Презентация по татарской литературе на тему Г. Исхакыйны? К???л читек хик?ясенд? хис-кичерешл?р бирелеше


Автор:Ханова Нурания Вәзир кызыТатарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, МБГББУ “Сарман гимназиясе” Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә хис-кичерешләр бирелеше Максатыбыз:1. Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә хис-кичерешләр бирелешен тикшерү Бурычлар: 1. Гаиләдә тәрбия мәсьәләсенең куелышын тикшерү; 2. Әхмәдулла холкына бәя бирү; 3. Стиль һәм тел-сурәтләү чараларын күзәтү. Әхлак тәрбиясе балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыра; ныклы характер, ихтыяр көче, бурычны аңлау кебек кыйммәтләрне үстерә К. Д. Ушинский. Сүзлекчә 1) Әхмәдулла – ир-ат исеме, Алланың мактаулы,данлы кешесе. 2) Корбан гаете – гает сүзе «бәйрәм» дигәнне аңлата. 3) