2 нче кечкен?л?р т?ркеменд? оештырылган белем бир? эшч?нлеге Печенье ?в?л??


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
“Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесеПеченье
Сәнгати-эстетик үсеш өлкәсеннән(Әвәләү)
оештырылган белем бирү эшчәнлеге
Тәрбияче:
Ситдикова Миләүшә Әсхәдулла кызы
2017
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге: Сәнгати-эстетик үсеш (Әвәләү)
Төркем: 2 нче кечкенәләр төркеме
Тема: Печенье
Максат: түгәрәк формадагы предмет әвәләргә, уч белән басып, түгәрәк формадагы предметны яссы хәлгә китерергә өйрәтү.
Бурычлар:
әвәләү күнекмәләрен ныгыту;
пластилин белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү;
мөстәкыйльлек, матур итеп эшлисе килү теләге уяту;
курчакка печенье әвәләп, әйләнә-тирәдәгеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;
“түгәрәк” төшенчәсен ныгыту.
Күрсәтмә дидактик материал
1. Күрсәтү материалы: курчак, түгәрәк формадагы печенье.
2. Тарату материалы: балалар санынча такталар, пластилиннар, таякчыклар (стекалар) .
Алдан эшләнгән эш:
түгәрәк формадагы предметлар әвәләү;
“Ак калач уены”
Методик алымнар:
сюрприз алымы – курчак килү, курчактан күчтәнәч;
күрсәтмәлелек – күрсәтү;
уртак эшчәнлек - түгәрәк уены;
мөстәкыйль эшчәнлек - түгәрәк формадагы предмет әвәләү (курчак өчен печенье).
Шөгыльдә балаларны оештыру
Шөгыль уен бүлмәсендә ирекле үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, ә аннары балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына утырта, барлык балаларга да яхшы күренерлек итеп үзе дә урын ала.
Шөгыль барышы:
Оештыру өлеше«Доброе утро!” күнегүе
2. «Исәнмесез!» күнегүе
3.Бармак гимнастикасы
- Миңа кулларыгызны күрсәтегез әле. Нинди матур сезнең кулларыгыз! Нинди матур сезнең бармакларыгыз! Уң кул бармаклары чиратлап сул кул бармаклары белән исәнләшәләр (башта чәнти бармаклар, аннары атсыз, аннары урта, аннары имән, соңыннан баш бармаклар):
Саумы, кояш!
Саумы, һава!
Саумы, иртә!
Саумы, йомшак җил!
Саумы, Туган ил!
Сюрприз алымы.
Кемдер ишек шакый. Кем икән ул, карыйк әле. Бу – Алия исемле курчак икән. Курчак безгә кунакка килгән. Алия , син нишләп бик күңелсез? Нәрсә булды? Бүген синең туган көнең бит. Нишләп шатланмыйсың?
Алия: - Миңа кунакка дусларым киләсе иде. Ә мин аларны нәрсә белән сыйлармын икән?
Тәрбияче: - Борчылма, Алия. Без сиңа булышырбыз. Булышабызмы, балалар? Алиянең дусларына күп итеп печеньелар пешереп бирәбезме?
Төп өлеш
Печеньены карау.
Тәрбияче печенье күрсәтә һәм аның тирәли бармагы белән йөртеп чыга.
Печенье нинди формада? (Түгәрәк)
Берничә баладан кабатлатыла.
Дөрес, балалар, печенье түгәрәк формасында. Әйдәгез, Алиянең дусларына җитәрлек итеп, пластилиннан печенье әвәлибез.
Практик мөстәкыйль эш.
Түгәрәк печеньены ничек әвәләргә соң, балалар, күрсәтегез әле?
- Пластилинны тактага куеп кисәбез, кулыбызга алып җылытабыз. Аннары тактага салабыз, кулыбыз белән тәгәрәтәбез.( Вначале надо скатать шарик. Покажите, как вы будете лепить шарик? Дети руками показывают прием лепки, проговаривая:
- Кусочек пластилина
на дощечку положили
и ладошкою прикрыли.
Кусок пластилина крутился
И в шарик превратился.
-Бу печеньемы соң? (Юк) Бу нәрсәгә охшаган? ( Түгәрәккә) У кого шарик готов?
Печенье килеп чыксын өчен нишләргә кирәк? (Уч белән өстенә басарга. Нужно сдавить шарик ладошкой, чтобы получилось печенье.) Вот какое красивое печенье получилось.
(Если дети быстро выполняют работу, предложить им еще слепить печенье).
Менә нинди матур печенье килеп чыкты! (Вот какое красивое печенье получилось. ) Күрсәтегез әле миңа печеньеларыгызны?- Ә хәзер печеньены бизәргә дә мөмкин. Таякчыкны алабыз да менә шулай бизәкләр төшерәбез. (Можно стекой нанести узор. ) Әзер печеньеларны тәлинкәгә салыйк. (Эш барышында тәрбияче авырсынган балаларга булыша).
Эшләрдән күргәзмә.
Карагыз әле, балалар, никадәр матур печеньелар ясадык. Печеньеларны тәлинкәгә салыйк. Бу печеньелар белән курчагыбыз Алия дусларын сыйлар. (Вот сколько разного печенья — большого и маленького — мы слепили из пластилина. Давайте отдадим печенье нашей кукле Алие, чтобы ей можно было ими угостить своих гостей.) Печенье нинди формада? (Түгәрәк). Бергәләп кабатлыйк әле: печенье түгәрәк.
Эш урыннарын җыештыру.
Пластилиннарны, такталарны җыеп алу.
5. Динамик пауза “Ак калач”
-Мин сезгә «Ак калач» уенын тәкъдим итәм. — Уйныйбызмы? — Матур итеп түгәрәккә басыгыз!
Куянның туган көненә
Пешердек без ак калач.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта,
Менә шундый биек ул
Менә шундый тәбәнәк!
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач! (Уен кабатлана).
III. Йомгаклау. Рефлексия
Кулларны юып килеп, өстәл артына утыру.
Шөгыльгә йомгак ясау.
Балалар, бүген безгә кем килде? Без аңа ничек булыштык? ( Печенье ясадык). Печеньены ничек ясадык? (Небольшие комочки пластилина раскатывали на дощечки круговыми движениями, научились сплющивать шар, сдавливая его ладошкой, палочкой рисовали на вылепленном печенье красивые узоры). Печенье формасы буенча нәрсәгә охшаган? (Түгәрәккә)
Алиягә сезнең җавапларыгыз бик ошады, балалар. Бүген сез бик тырыштыгыз. ). — Мин Алиягә һәм сезгә дә - балалар, яхшы кәеф телим.— Бүген сез мине куандырдыгыз. — Рәхмәт сезгә! (Кукле Алие понравилось наше занятие! Вы сегодня все хорошо поработали, были большие молодцы. )
Сюрприз алымы.
Алия: балалар, миңа ярдәм итүегез өчен рәхмәт сезгә. Минем сезгә күчтәнәчем бар.
Курчак балаларга печенье өләшә.