Презентация по татарскому языку на тему Кулларымда — фронт хатлары, ? аларда — кеше язмышы (8 класс)


Кулларымда - фронт хатлары, ә аларда - кеше язмышы Бөек җиңүне яулаганга 72 ел якынлаша. Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Үзенең тарихын белмәгән кеше киләчәге турында уйланмый. Минем дәү әтием – сугыш ветераны Саф мәхәббәт белән язган хатыңЙөрәкләргә дәрт һәм көч бирә.Дошманнарга каршы ут ачыргаҖитмәс иде безнең көч кенә... Р. Мифтахов “Үзенең тарихын белмәгән кеше, киләчәге турында уйланмый...” Фәнни-тикшеренү эшебезнең максаты: фронттан кайткан хатларны – сугыш елы шаһитларын тикшерү һәм кешелеккә җиткерү. Бөек Ватан сугышы чорында хатларның әһәмиятен билгеләү;- фронттан кайткан хатларны тикшерү һәм аларга карата үз мөнәсәбәтебезне ачыклау;- туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү;- татар әдәбиятында солдат хатларының чагылышын өйрәнү.Хезмәтебезгә куйган бурычлар: Теманың актуальлеге: бу уку елында бөтен ил белән Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, сугыш эченнән кайткан якташыбызның хатлары белән танышу. Солдат язган хатлар …Ут эченә солдатка килгән хатлар…Алар сугыш елларының тере шаһитлары. Аларда кеше күңеленең иң саф, иң ихлас яклары чагылган. Аларда кеше язмышларының тарихы. Заман фаҗигасе. Минем дәү әтиемнең исеме Миннехан Нурфаяз улы. Ул 1926нчы елны Оренбург өлкәсе Ибрай авылында туган. Ибрай авылы 1934нче елны беренче сыйныфка укырга кергән.Өч ел үз авылларында укыган. Аннан соң күрше авылга йөреп җиде еллык белем алган. 7нче сыйныфны тәмамлагач колхозда эшли башлаган. Шушы ук елны аны күрше авылларына юл төзәтү эшенә җибәргәннәр. Минем дәү әтием бик тырыш, хезмәт сөючән булган. Миннехан Нурфаяз улының сугышка китер алдыннан төшкән сурәте1943 нче ел Батыршин Миннехан Нурфаяз улының медальләре һәм орденнары. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көткән аларны... Ачык хатларӨчпочмаклап төрелгән хатлар «Көтмә инде, көтмә изге карчык,Җир куенында ята улларың!” Абдулла Алиш “... Шул көннәрдә мин хат алдым. Нинди җылы, нинди мәхәббәтле хат иде ул! Әйе, укыган саен Мөслимәнең хатында яңа бер мәгънә ачам.” Синең турында кечкенә генә хәбәр дә кадерле бит миңа, Малик бәгъырем..!”” Г.Әбсәләмов Сезнең хат язганыгыз, яки алганыгыз бармы? Сез хат яза беләсезме?Әйе -100% Бүгенге көндә хат яза белү мөһимме? Сезнең конвертка салынган, почта аша килгән хат аласыгыз киләме? Сез ул хатны саклар идегезме? Мәктәп музеенда Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.  Кадерле ветераннар! Тыныч тормыш өчен рәхмәт сезгә!