Рус м?кт?пл?ренд? 2 нче сыйныфны? татар т?ркемн?ренд? укыту ?чен татар теленн?н эш программасы


Рус мәктәпләрендә 2 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укыту өчен татар теленнән эш программасы
Аңлатма язуы
2 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:
татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;
тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;
сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Эш программасы укыту планына нигезләнеп, атнага 3 сәгать (елга 102 сәгать) исәбеннән төзелде.
2 нче сыйныфта татар теле дәресләрендә укучыларга системалы белем бирү, аларның сөйләм телен үстерү максатлары куела. Авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тагын да тулыландыра. Биредә татар теленең үзенчәлекле сузык [ә], [ө], [ү] һәм тартык [җ], [ң],[һ] авазлары әйтелешен өйрәнү даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу проблема 2 сыйныфта төп урыннарның берсен алып тора, һәм аңа 35 сәгать вакыт каралган. Авазларның әйтелешен әдәби тел нормалары буенча өйрәнү системалы алып барыла. Татар теленә хас күренешләрне аңлатканда, аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү отышлы. Мәсәлән, сүзләрнең бер-берсе белән бәйләнешкә керүе (кызыл алма), җөмләдәге ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе. Дәресләрдә татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләре булдыруга караган күнегүләр, сюжетлы рәсемнәр яки укылган текст эчтәлеге буенча кечкенә күләмле язма эшләр үткәрү балаларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә. Халык авыз иҗаты, милли-региональ үрнәкләреннән файдалану да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора.
нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр.
татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләрен тагын да тулыландыру;
татар теленең үзенчәлекле сузык [ә], [ө], [ү] һәм тартык [җ], [ң],[һ] авазлары әйтелешен өйрәнү;
татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру;
сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләүне тагын да камильләштерү;
сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;
авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр.
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;
- тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
- баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.
Предметара нәтиҗәләр.
- тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
- тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;
- татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
-татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;
-татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
- укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;
- эш сыйфатына бәя бирә белү;
- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белүне камильләштерү линейка, бетергеч, карандаш;
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек белән эш итә белү;
- хәрефләрне, хәреф кушылмаларын, сүзләрне дөрес яза белү;
- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
- укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
- предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;
башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү;
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.
Телдән җавап бирүне бәяләү.
Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да дәресләрдә ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә бару бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.Балаларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.
Диалогик сөйләмне бәяләү.
Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5”ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, “4”ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, “3”ле куела.
Әңгәмә вакыттында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче җавап бирә алмаса, 6дан артык хата җибәрсә, “2” ле куела.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5”ле куела.
1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый(тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2”ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.
Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:
татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
сорауларга җавап язу;
сүзлек яки контроль диктантлар язу;
изложение язу;
сочинение язу.
Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.
Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.
Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.
Сыйныфлар Эш төрләре
Сүзләр Җөмләләр
2
8-13
4-5
Күчереп язуны бәяләү.
Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.
Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.
Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.
Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.
2 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү.

Сыйныфлар Эш төрләре
Сүзлек диктанты Контроль диктант Изложение Сочинение

2

10-12

20-25

15-20

10-15


Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.
1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.
Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.
3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.
5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.
Изложение һәм сочинение яздыру укучылырның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып баргач уздырыла.
Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, “5”ле куела.
Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела.
Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.
Сүзлек диктантларын бәяләү.
Хаталары булмаган эшкә “5”ле куела.
2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле куела.
3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле куела.
4. 3-5 хата булса, “2”ле куела.
5. 6 хатадан артып китсә, “1”ле куела.
Тестларны бәяләү.
Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала.
Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
“5”ле – 95-100 % үтәлсә;
“4”ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;
“3”ле – 51-79 % биремнәр үтәлсә;
“2”ле – дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.

