Математикадан 1 сыйныф ?чен д?рес эшк?ртм?се


Математика 1 сыйныф
Тема: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу
Максат: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәтү
Көтелгән нәтиҗә:
Предметлы: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәнү;
-Саннарны үсә бару , кими бару тәртибендә төзү;
-Мәсьәләне схема төзеп чишү.
Метапредметлы:
1)Регулятив: -Дәреснең уку мәсьәләсен ачыклау, темасын формалаштыру, проблеманы чишү юлларын планлаштыру, аны чишү өстендә эшләү;
2)Танып-белү: -Мәсәләнең биременә анализ ясау, сорау кую, схема төзү.
3)Коммуникатив: -Парларда, төркемнәрдә эшләү;
-иптәшенең фикерен тыңлый белү, үзара бәя кую, җавабы дөрес булмаса корректно төзәтү;
Шәхси: Мөстәкыйльлек, үз эше өчен җаваплылык булдыру, дөрес үзбәяләү.
Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Алган белемнәрне тормышта куллану.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү
Эшне оештыру: Индивидуаль, парларда, төркемдә, фронталь
Чыганаклар: ноутбок, проектор, экран (презентация), биремле карточкалар, смайликлар, санлы веер, санау таякчыклары, музыка
Дәрес барышы
I.Оештыру. Мотивлаштыру өлеше. Слайд 1.
- Хәерле көн, балалар! Хәерле көн, кунаклар!
(Җилкә буенча портнерлар кул биреп “хәерле көн” телиләр, бит буенча портнерлар йодрык белән күрешә, төркемдәгеләргә кул селкиләр)
-Кәефләрегез ничек? (Бик әйбәт – кызыл смайлик, әйбәт – сары, ярый инде – зәңгәр смайлик күрсәтәләр). - Сез дәресне башларга әзерме?
II. Белемнәрне актуальләштерү. Слайд 2
Телдән исәпләү. ( Санлы веерлар белән җавапны күрсәтү)
1)1дис.4 бер. = 12=__ + __
1дис.7бер.= 15= __ + __
2)10+3= 10+6= 10+8=
-Бу саннар нинди саннар дип атала? - Икеурынлы саннар.
15-5= 12-10= 19-9=
-Балалар, без нинди биремнәр эшләдек?
-Саннарны телдән куштык һәм алдык. Үзбәя.
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсе кую. Слайд 2.
14+5= 16+2= 13+3=
12-1= 17-3= 18-5=
IV.Проблеманы чишү өстендә эшләү. Уку мәсьәләсен чишү.
1)4+5=9 6+2= 8 3+3=6
10+9=19 10+8=18 10+6=16
-Без нинди бирем эшләдек? -Икеурынлы санарга берурынлы саннарны куштык.
- Ничек эшләдек? – Санау таякчыклары белән эшләдек. –Башта берәмлеккә берәмлекне куштык аннары 10га куштык.
12-1= 17-3= 18-5=
2-1=1 7-3=4 8-5=3
-Берәмлектән берәмлекне алдык та 10 га кушып куйдык. Үзбәя
Физкультминут: Менә минем уң кулым
2)Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләү.
15+2= 16+3=
17-2= 16-4= Үзбәя
V. Яңа материалны ныгыту.
1)КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча эшләү
( Укучыларга 1 аңлатма язылган астан бөкләнгән карточкалар таратыла, шуның җавабын язарга, укытучыга күрсәтергә, бөкләргә. Урыннан торырга, кулны күтәрергә, якыннан гына иптәш эзләргә. Иптәш тапкач 1 нче озынрак буйлысы аңлатманы әйтә, 2 нче иптәше җавабын әйтә, җавабы дөрес булса 1 нчесе мактый. Аннары 2 нче иптәше аңлатманы әйтә, 1 нчесе җавап әйтә. Карточкаларны алмашалар, рәхмәт әйтәләр. Икенче пар эзләп китәләр.) 12+4= 13+4= 14+5= 15+3= 12+6= 11+7=
14-3= 19-4= 17-5= 18-4= 19-6= 16-2=
2) Мәсьәләләр чишү (Схема ясап чишәргә)
Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирү өчен Алсу 14 чәчәк ясаган, Булат 2 гә күбрәк ясаган. Булат ничә чәчәк ясаган?
-Нәрсә эшләдек? -Мәсьәлә чиштек.
-Нинди юл белән чиштек? -Схема ярдәмендә чиштек. Үзбәя3)Дәреслекнең 67 биттәге №3 нең 2 юлын эшләргә.
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча җавапларны тикшерү
(Төркемдәге 4 кеше чират буенча җавапларны әйтеп бара, башкалар тикшереп баралар.) Үзбәя.
Физкультминут.
(Музыка уйный, укучылар бииләр. Музыка туктый. Укытучы бирем бирә. Җавабында ничә чыкса, укучылар шулкадәр кеше бергә берләшергә тиеш.) 10-7=3, 15-10=5, 12-10=2
4)Төркемнәрдә эш.
Саннар буталган килеш бирелгән: 0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
1)№3-Б укучы: Берурынлы саннарны үсә бару тәртибендә карточкалар ярдәмендә төзәргә: 0, 2, 5, 7, 9
2) №2-А укучы: Икеурынлы саннарны кими бару тәртибендә төзәргә: 19, 16, 14, 13, 10
3)№4-А укучы: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә төзәргә:
0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
VI.Рефлексия. Дәреснең нәтиҗәләре. Бәяләү. Үзбәя.
-Дәрестә нинди яңа белем алдыгыз? - Икеурынлы саннарга берәмлекләр куштык, алдык.
- Бу белемнәрне тормышта кайда кулланып була? - Кибеттә товар алгач акча түләгәндә. -Урамдагы йортлар санын белергә. –Кешегә ничә яшь икәнен беләсең.
-Кайсы бирем сезгә аеруча ошады? - .......
- Сезгә дәрес ошадымы? -Үзегезгә бүгенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез? Үзбәя.
- Кәефләрегез ничек?
-Э.д. биремнәрне эшләргә