1 нче сыйныфта язу д?ресе(технологик карта)


Дәреснең технологик картасы
Укытучы:Гәрәева.Г.Р. Вакыты:Предмет Татар теле
Класс 1 А
Дәрес темасы Юл я хәрефен язу.
Дәрес тибы Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
Дәреснең максаты Дидактик- укучы хәтерендә юл “я” хәрефенең төгәл күрү-хәрәкәт образын тудыру, аны язарга һәм алгоритм буенча башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәтү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу
Үстерелешле-фонематик ишетү һәм аваз әйтү культурасын үстерү; сүзгә авз анализы ясауны һәм аларны график формага күчерүне формалаштыру;
Тәрбияви-сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү.
Планлаштырылган
нәтиҗә Предмет буенча: Юл “я “ хәрефен дөрес итеп язуга ирешү, башка хәрефләр белән тоташтыруга ирешү
Метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.
Шәхси: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү
Материал, җиһазлау И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина , Р.Р.Шәмсетдинова “Язу дәфтәре” 2 нче кисәк, Казан,2015
Электрон дәреслек
Укучылар белән эш формалары Фронталь, индивидуаль.
Дәрес этаплары


1 Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге Формалаштырылачак универсаль гамәлләр
1 Оештыру этабы.
Максат: укучыларга белем алу эшчәнлегенә таләпләрне актуальләштерү;
укучыларда белем алуга ихтыяҗ өчен шартлар тудыру
-Укучылар , әйдәгез татар теле дәресен башлап җибәрик.Дәфтәр-китапларыгызны барлыйк әле.
-Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?
-Балалар , әйдәгез әле,
бер-берегезнең күзләрегезгә карап, иптәшегезгә дәрестә уңышлар теләп алыгыз әле.
Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр
Үзләренең фикерләрен әйтәләр КУУГ :Дәрестә тәртип нинди булырга тиешлеге турында килешү
2 Белемнәрне актуальләштерү
Максат: Укучылар белән берлектә дәреснең темасын һәм бурычларын билгеләү Әңгәмә аша укучылардан дәреснең темасын һәм дәреснең берничә бурычын формалаштырту.
-Укучылар, язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә нинди уртаклык күрәсез?
- Бүген без юл “я “ хәрефен язарга өйрәнербез, ә ул безгә [ йа ] [ йә] авзларын күрсәтү өчен кирәк.
Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар һәм дәреснең максатын билгелиләр.
(Һәр сүздә дә я хәрефе төшеп калган) Слайд 1
Лилия ( чәчәк) , (кош) оя , яр
Бу сүзләрдә я хәрефе төшеп калган.
ТБУУГ : Бирелгән критерийлар ярдәмендә чагыштыра белү.
КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү.
РУУГ: Дәреснең максатын ачыклау һәм формалаштыру
3 Яңа белемнәрне үзләштерү
Максат: Укучыларның хәтерендә хәрефнең күрмә-хәрәкәтле( зрительно-двигательный ) образын формалаштыру
ТБУУГ: Үзеңнең белемеңә таянып объектларны чагыштыра һәм аларга анализ ясый белү.
1)Укытучының тактада акбур яки тактага беркетелгән плакатта “я” хәрефенең язылыш үрнәген аңлатуы
1)Укучыларның алгоритм буенча бер-бер артлы хәрефтә тоташып килә торган хәрәкәт элементларына нигезләнеп, “я” хәрефе язылышын имитацияләүләре
2) Язу эшчәнлеге өчен дөрес утыру һәм биремне бер юл башкарганчы шуны саклау. КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
Физкультминут
4 Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.
Максат:Язу дәфтәрендә язылган сүзләрне, җөмләләрне дөрес итеп укып, “я” хәрефенең әйтелешен билгеләү Яңа теманы аңлау буенча тикшерү эшен оештыру
Я хәрефе кергән сүзләрне табып укып күрсәтегез әле?
Бу сүзләрдә без я хәрефен ничек әйтәбез? Язу дәфтәре битендәге иҗекләрне ,сүзләрне, аннан җөмләләрне уку.
Яшен сүзендә я хәрефен нечкә әйтәбез, ә кояш сүзендә калын әйтәбез. РУУГ :Куелган мәьсәлә буенча үзеңнең гамәлеңне планлаштыру
ТБУУГ :Бер эш формасыннан икенче эш формасына мөстәкыйль күчә белү
5 Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту
Максат:Я хәрефе кергән сүзләргә фонематик анализ ясау
Шартлы билгеләрне искә төшерү
Сузык авазлар хәрефләрен без ничек әйтәбез? Алар нинди төрләргә бүленә?
Сузык авазларны без схемада ничек күрсәтә идек әле?
Ә тартык авзларны ничек күрсәтәбез?
Яңгырау тартык авазларны ничек билгелибез?
Укытучы электрон дәреслектән я хәрефе кергән сүзләргә анализ ясата Сузык авазларны без сузып әййтәбез. Аларны без калын һәм нечкә итеп әйтәбез.
Схемада без аларны түгәрәк белән күрсәтәбез.
Тартык авазларны шакмаклар белән күрсәтәбез.
Яңгырауларны шакмак уртасына нокта куеп билгелибез. КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
6 Уку эшчәнлеген йомгаклау(Рефлексия)
Максат:Алган белемнәргә нәтиҗә ясый белү -Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
-Сезгә ниләр ошады?
Кем яхшы эшләде?Кемгә әле авыррак?
-Кем начар эшләде, аңламады?
- Дэрестэ актив катнашкан укучылар йолдызчыклар белән буләкләнә ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү
Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр бүлегендә кыскартылып бирелгән гамәлләр:
ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре