарской литературе для 8 класса «Герой-шагыйрь Муса ??лилне? тормыш юлы ??м и?аты»


Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәһәм үләргә кыю ир булып.Гомрем минем моңлы бер җыр иде.Үлемем дә яңрар җыр булып. М. Җәлил. “Җәлил исеме безнең күңелләрдә...” Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомрең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга. М. Җәлил. Дәреснең максаты:1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; 2. Муса Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау;3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту. Бәяләү нормалары 21-22 балл – “5” 17-19 балл – “4” 12-16 балл – “3” Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа Муса Җәлилнең гаиләсе Әнисе – Рәхимә Әтисе – Мостафа Мостафа авылы мәктәбе Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә Муса абыйсы Ибраһимга ияреп беренче тапкыр авыл мәктәбенә килә. Сабакташлары арасында ул иң кечкенә һәм иң яше. Шулай да,бер ел эчендә Муса дүрт класслы башлангыч мәктәп программасын уңышлы уза. Мусаның уку еллары Муса Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый Беренче шигыре “Бәхет” дип атала, “Кечкенә Җәлил” имзасы астында чыга Рабфакта уку еллары 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый В 1922-1923 елларда шагыйрь Казан шәһәрендә рабфакта укый Мусаның М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укыган еллары Сугышка кадәрге иҗатында М. Җәлил “Алтынчәч” либреттосын яза һәм сәхнәләштерә Муса әнисе Рәхимә һәм сеңлесе Хәдичә белән Муса тормыш иптәше Әминә белән Кызы Чулпан белән Муса Җәлил дуслары белән Ф. Ильская , А. Ерикәй , Ф. Бурнаш һәм М. Җәлил Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында (1941 ел) Ярый, дуслар, кызу көннәрдә дәШаяргалап шулай көлешик;Сау булыгыз, Ватан сугышындаҖиңеп кайтып, исән күрешик. Кичер мине, илем, синең бөекИсемең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмәлмәдемБу тәнемне соңгы сулышта. 1942 елны Волхов фронтында Җәлил әсирлеккә төшә 791 көн әсирлектә Җир йөзе шундый киң,Күңелле һәм якты!Тик төрмә караңгы,Ишеге йозаклы. 1942 -1944 елларда Җәлил фашист тоткынлыгындаМоабит төрмәсе Мари Жан ( А. Тиммермансның хатыны), Әминә һәм Чулпан, Андре Тиммерманс М. Җәлилнең дәфтәрләрен Габбас Шәрипов, Андре Тиммерманс алып чыгалар “Моабит дәфтәрләре” Иң танылган шигырьләре: “Җырларым”, “Ышанма”, “Вәхшәт”, “Дуска”, “Окоптан хат”, “Кызыл ромашка”, “Бүреләр”, “Чулпанга”, “Имән” һ. б. Мин тез чүкмәм, катыйль , синең алда,Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.Кирәк икән, үләм аягүрә,Балта белән башым киссәң дә. 1944 нче елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре өзелә Җәлилчеләр1. Гайнан Кормаш2. Фоат Сәйфелмөлеков3. Абдулла Алиш4. Фоат Булатов5. Муса Җәлил6. Гариф Шабаев7. Әхмәт Симай8. Абдулла Баттал9. Зиннәт Хәсәнов (Хөснуллин)10. Әхмәт Атнашев11. Галләнур Бохаров (Сәлим Бохаров) Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып.Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып. Советлар Союзы Герое (1956 ел),Ленин премиясе лауреаты (1957 ел)герой - шагыйрь Муса Җәлил мәңге халык күңелендә сакланыр 3 4 4 3 4 5 3 5 4 5 5 3 Муса Җәлил иҗаты буенча тест.1. М.Җәлилнең туган авылы кайсы?а) Кармәтб) Мостафав) Кушлавычг) Чыршылы2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?а) 26 апрель, 1886.б) 15 октябрь, 1552.в) 5 февраль, 1916.г) 15 февраль, 1906.3. Муса Җәлилнең әнисе ни исемле?а) Рәхимәб) Рәхиләв) Әминәг) Чулпан 4. Муса Җәлилнең әтисенең исеме?а) Сафаб) Мөхәммәтв) Мостафаг) Кәрим5. Муса мәктәпкә ничә яшендә укырга керә?а) 7б) 6в) 5г) 86. Муса Җәлил шигыре түгелен күрсәтегез.а) “Җырларым”б) “Вәхшәт”в) “Ак чәчәкләр”г) “Дуска” 7. М.Җәлилнең беренче шигыре кайсы?а) “Бәхет”б) “Яшь ана”в) “Соңгы җыр”г) “Буран”8. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?а) Лилияб) Чулпанв) Ландышг) Алсу9. М Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый? а) Иж - Бубиб) Хөсәенияв) Касыймияг) Галия 10. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?а) 1941б) 1943в) 1942г) 194411. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала? а) Тегельб) Моабитв) Шпандау12. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?а) Моабитб) Шпандаув) Плетцензее 13. Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә?а) 1945б) 1991в) 1956г) 2005 Дөрес җаваплар1. б) Мостафа2. г) 15 февраль, 1906 ел3. а) Рәхимә4. в) Мостафа5. б) 66. в) “Ак чәчәкләр”7. а) “Бәхет”8. б) Чулпан9. б) Хөсәения10. в) 194211. б) Моабит12. в) Плетцензее13. в) 1956 Бәяләү нормалары: 12-13 дөрес җавап – 5 балл9-11 дөрес җавап – 4 балл6-8 дөрес җавап – 3 балл6 дан азрак дөрес җавап – 2 балл Өй эше:1. М. Җәлилнең биографиясен сөйләргә өйрәнергә.2. Җәлил биографиясе буенча кроссворд төзергә.3. М. Җәлил турында башка язучыларның фикерләрен табырга. Бәяләү нормалары 21-22 балл – “5” 17-19 балл – “4” 12-16 балл – “3” “Башым иям бу дәһшәтле чорда Шундый уллар биргән халыкка. Башым иям бу халыкның исемен Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”. Педер Хузангай Муса Җәлилнең әнисенең исеме? Дөрес җавап: Рәхимә (3 балл) Муса Җәлилнең әтисенең исеме? Дөрес җавап: Мостафа (3 балл) Муса Җәлилнең туган авылының исеме? Дөрес җавап: Мостафа (3 балл) Муса Җәлилнең кызының исеме? Дөрес җавап: Чулпан (3 балл) М. Җәлилнең беренче шигыре ничек атала? Дөрес җавап: “Бәхет” (4 балл) М. Җәлилнең туган көнен һәм елын атагыз. Дөрес җавап: 1906 ел 15 февраль (4 балл) Дөрес җавап: 1942 елда Волхов фронтында (4 балл) М. Җәлил ничәнче елда һәм кайсы фронтта әсирлеккә төшә? М. Җәлил утырган төрмәнең исемен атагыз? Дөрес җавап: Моабит төрмәсе (4 балл) М. Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый? Дөрес җавап: “Хөсәения” (5 балл) М. Җәлил әсирлектә язган шигырьләре нинди җыентыкка кертелгән? Дөрес җавап: “Моабит дәфтәрләре” (5 балл) М. Җәлилнең гомере өзелгән төрмәнең исеме? Дөрес җавап: Плетцензее төрмәсе (5 балл) М. Җәлил нинди югары исемгә лаек була? Дөрес җавап: Советлар Союзы Герое (5 балл)