Татар язучысы Вахит Имамовны? и?аты ??м тормыш юлы турында презентация


. Имамов Вахит Шәйхенур улы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, Г.Тукай премиясе лауриаты. Киң колачлы язучы
style.colorfillcolorstroke.colorfill.type Кеше кайчан матур була?Кеше матур шул вакыт-Иле өчен, халкы өченЯшәгәндә җан атып. Р.Харис.fillcolorfill.typefill.on Әтисе Шәйхенур һәм әнисе Вәҗиһә.Вәхиткә 3 яшь.Вахит Шәих (Шәйхенур) улы Имамов 1954 нче елның 18 мартында Актаныш районы Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Сәвия, Вахит, Гөлзидә, Инсаф әтиләре янәшәсендә. 1970 ел

Ата горурлыгыӘтиләре Шәйхенурга 80 яшь. 1996 ел.Өч буын: Альмир Шәйхенур абзый Вахит 1996 ел.




Студент чак - күңелле чак1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Диплом алган көн. 1982 ел. Балык бистәсендә демонстрациядә. 1979 ел.Студент. 1974 ел. Тормыш сукмагыннан...1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакция­нең хатлар бүлеген җитәкли. 1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төп­ләнә. Гаилә җылысыВахит белән Гөлүзә кушылган көн.1978 ел.Кызы Айгөл, улы Альмир белән. 1985 ел.Пар канатлы әти.Тулы гаиләдә – тулы бәхет.1984 ел.Улы Альмир тугач. 1979 ел.Айгөлне беренче сыйныфка озату.1990 ел. Беренче иҗат тәҗрибәсе. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыен­тыгы дөнья күрә.
style.color Кайда гына халкым яшәсә дә, ул үз милләтен онытмый.Бөтендөнья татар когрессының икенче корылтаенда. 1997 ел.Төркиянең Ван университетында. 1995 ел

Халкым бәяләгән хезмәтем.Минтимер Шаймиев Вахит Шәих улы Имамовка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирү турында таныклык тапшыра. 2002 ел.

XV корылтайдан соң, 2005 елның июнендә, Вахит Шәих (Шәйхенур) улы Имамовка Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазифалары да йөкләнә. Редакция белән 2006 елны каршылау. “ Мәйдан” редакциясенә Туфан Миңнуллин килгән. 2007 ел.“Мәйдан” журналына Туфан Миңнуллин кунакка килгән. 2007 ел.Илдар Халиков “Мәйдан” журналын редакциясендә кунакта. 2006 ел.

Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим икән бит! Вахит Имамов — гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. Тарихи жанрда иҗат итүче әдип. «Язучы, туган халкы бәхетле булганда гына үзен бәхетле тоя. Халкым киләчәктә дә үзенең Тукай телен, мәдәниятен, әдәбиятын сакласын, бердәм гаилә булып яшәүдән туктамасын иде. Мин барысы өчен дә милләтемә рәхмәтле»
Вахит Имамовның «Өмет», «Нәзер» исемле әсәрләре буенча 1990 елларда Казан телевидениесе тарафыннан хәтта кыска метражлы нәфис фильмнар да төшерелде һәм дистәләрчә тапкыр экраннардан күрсәтелде. Өзелгән яшь гомерләр 1989-1990 елларда В. Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Җыентык «Әфган «кы­залаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә
Миндә уйдырма геройлар юкЯзучы үзенең тарихи әсәрләре белән танылды. “Яшерелгән тарих”, “Сәет-батыр”, “Татарлар Пугачев янында”, “Утлы дала”, “Тозлы яра” шундыйлардан. “Утлы дала” эпик әсәре өчен Вахит Имамов Тукай премиясенә лаек булды. Татар халкы тарихына багышланган әсәрләр язучы, бүгенге көндә 15ләп китап авторы. Халкыбызның тарихы эзеннән1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән та­рих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына.



Баланың баласы балдан татлы.


