Тема: “?имлек янында” (2 кечкен?л?р т?ркеме.Туган телг? ?йр?т?, с?йл?м ?стер? юн?леше буенча оешкан белем бир? эшч?нлеге. Танып бел? ?лк?се. Балык Бист?се районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы” т?рбиячесе Насибуллина М.Р.


Тема: “Җимлек янында”(2 кечкенәләр төркеме)
Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча оешкан белем бирү эшчәнлеге.
Танып белү өлкәсе.
Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы” тәрбиячесе Насибуллина М.Р.
Тема: Җимлек янында.
Максат: 1. Кышлаучы кошларны күзәтүне оештыру, аларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү; пумаланың очы белән ярма бөртекләре ясауны ныгыту.
2. аваз ияртемнәрен әйтүдә күнектерү(чырык – чырык); сүзлек запасын баету(чыркылдый, кыю, җитез, өлгер).
3. кошларга карата сак караш тәрбияләү, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү.
Җиһаз: “Җимлек янында” рәсеме, сары буяу, кәгазь, пумала, кош өлешләре һәр балага, “Балачак аланы” китабы, 351 бит, маскалар, чыпчыклар тавышы яздырылган аудиоязма.

Барышы.
Тәрбияче. Балалар минем яныма килегез әле (балаларны тәрәзә янына чакыра).
Хәзер тышта елның кайсы вакыты? (кыш).Җир өсте нәрсә белән капланган?(кар).
Кышын бездә кышлаучы кошлар гына кала.Аларга бик салкын, шуңа күрә алар җылыныр өчен каурыйларын кабарталар.
Аларга азык табу бик авыр, ачтан үлмәс өчен, күп ашарга кирәк. .Без аларга җимлекләр куйдык.
Аларны тукландырып торабыз. Искә төшерегез әле җимлеккә нинди кошлар килә?(чыпчыклар, песнәкләр, чәүкәләр).
Карагыз әле бу рәсемне.
Анда нәрсәләр сурәтләнгән? (кошлар). Бу кошлар ничек аталалар?(чыпчыклар).
Тыңлагыз әле, чыпчык турында мин сезгә Ф.Яруллинның шигырен укыйм.
Тәрәз каршына килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра: -Чык әле, - ди, -чык.
Алдый ул, беләм, гел шулай итә.
Йөгереп чыксам, оча да китә.
Тәрбияче. - Җимлектә ничә чыпчык бар?(Өч). Тагын нинди кошлар бар?(бер песнәк һәм бер күгәрчен). Балалар чыпчык күгәрченгә караганда зурмы, кечкенәме?(кечкенә). Ә песнәккә караганда( икесе дә бертигез). Кошлар нишлиләр?( җим чүплиләр). Җимлек янында чыпчыклар үзләрен ничек тоталар?(Кыю, җитез, өлгер, җимне тиз генә ала да очып китә).
Сүзлек эше – кыю – батыр, җитез, өлгер – тиз эшли дигәнне аңлата). Чыпчыклар җим чүплиләр дә, нәрсә диләр?( чырык – чырык). Чыпчыклар чыркылдыйлар. (балалар чыпчыклар булып чыркылдыйлар). Ә хәзер чыннан да чыпчыкларның ничек итеп чыркылдаганын тыңлагыз(тәрбияче аудиоязмадан чыпчыклар тавышын тыңлата).
Тәрбияче.Балалар әйдәгез “Без кошлар”уены уйнап алабыз. (башларына маскалар кияләр). Кошлар ашату.
Менә кошлар очып килде җимлеккә (очалар)
Әй сөенде алар анда җим күпкә (сикергәлиләр)
Әй чукыйлар алар җимне җимлектән ( башлары белән чукыган хәрәкәт ясыйлар)
Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә. ( тыпырдыйлар).

Тәрбияче. Чыпчыкларның кешеләрдән аермалы буларак канатлары бар, алар оча алалар.
Чыпчык тагын нинди өлешләрдән тора икән карыйк әле. Мин сезгә күрсәтеп барам, ә сез әйтеп барыгыз.
Кешенең тән төзелеше белән чагыштырып баралар. Бу нәрсә? (баш).Баш өлешендә нәрсәләр бар?
(күз, томшык)Алар кошларга ни өчен кирәк?. Бу өлеш ничек дип атала?(гәүдә). Канатларын күрсәтегез әле.
Койрыгын күрсәтегез. Тәпиләрен күрсәтегез.(балалар чыгып күрсәтәләр).

Тәрбияче.Дид Уен: “Өлештән җый” . Сезнең алдыгызда чыпчыкның өлешләре ясалган картинкалар бар.
Сез аларны чыпчык рәсеме килеп чыгарлык итеп җыярга тиеш. (балалар чыпчык рәсемен җыялар).

Дид уен: “Чыпчыкны таны”.Балалар берничә кош арасыннан чыпчыкны күрсәтә белергә тиеш

Тәрбияче. Без тәрәзәгә күз салсак, анда агач ботакларында утырган чыпчыкларны күрербез.
Алар ачыкканнар. Чыпчыклар көнбагыш, печенье , төрле ярмалар, калган боткалар, ипи валчыклары белән
тукланалар. Әйдәгез аларга ярдәм итик, ярма бөртекләре һәм көнбагыш ясыйк. (тәрбияче пумаланың очы, сары төс белән ак биттә нокталар һәм пумаланы яткырып , кара төс белән көнбагыш ясап күрсәтә.
Балалар да сары буяу белән ярма бөртекләре, көнбагыш ясыйлар).Ак битләрдәге ярма, көнбагыш белән кошларны сыйлап булырмы икән.(юк) Ләкин аның өчен безгә, кошларны яратырга һәм күзләрне йомып, безнең ясаган рәсемдәге сары ярмабыз чынга әверелүен теләргә кирәк.(балалар кулларын тотынышып теләк телиләр). Ярмалар чынга әверелә. Булдырдыгыз, балалар , без урамга чыккач, ярма бөртекләре белән кошларны
сыйларбыз.