«Ата-аналар ?ыелышы ?тк?р? ?чен сыйныф ?ит?кчел?рен? психологик ки??шл?р»


Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр
Начар кәефне җыелыш башланыр алдыннан “ишек артында” калдырыгыз.
Җыелыш вакыты 1,5 сәг. тән артмаска тиеш.
Кешегә иң күңелле аваз – үзенең исемен ишетү. Өстәлегездә ата-ананың тулы исем фамилиясе торырга тиеш.
Җыелыш башланганчы җыелышның көн тәртибен игълан итәргә кирәк.
“Алтын кагыйдә” не исегездә тотыгыз: иң беренче яхшы якларны күрсәтегез , ә соңыннан кимчелекләрне, сүзне киләчәктә эшлисе эшләр турында сөйләп тәмамларга кирәк.
Барлык мәгълүматны балага җиткерәсе түгеллеген ата-анага төшендерегез.
Килгән ата-аналарга, бигрәк тә әтиләргә рәхмәтегезне белдерегез.
Балага укырга авыр булуын сезнең аңлавыгызны ата-ана да аңласын.
Үзара сөйләшкәндә балаларның уңышларын мөмкинлекләреннән чыгып күрсәтергә.
“Начар укучы-начар кеше ”дигән сүз түгеллегенә төшендерергә.
Ата-ана җыелыштан баласына үзенең ярдәм итәрлек кеше икәнен аңлап китсен.