2 нче А-В сыйныфларының татар төркеме өчен татар теленнән программаның эчтәлеге
№ Укыту материалының эчтәлеге Сәгать саны БСҮ Темага караган төп төшенчәләр
1 1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 6 - 1нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау. Сузык һәм тартык авазлар. Татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар ; татар теленең үзенчәлекле авазлары.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.
Бирелгән иҗекләрдән сүзләр,сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.
Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.
Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.
Сүзлек диктанты, тикшерү диктанты, хикәя язу. Монологик сөйләм үстерү.
2 Авазлар һәм хәрефләр 35 5 Алфавитны өйрәнү. Хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы.Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү.Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.
Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы: рәт гармониясе. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә], [ө], [ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
[а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.
Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.
Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу. Контроль диктант.
Кабатлау
3 Сүз 5 1 Сүзләрне иҗекләргә бүлү.
Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру.
Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны.
Кабатлау.
4 Морфология 19 4 Исем. Аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.
Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.
Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Рус һәм татар телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.
Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.
Сүзлек диктанты. Мөстәкыйль эш. Рәсем буенча хикәя төзү. Монологик сөйләм үстерү. Диалог өстендә эш. Тест.
5 Синтаксис 11 1 Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.
Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру.
Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.
Сүзлек диктантлары, аңлатмалы диктант. Хикәя язу. монологик сөйләм үстерү. Күчереп язу. Диалогик сөйләм үстерү. Тест. Мөстәкыйль эш.
6 Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
4 1 Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Еллык контроль диктант язу. Диалогик сөйләм оештыру.
7 Барлыгы 102 22 -
2 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән укыту – методик комплекты
дәреслек методик әсбаплар
Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К. Җәләлиева. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Гайнуллина К.Р. Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2010.
Мозаффарова М.Г. Язу дәресләрен ничек оештырырга? – Казан. – 2006. – 47 б.
Сафина С.Р., Гыймадиева Н.С. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән сочинениеләр. – Казан: “Яңалиф” – 2005. – 96 б.
Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. -112б.
Сәлимов Х.С. Татар теленең орфограммалар сүзлеге. - Казан: Яңалиф, 2006
Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009.
Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/ М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. – төзәт.һәм тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 159 б.
Татарча – русча фразеологизмнар сүзлеге. Казан: Мәгариф,2007.
Харисов Ф.Ф., Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, “Яңалиф”, 2006.
Edu tatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы
Укыту – тематик планлаштыру.
№ Дәрес темасы Сәгать
саны Дәрес тибы Контроль
төре Көтелгән нәтиҗә Үткәрү вакыты
план факт
1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау – 6
11 1
1
1 Исәнме, мәктәп! Авазлар һәм хәрефләр турында төшенчә. 1 Кереш. Белемнәрне гомумиләштерү Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Авазлар һәм хәрефләрнең аермасын һәм үзенчәлекләрен белү 2 Сузык һәм тартык авазлар. 1 Белемнәрне камилләштерү Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Сузык һәм тартык авазларның аермасын һәм үзенчәлекләрен белү 3 Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. 1 Белемнәрне гомумиләштерү Күнегүләр эшләү, сөйләм телен үстерү Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерергә өйрәтү. 4 Предмет исемнәре, билгене белдерә торган сүзләр. 1 Белемнәрне камилләштерү “Безнең гаилә“ темасы буенча сөйләшү Кем? Нәрсә? Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләрне таба, алар белән җөмләләр төзи белү. 5 Исем һәм фамилияләрдә, шәһәр, елга исемнәрендә баш хәреф. 1 Белемнәрне камилләштерү Күчереп язу,бирем-нәр эшләү Кеше исемнәре һәм фамилияләрнең, шәһәр, елга исемнәренең баш хәрефтән язылуын кабатлау. 6 Җөмлә. Сөйләм. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. 1 Белемнәрне камилләштерү Күнегүләр эшләү Җөмләләрне дөрес итеп әйтә һәм яза белү.
Авазлар һәм хәрефләр – 35
7 Алфавит. Хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Алфавитны белүнең әһәмиятен аңлату, татар алфавитында хәрефләрнең аваз мәгънәләре һәм исемнәре белән таныштыру. 8 Алфавит тәртибендә язарга өйрәтү күнекмәләре 1 Белемнәрне гомумиләштерү Мөстәкыйль эшБирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язарга өйрәтү. 9 Тикшерү диктанты “Тургай” (“Мәгариф”, №4, 2010). 1 Белемнәрне гомумиләштерү Диктант№1. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү 10 Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, биремнәр үтәү. Татар алфавиты буенча хәрефләрнең авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. 11 Калын һәм нечкә сузыклар. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү. Калын һәм нечкә сузык авазларны аера белү. 12 Сузыкларда сингармонизм законы: рәт гармониясе. 1 Яңа тема аңлату Сүзләргә фонетик анализ Калын һәм нечкә сузык авазларны аерып, сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын аңлату. 13 Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Сүзләргә фонетик анализ Калын һәм нечкә сузык авазларны аерып, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирү. 14 БСҮ. Рәсем буенча хикәя төзеп язу “Көзге эшләр”. 1 Лексик күнекмә-ләрне формалаш-тыру. Язма эш Рәсемгә карап хикәяләргә өйрәтүне дәвам итү 15 А хәрефе. Татар һәм рус телендә [а] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлеген белү 16 Ә хәрефе, [ә] авазы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү. [ә] авазының татарча дөрес әйтелешен һәм язылышын белү. 17 Ә хәрефе кергән сүзләрне уку, язу. Сүзлек диктанты №1. 1 Белемнәрне камилләштерү Сүзлек диктанты [ә] авазының татарча дөрес әйтелешен һәм язылышын белү. 18 О хәрефе, [о] авазы. [о] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. 1 Яңа тема аңлату Әкиятне дәвам итү Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлеген белү 19 Ө хәрефе, [ө] авазы. Ө хәрефе кергән сүзләрне язу.Сүзлек диктанты №2 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Сүзлек диктанты [ө] авазының татарча дөрес әйтелешен һәм язылышын белү 20 У, ү хәрефләре, [у], [ү] авазлары. Сүзлек диктанты №3. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Мөстәкыйль эш, сүзлек диктанты [ү] авазының татарча дөрес әйтелешен һәм язылышын белү 21 Ы хәрефе, [ы] авазы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлеген белү 22 Э хәрефе,[э] авазы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Э, е хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. 23 Контроль диктант “Песи баласы” (“Мәгариф”, №4,2010) 1 Белемнәрне гомумиләштерү Диктант №2. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм бәяләү. 24 Хаталар өстендә эш. Сузык авазларны кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү. Мөстәкыйль эшУкучыларның сузык авазлар турындагы белемнәрен камилләштерү. 25 Тартык аваз хәрефләре. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Тартык аваз хәрефләрен аера белү, аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. 26 БСҮ. “Безнең мәктәп”. Хикәя төзү. 1 Лексик күнекмә-ләрне формалаш-тыру Язма эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 27 Яңгырау тартыклар. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Яңгырау тартыкларны аера белү, алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. 28 Саңгырау тартыклар. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Сорауларга җавап бирү Саңгырау тартыкларны аера белү, алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. 29 БСҮ. “Яраткан ризыгым”. Диалог төзү. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Диалог төзү Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 30 К хәрефе, [к], [къ] авазлары. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Бу тартыкларны дөрес әйтү һәм дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру. 31 Г хәрефе, [г], [гъ] авазлары. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Бу тартыкларны дөрес әйтү һәм дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру. 32 [къ], [гъ] авазлары кергән сүзләрне дөрес уку. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү К, г, хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга `һәм укырга өйрәтү. 33 В хәрефе. [w] авазының әйтелеш үзенчәлекләре. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Бу тартыкны дөрес әйтү һәм дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру. 34 Һ, х хәрефләре. Сүзлек диктанты №4. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Язма эш Бу тартыкларны дөрес әйтү һәм дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру. 35 Җ хәрефе, [җ] авазы. Сүзлек диктанты №5. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Җ хәрефе булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. 36 Грамматик биремле күчереп язу №1. (Дәреслектә 108 нче күнегү) 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Язма эш Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү. 37 Ң хәрефе, [ң] авазы.
1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Ң хәрефе булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. 38 Ң һәм җ хәрефе кергән сүзләрне уку, язу. Сүзлек диктанты №6. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Сүзлек диктанты Ң һәм җ хәрефе булган сүзләрне дөрес язарга һәм дөрес укырга өйрәтү
39 Й хәрефе кергән сүзләрне уку, язу. Сүзлек диктанты №7. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Телдән җавап бирү, сүзлек диктанты Лексиканы баету, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. 40 Я хәрефе.[йа], [йә] аваз кушылмалары. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язарга һәм укырга өйрәтү. 41 БСҮ. “Ял көне”, хикәя төзү. 1 Лексик күнекмә-ләрне формалаш-тыру Иҗади эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 42 Ю хәрефе, [йу], [йү] аваз кушылмалары. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Ю хәрефе булган сүзләрне дөрес язарга һәм укырга өйрәтү
