Сыйныф с?гате Муса ??лил эзл?ре буйлап.(5 сыйныф)


Хәкимова Лилия Наиловна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе” 159 нчы Лицей”,Казан.
Муса Җәлил эзләре буйлап.(сыйныф сәгате)
Максат: 1) Герой – шагыйрь М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
2) Балаларда Туган илне ярату ,батырлык хисләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты , китаплар күргәзмәсе, презентация , компьютер.
Укытучы: Исәнмесез ,укучылар! Без бүген сезнең белән бик җитди темага сөйләшәчәкбез. Сүз герой – шагыйрь М.Җәлил турында барачак.Ул башкаларның бәхете өчен үзенең гомере белән түләгән. Быел аның тууына 110 ел булачак. Башлангыч сыйныфларда без аның иҗаты белән бераз танышып үткән идек ,бүген без аның иҗаты белән тагын да тирәнрәк танышачакбыз.(презентация кабызу).
1укучы: 1906 нчы елның ,салкын февраль көннәренең берсендә ,15 нче февральдә Мостафа исемле татар авылында (элекке Оренбург өлкәсе Шарлык районы) крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.Ул бик хәрәкәтчән ,тормыш сөючән бала булып үсә. Ибраһимга ияреп 6 яшендә укырга китә.
2 укучы:Муса бик тырыш , яхшы укучы була.Бер елда өч сыйныфны тәмамлый.Аннан соң Оренбургта “Хөсәения”мәдрәсәсендә укый.Ул кечкенәдән шигырьләр яза:
Әйдә , дустым урманга,
Бергә – бергә уйнарга.
Анда кошләр сайраша,
Күгәрченнәр гөрләшә.
3 укучы: Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән.Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан.Һәм шулай итеп “Күке” шигыре барлыкка килгән. Муса ишегалдындагы маэмайны да , өйдәге песине дә үзенең дуслары итеп санаган, аларга багышлап шигырьләр язган.
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә,күп өрә,
Күп ишетә,күп күрә
Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм.
Аның шигырьләренә композиторлар көйләр дә язган.
Укытучы: Чибәр егет Муса ,Әминә исемле кыз белән гаилә төзиләр һәм аларның гаиләсендә Чулпан исемле кызлары туа.Муса Чулпанны бик ярата, аңа багышлап “Бишек җыры” шигырен язган. Ул фронтта вакытта да аңа гел хатлар язып торган. Шулай матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. М.Җәлил үзе теләп сугышка китә. 1942 нче елның ахырында ул эзсез югала һәм 1945нче елның апрелендә совет солдатлары Моабит төрмәсен азат иткәндә кәгазь кисәкләренә тап булалар.Анда “Мин татар шагыйре М.Җәлил ,Моабит төрмәсендә тоткынлыкта идем, җәзага тартылдым.Әгәр кем-дә булса ,бу язуны табып укыса, Мәскәүдәге иптәшләремә һәм гаиләмә хәбәр итсеннәр.”Шулай итеп ,Туган илгә М.Җәлил турында беренче хәбәр килеп ирешкән.
Җыр яңгырый “Солдатлар”.
4 укучы: Концлагерьдә Җәлил көрәшне туктатмый, шигырьләр яза, фашистларга каршы кораллы восстание оештыручыларның берсе була. Ләкин яшерен оешманы кулга алалар. Җәлилчеләрне 1944 нче елның 25 нче августында җәзалап үтерәләр. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре сатылмыйлар, Туган илгә, туган халкына тугры булып калалар.
5 укучы: Җир йөзе шундый киң,  Күңелле һәм якты! Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы!
Күктә бер кош оча Югары, югары! Мин ауныйм идәндә, Кулларым богаулы.
Тышта бер гөл үсә Яңгырга коенып; Мин кибәм, мин сулам Төрмәдә боегып.
Укытучы: Менә алар – соңгы сулышына кадәр Туган илгә тугры калып, дошман белән аяусыз көрәшкән батырлар:
Муса Җәлил Гайнан Курмаш Абдулла Алиш
Фуат Булатов Гариф Шабаев Әхмәт Симаев
Абдулла Баталов Зиннәт Хәсәнов Әхәт Әднашев
Сәлим Бохаров Фоат Сәйфелмөлеков
Ә хәзер каһарман җәлилчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алыйк.
Муса Җәлилнең исеме – үлемсез.Ул Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое.
Җәлилнең исемен районнар, авыллар, урамнар йөртә.Казанда опера һәм балет театры Муса Җәлил исемендә.
Шулай итеп Муса Җәлилнең үлемсез Моабит дәфтәре Туган илгә кайтып җитә.Әйдәгез хәзер викторина үткәреп алабыз,мин сезгә М.Җәлил шигырьләреннән өзекләр укыйм ,ә сез шигырьнең исемен әйтергә тиешсез.Кем күбрәк шигырь белә, тикшереп карыйбыз.
(Теләк буенча балалар шигырьләр укыйлар).
Ил өчен корбан булган батыр уллар безнең хәтердә мәңге яшь, мәңге куркусыз булып яшәр!
Балалар башкаруында җыр “Җырларым”.