Тема:8нче сыйныфта Гом?р Б?шировны? “Туган ягым-яшел бишек” ?с?ренд? халкыбызны? к??ел байлыгы. (йомгаклау д?ресе)


Татарстан Республикасы
Әлмәт шәһәре
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия”
Тема: Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә халкыбызның күңел байлыгы. (йомгаклау дәресе)
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Мортазина
Чулпан Галимҗан кызының
дәрес планы
ноябрь, 2015нче ел.
Тема: Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә халкыбызның күңел байлыгы. (йомгаклау дәресе)
Җиһазлау. Г.Бәширов портреты, татар халкының йорт бизәү җиһазлары.
Дәреснең максаты. 1. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
2. Халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдыру. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
3. Әсәрнең татар әдәбиятындагы әһәмиятен ачыклау. Милләтнең матур йолаларына ихтирам хисе тәрбияләү.
Дәрес планы.
1.Г.Бәширов турында өстәмә мәгълүмат бирү.
2.Әсәр турында кереш әңгәмә.
3.Татар халкының бәйрәмнәре, аларның повестьта чагылышы.
4.Гореф-гадәтләр, йолалар. Аларның кеше тормышындагы роле.
5.Авторның халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итүенең сәбәпләре.
6.Әсәрнең теле – халык теле.
7.Йомгаклау. әсәрнең кыйммәте, әһәмияте.
Дәрес барышы.
-Без яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә олуг аксакалыбыз өлкән буын язучыларыбызның берсе, гасыр яшьтәше Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча йомгаклау дәресенә килдек. Сез инде повесть белән таныш.
Дәресебезнең темасы – бу әсәрдә халкыбызның күңел байлыгы, икенче төрле әйткәндә, халык рухының бирелеше.
Максатыбыз: сездә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, үзегездә булдыру, сезнең бу йола-гадәтләрне киләчәктә актив рәвештә тормышта саклап калучы булып үсүегезгә этәргеч ясау, әсәрнең әһәмиятен ачыклау.
Инде повестьнең үзенә килик.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН (“подумай-запиши-обсуди в команде”) – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә.
Мин сезгә берничә сорау берермен.Карагыз, 10 секунд уйларга бирелә.Аннан үзегез сорауга җавапны дәфтәрләрдә 1 минут язалар , төркемнәрдә 2 минут фикер алышасыз.
1 нче укучы җавап бирә.
№1 өстәл
“Туган ягым – яшел бишек”. Ни өчен автор повестен шулай исемләгән? Әсәрне без автобиографик дидек. Болай атау дөресме?
- Без мондый фикергә килдек. Туган якта кешенең балачагы үтә (“бишек” сүзе шуңа ишарә) һәм иң якты, самими истәлекләре сакланып кала. Ә “яшел” сүзе мәңгелек дигән мәгънә, икенче төрле әйткәндә, яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.
Дөрес, чөнки повестьта язучы үзенең балачагы, әти-әниләре, туганнары, авылдашлары, дуслары турында яза.

№2 өстәл

Төп геройлар бармы соң? Ни өчен автор повестьне малай исеменнән сөйләтә?
- Без мондый фикергә килдек. Төп герой – Гомәр. Әсәр аның исеменнән бәян ителә. Гомәр үзе күргәннәр, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли. Вакыйгаларга үзенең карашын белдерә. Ул башта 6-7 яшьлек малай, әсәр тәмамланганда аңа 17 яшь.
-Бала исеменнән сөйләтү – әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Чөнки балалар тормышны ничек бар, шулай күрәләр. Алар төрле ялганнардан, күз буяулардан азат. Алар күзеннән берни дә качып кала алмый.

№3 өстәл

Әгәр сезгә бу әсәр нәрсә турында дисәләр, сез бер сүз белән генә ничек җавап бирер идегез?
- Без мондый фикергә килдек.
- Халыкның гореф-гадәтләре, йолалары турында.
-Яңасала авылы һәм аның кешеләре турында.
-Бу әсәр, минемчә, тормыш турында.
-Матур табигать, туган як табигате турында.
- Гүзәл балачак турында.
- Яңасала малайлары турында.
-Халыкның эш сөючән, шаян, гади кешеләре турында.

Укытучы:-Әйе, мин сезнең белән килешәм. Димәк, сезнең фикерләрне җыеп әйтсәк, әсәр – халыкның тормышы, аның кичерешләре, яшәү рәвеше, рухи дөньясы – күңел байлыгы турында. Ә бу дөнья аның гореф-гадәтләрендә, бәйрәм һәм йолаларында, хәтта хезмәтендә чагыла. Бу әсәрне без гореф-гадәтләр энциклопедиясе дип әйтә алыр идек.
-Бәйрәмнәр бит алар бер дә юктан гына барлыкка килмәгәннәр. Аларның барысы да крестьян хезмәте белән, авыл хуҗалыгы эшләре белән, табигать кануннары белән бәйле булган. Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты, үз тәртибе булган.Сез бу бәйрәмнәр турында нәрсәләр беләсез?
Укытучы: ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС
Татар халкының йолалары, бәйрәмнәре турында нәрсәләр беләсез? Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?
Уйларга 15 секунд.
Балалар 1 минут язалар.Фикерләшергә 2 минут бирелә.Һәрбер бала бер фикерне укый
(җаваплар тыңлана,ошаган җаваплар уртадагы шакмакка язып барыла )
САБАНТУЙ
КАЗ ӨМӘСЕ} Балалар сөйләгәндә слайд күрсәтелә
АУЛАК ӨЙ
Укытучы:
Ә бу аулак өйләрдә кызлар ниләр эшлиләр?
Бу сандыкта нәрсәләр булырга мөмкин?
Кызлар бирнә әзерлиләр, чигү чигәләр, шәлләр бәйлиләр, челтәр үрәләр һәм күңелле ял итәләр.
Шулай, аулак өйләр элек тә үткәрелгән. Әбиләрегезнең сандыкларын ачып карасагыз, әйберләрне барласагыз, сез менә шушындый чигүле, үрелгән, бәйләнгән әйберләрне күп табарсыз.
( Сандыктан чиккән сөлгеләр, калфаклар, түбәтәйләр күрсәтелә)
-Өлкән кешеләр балаларда бары тик матур сыйфатларны гына күрергә теләгәннәр. Кеше вакытын бушка уздырырга тиеш түгел.Һәркем эш белән шөгыльләнергә тиеш.

-Табынга утыргач, беренче булып ризыкка олы кеше сузыла; икмәк валчыгын әрәм итмиләр; һәр эш өчен рәхмәт әйтергә өйрәтелә.
Әтисе үләр алдыннан Гомәрне чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыра. Улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыра.
-Нинди дә булса зур эш башлау алдыннан яшьләр олылардан фатиха алалар; ата-ана сүзе бала өчен закон; кечкенәдән үк ата-ана каргышыннан сакланырга кирәклеге төшендерелә..

Укытучы:
СТЁ ЗЕ КЛАСС
СОРАУ: Татар халкының гореф-гадәтләрнен без моңа кадәр укыган нинди әсәрләрдә очраткан идек? Шушы сорауга мөмкин кадәр күбрәк итеп җавап языгыз.
(Һәрбер бала үз алдында эшли) 1 минут вакыт бирелә. Дәфтәрләрегезнең соңгы сүзе астына сызабыз.Хәзер урындыкларыгызны урыннарына этеп куясыз, кулларыгызны күтәреп пар табасыз,сөйләшмичә генә дәфтәрләрдән карап, үзегезнең дәфтәрләрдә булмаган фикерләрне өстисез.
Сигнал тишины.
Урыннарыгызга утырасыз.Кайтып утыргач, соңгы сүздән соң сызык сызабыз.
ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН үткәрәбез.
Үзегез нинди яңа фикерләр белән таныштыгыз бер бала укый,калганнарыгыз өстәп язасыз. 1 минут
-Кемнең җавабы 7 кулларын күтәрәләр җавап бирәләр.
№3 җавап бирә
-Атка мәхәббәт, Сабан туйлары Г.Ибраһимовның “Алмачуар”ында.
-Яшьләр уеннары, җырлар, бәетләр чыгару М.Фәйзинең “Галиябану”, хатын-кызларга мөнәсәбәт Ф.Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе”, Сабан туена әзерлек Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек”,”Сөннәтче бабай” ,Ф.Хөсни “Йөзек кашы” әсәрләрендә чагылыш таба.
Йомгаклау
Инде нәтиҗә ясыйк. Повесть кайсы яклары белән әһәмиятле? Башта сез ничек уйлый идегез,хәзер ничек уйлыйсыз?Нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып куегыз.
10 секунд уйларга, 1 минут язабыз. Кул күтәреп җавап бирәләр.

1.Башта мин Сабантуен бары тик бәйрәм дип кенә белә идем,ә хәзер бу татар халыкның гореф-гадәте,милли бәйрәме икәнен белдем.
2. Башта мин бу әсәрдә кеше тормышы авыр дип уйладым,ә хәзер аларга авыр булса да, яшәү рәхәт, күңелле булган икәнен белдем.


3.Башта мин бүгенге көн, киләчәк турында гына белергә омтыла идем, ә хәзер үзебезнең үткәнебезне,тарихны, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен сакларга кирәклеген белдем.

Укытучы:
Халыкның рухи дөньясын белү безгә нәрсәгә кирәк соң? Бу сорауга Г.Бәшировның үз сүзләре белән җавап бирәсем килә. Бу сүзләр дәрес темасына йомгак та булыр. “Без хәзер гаҗәп чуалчык заманда яшибез. Шуңа күрә, дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк, фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, ярдәм итәчәк”. Гомумән, әдип үзе дә югалганнарны табарга, ә тапканны күз карасыдай сакларга өнди.
Билгеләр кую
Өй эше: 800рублей САМЭРИ
1200 САМЭРИ Инша язарга әзерләнеп килергә. “Халкымның күңел байлыгы”.