Вахит Имамовның әйдәп баручысы, ярдәмчесе, терәге, иҗади булышчысы,тормыш иптәше Глүзә.
Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда танылган язучы, Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Имамовка 65 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе булды.
Тукай премиясенә лаек булган мәдәният һәм сәнгать әһелләре бүләкләнде Миңнеханов быелгы Тукай бүләкләрен тапшырды.30 август – Татарстан суверенитеты көнендә 2014 елгы Тукай премияләре үз ияләренә бирелде. Әлеге бүләкне тантанада Вахит Имамов һәм Владимир Поповка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
style.rotation
Юбилярны тәбрикләргә Чаллы мэры Васил Шәйхразиев та килгән иде. Ул үзенең чыгы-шында Вахит Имамовның бүгенге татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе булуынКичәдә Чаллы шәһәре, шулай ук язучының туган төбәге - Актаныш районыннан килгән артистлар чыгыш ясады


«Тукай премиясе, аны тапшыру, Шигърият бәйрәме – милләтебезнең йөзек кашы, еллар дәвамында булган матур гадәт. Аны уздыруны туктатырга ярамый, 20 кеше килсен, барыбер оештырылырга тиеш», - ди Имамов.Укучылар каршында Чаллы язучылары, шагыйрьләре  Вахит Имамов, Факил Сафин, Рәзинә Мөхияр, Рәшит Бәшәр һәм башкалар үз сүзләрен әйтте. «Тукай премиясе, аны тапшыру, Шигърият бәйрәме – милләтебезнең йөзек кашы, еллар дәвамында булган матур гадәт. Аны уздыруны туктатырга ярамый, 20 кеше килсен, барыбер оештырылырга тиеш» , ди Имамов. Татлы мизгелләр. Бер күрешү – үзе бер гомер Иске –Казан тарихи – мәдәни комплекстындаВахит Имамов, Фатих Сибагатуллин һәм Туфан Миннуллин Вахит Имамов Байсар урта мәктәбенең 100 еллык юбилеенда укытучылар беләнБашкортостаннан килгән иҗади дуслар һәм якташлар белән очрашу һәрвакыт күңелдә истәлекләр калдыра.


Хезмәттәшләр белән аралашу һәрвакыт күңелгә рәхәтлек бирә.Шәһидә апа һәм Гариф абый Ахуновлар фатирында кунакта. 1998 ел.Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә. 2002 ел.Разил Валиев, Илһам Шакиров, Рамил Миндияр белән. 1997 ел.Марсель Галиев , Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сәфиуллин янәшәсендә. 1997 ел.



Вахит Имамовның әдәби иҗаты турыңда матбугатта басылган фикерләрдән өземтәләр.Безнең әдәбиятка соңгы елларда яңа бер талантлы автор килде. Табигатьне, кешеләр зарын, тормышның катлаулыгын күңел күзе белән күрә ала торган автор килде.Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1988Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне -- тарихи әсәрләр язуны үз итте ул. Факил Сафин, язучы. 2002«Утлы дала» — саллы тел белән язылган чын тарихи әдәби роман. Марсель Галиев, язучы. 2002Без татар язучыларына бер чара каладыр: тарихи әдәбият аша татар кешесенең күңеленә вә йөрәгенә ерак бабалары-бызның асыл тарихын җиткерү. Вахит Имамовның «Утлы дала» роман-хроникасын шул бушлыкны тулыландырырга йөз тоткан нәүбәттәге әсәр дип кабул итик. Чөнки әдәби әсәр коры тарихи язмага караганда кеше күңеленә бөтенләй башка яктан тәэсир итә. Мөсэгыйт Хәбибуллин, язучы. 2002 


ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫИр канаты: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д. Нәзер: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 15000 д. Әфган «кызалаклары»: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 10000 д. Татарларның Ватан сугышы: ХVI–ХVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар / соавт. Р.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.-80 б. – 170000 Сәет батыр: тарихи роман, тарихи очерк. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 512 б. – 90000 д. Могикан: повестьлар, тарихи очерк. – Чаллы: Газета-китап нәшр.,2001.-192 б. 200 д. Утлы дала: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 432 б. – 3000 д. Татар яугирләре: тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б. – 2000 д. Тозлы яра: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 5000 д. Япун татары: роман. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2004. – 152 б. – 5000 д. Казан дастаны: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 240 б. – 5000 д. Афганские «тюльпаны»: очерки / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 240 с. – 10000 экз. Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 180000 экз. Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – 2-ое издание. – Наб Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 220000 экз. Казанская крепость: исторический роман / пер. с татар. Б.Хамидуллина. – Ижевск: ГУП УР Ижевская республиканская типогр., 2005. – 240 с. – 5000 экз. ИҖАТЫ ТУРЫНДА 1.Ахунов Г. Киләчәк – һәркемнең үз кулында // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 102 б. Вәлиев М. Тукай яшен узганда // Казан утлары. – 1989. – № 6. – 156–166 б. Вәлиев М. Каһарманнар кирәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 28–34 б. Камалов Б. Тансык китап // Шәһри Казан. –1991. – 5 дек. Галиев М. Ак юл сиңа, Вахит батыр! // Шәһри Казан. – 1994. – 28 июнь. Габдерәхим Ф. Татар тарихына сәяхәт // Кызыл таң. – 1994. – 5 июль. Хәсән-Кырымлы Ә. Күңелләрне тетрәндергеч китап // Шәһри Казан. – 1994. – 30 авг. Абдуллин З. Утлы дала җилләре // Шәһри Казан. – 2000. – 4 авг. Ахунов Г. Саллы прозаик килә // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 168–170 б.Хәбибуллин М. Күңелләрдә дала киңлекләре // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 185–188 б. Гали М. Өч баһадир // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 199–204 б.Гыйләҗев И. Язганында тарих җиле // Ватаным Татарстан. – 2004. – 20 март. Ахметзянов А. Наши симпатии на стороне героев // Татарские новости. – 1994. – 12 апр. Сребницкий А. Татары // Независимая газета. – 1994. – 12 апр. Библиография1.Фаяз ХУҖИН. Ул — тарихчы-галим дә.2.Факил САФИН. Киң колачлы язучы.3. Г. Икәндәр. Язганында тарих җиле. //Ватаным Татарстан. 2004. 20 март.4. Хәбибуллин. Мөсәгыйт. Имам.// Казан утлары.2004. №3 сан. 84-85 бит.5.Н. Садыйкова. Вакытны җиңгән Вахит.// Көмеш кыңгырау.2004, 11 март.6. Әхмәтҗанов Мәхмүт. Мәңге төзәлмәс яралар.// Ватаным Татарстан.2004.7.Заһидуллина Дания.” Тозлы яра”ны укыгач уйланулар.// Мәйдан, 2004, №128. Зәкиев Мифтахый. Чын тарихчы китабы. //Шәһри Казан, 2005,№6.9. Нуретдин Закуан. Татар рухы, милли аң, тарихи хәтнр нәрсә ул? – яки Чаллы шәһәрендәге очрашулардан соң туган фикерләр.// Яңарыш (Ижау)10.Әминов Радик. Чаллыдагы әдәби бәйрәм.// Мәдәни җомга,2005, 3 март.11. Вәлиев Наил,Салихов Рим. “Вахит Имамов”.//”Әдәби Алабуга”, Алабуга дәүләт педагогия университеты нәшрияты, 2005,164-170 битләр.12.Фарукшина Әлфия. Милли горурлык уята.//Мәйдан, 2007, №713. Хөснетдинова Лилия. Китапларында– милләт язмышы.//Мәйдан, 2008,№814. Фидаил Мәҗитов.“Казан дастаны”нда Болгар авыллары.//Мәйдан 2009, №12.15. Ханова Ләйлә.”Ялган яза алмыйм”.//Татарстан яшьләре,2011, 10 сен.16. Зарипов Рәис. Татарны дөньяга танытыйк.//Татарстан яшьләре,2012,25 сен.17. Хуҗин Фаяз. Язучының иң уңышлы әсәре.//В Имамовның “Утлы дала” китабына кереш мәкалә.// Казан,ТКН, 2012.18. Зарипов Рәис. Утлы дала тарих сөйли.// Мәдәни җомга, 2013, 7 июнь. 19. Һәм башкалар. “Безнең әдәбиятка соңгы елларда яңа бер талантлы автор килде. Табигатьне, кешеләр зарын, тормышның катлаулылыгын күңел күзе белән күрә ала торган автор килде.” Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1988
Кулланылган әдәбият:Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф« нәшрияты, 2004. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010Мәйдан . Әдәби – нәфис иҗтимагый журнал. 3 март. 2014 ел protatar.narod.ru tatarkibet.ruwww.marsalim.ru etatar.ru Игътибарыгыз өчен рәхмәт!