43 Е хәрефе, [йы], [йэ] аваз кушылмалары. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Е хәрефе булган сүзләрне дөрес язарга һәм укырга өйрәтү
44 Ь хәрефе. Сүзлек диктанты №8. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү
Ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү 45 Ъ хәрефе. Сүзлек диктанты №9. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, сүзлек диктанты.
Ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү 46 Ц, Щ хәрефләре. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
Күнегүләр эшләү Ц, Щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга һәм укырга өйрәтү 47 Контроль диктант. “Кышкы урман” (“Мәгариф”, №11, 2007) 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Диктант № 3. Укучыларның белемен һәм күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү. 48 Хаталар өстендә эш. Тартык авазларны кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Мөстәкыйль эш Укучыларның тартык авазлар турындагы белемнәрен камилләштерү
49 БСҮ.”Яңа ел бәйрәме” Рәсем буенча хикәя төзеп язу. 1 Лексик күнекмәләрне формалаштыру
Язма эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 50 Тартык һәм сузык авазларны кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Укучыларның тартык һәм сузык авазлар турындагы белемнәрен камилләштерү
Сүз - 5
51 Сүз һәм җөмлә. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Аерым сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу 52 Иҗек калыплары. 1 Яңа тема аңлату Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру 53 Сүзне иҗекләргә бүлү. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Мөстәкыйль эш Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерергә өйрәтү 54 Сүз басымы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Мөстәкыйль эш Татар телендәге сүзләрдә басымны дөрес куя белергә өйрәнү,искәрмә булган очракларны истә калдыру. 55 БСҮ.Рәсем буенча хикәя “Кошлар ни диләр?” 1 Лексик күнекмә-ләрне формалаш-тыру Язма эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 56 Грамматик биремле күчереп язу №2. (Дәреслек,156 нчы күнегү) 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Язма эш Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү 57 Сүз басымын кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Сорауларга җавап, тест эшләү Сүзләрдә басымны дөрес куя белү күнекмәләрен камилләштерү. Морфология – 19
58 Сүз төркемнәре турында төшенчә. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү, исем, сыйфат, фигыльне искә төшерү. + 59 Исем. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, тест үтәү Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү. + 60 Исемнең сан белән төрләнеше. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын аеру, күплек сан кушымчалары белән таныштыру. + 61
БСҮ. Рәсем буенча хикәя төзеп язу “Хоккей уйнаганда”. 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Язма эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. + 62 Исемдә күплек сан кушымчалары. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Исемнәрнең күплек сан кушымчаларын рус теле белән чагыштырып күрсәтү + 63 Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү.
Биремнәр үтәү Күплек сан кушымчаларын дөрес язарга өйрәнү. + 64 БСҮ. “Туган шәһәрем”. Диалог төзү. 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Диалог төзү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
+ 65 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Ялгызлык исемнәрне дөрес язарга өйрәнү + 66 Грамматик биремле күчереп язу №3. (Дәреслек, 178 нче күнегү).
1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Мөстәкыйль эш Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү + 67 Фигыль. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? нишләде? нишләр? кебек сорауларга җавап биргән сүзләр белән таныштыру. 68 Фигыльнең барлык һәм юклык формалары. 1 Яңа тема аңлату Сорауларга җавап Фигыльләрнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү. 69 Фигыльнең берлек һәм күплек санда килүе. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Фигыльнең берлек һәм күплек санда килүе турында аңлату, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. 70 Фигыльнең заман белән төрләнүе. 1 Яңа тема аңлату Сорауларга җавап Фигыльнең заман белән төрләнүе турында төшенчә бирү, аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү. 71 Фигыльнең хәзерге заман формасы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Нишли? Нишлим? Нишли-без?сорауларына җавап бирә торган сүзләрне тексттан табарга өйрәтү 72 Фигыльнең үткән заман формасы. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Аерым укучылар дан сорау Нишләде? Нишләгән? сорауларына җавап биргән сүзләрне билгели белү 73 Фигыльне сөйләмдә дөрес куллану. 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Җөмләләр төзү Фигыльләрне тәрҗемә итәргә һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү 74 БСҮ. “Әниемә булышам”, хикәя төзү 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Иҗади эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 75 Контроль диктант. “Балыкта” 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Диктант №4. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү .
76 Хаталар өстендә эш. Фигыльне кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Фигыльне тексттан таба белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү 77 Сыйфат. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр белән таныштыру. 78 Сыйфатларны танырга өйрәтү. 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Сыйфатларны, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү 79 Сыйфат һәм сыйфатланмыш. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Сыйфатларның татар һәм рус телләрендә сыйфат-ланмышка иярү үзенчә-леген белү 80 Сыйфатларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. 1 Лексик күнекмәләрне камилләтерү Аерым укучылар дан сорау Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Сыйфатларны сөйләмдә куллана белергә өйрәтү. 81 БСҮ. “Якын дустым”, хикәя язу 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Иҗади эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 82 Сыйфатны кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Мөстәкыйль эш Сыйфатны тексттан таба белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү 83 Грамматик биремле күчереп язу №4. (Дәреслек, 199 нчы күнегү) 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Язма эш Укучыларның белемен һәм күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү.
Синтаксис - 11
84 Сүзтезмә һәм җөмлә. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Күнегүләр эшләү Балаларга җөмлә турында мәгълүмат бирү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру 85 Җөмләнең баш кисәкләре. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Телдән җавап бирү Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү.
86 Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашу тәртибе. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр бул-дыру Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашу тәртибен күзәтү, рус теле белән чагыштыру. 87 Баш кисәкләрнең урнашу тәртибен рус теле белән чагыштыру 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Аерым укучылар дан сорау Баш кисәкләрнең урнашу тәртибен рус теле белән чагыштырырга, тәрҗемә итәргә өйрәнү. 88 БСҮ. Н.Сладковның “Кем остарак?” тексты өстендә эш. 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Сорауларга җавап Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 89 Баш кисәкләрне җөмләдә табу.1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Күнегүләр эшләү Баш кисәкләрне җөмләдә табарга,алар белән яңа җөмләләр төзергә өйрәнү. 90 Хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе. 1 Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру Мөстәкыйль эш Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре турында белешмә бирү. 91 Сүзләр һәм сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү. 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Иҗади эш Сүзләр һәм сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре бирү.
92 Аңлатмалы диктант “Май” (“Мәгариф”, №4,2010) 1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү. Диктант №5. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү 93 Хаталар өстендә эш. БСҮ. “Җәйге каникул”, диалогик сөйләм. 1 Лексик күнекмәләрне камилләштерү Язма эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 94 Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Аерым укучылар дан сорау Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә өйрәнү. 95 Җөмлә кисәкләрен кабатлау 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү. Җөмлә кисәкләрен табарга, аларны рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү. 96 Җөмләне кабатлау.1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Мөстәкыйль эш Сөйләмне җөмләләргә аерырга өйрәтү. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау - 4
97 Исемне һәм сыйфатны кабатлау. 1
Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Җөмләләрдән кем? нәрсә? нинди? сорауларына җавап биргән сүзләрне текстта таба белү, сөйләмдә дөрес куллану. 98 Контроль диктант “Җәй” (“Мәгариф”,№4,2010)
1 Укучыларның белемнәрен камилләштерү Диктант №6. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү 99 Хаталар өстендә эш. Фигыльне кабатлау. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Фигыльне тексттан таба белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү
100 БСҮ.”Җәйге ял”, рәсем буенча хикәя төзеп язу. 1 Лексик күнекмә-ләрне камилләш-терү Язма эш Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 101 Авазлар һәм хәрефләрне кабатлау. 1 Лексик күнекмә-ләрне камилләш-терү Авазлар һәм хәрефләрнең аермасын һәм үзенчәлекләрен белү күнекмәләрен ныгыту. 102 Йомгаклау дәресе. 1 Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Кушымта.
Диктант №1 Тикшерү диктанты “Тургай” (“Мәгариф”, №4, 2010).
Диктант №2 Контроль диктант “Песи баласы” (“Мәгариф”, №4,2010)
Диктант №3 Грамматик биремле күчереп язу №1. (Дәреслектә 108 нче күнегү)
Диктант №4 Контроль диктант. “Кыш көне урманда” (“Мәгариф”, №11, 2007)
Диктант №5 Грамматик биремле күчереп язу №2. (Дәреслек,156 нчы күнегү)
Диктант №6 Грамматик биремле күчереп язу №3. (Дәреслек, 178 нче күнегү).
Диктант №7 Контроль диктант. “Җепшек кар” (“Мәгариф”, №12,2006)
Диктант №8 Грамматик биремле күчереп язу №4. (Дәреслек, 199 нчы күнегү)
Диктант №9 Аңлатмалы диктант “Май” (“Мәгариф”, №4,2010)
Диктант №10 Контроль диктант “Әбием куллары” (“Мәгариф”,№4,2010)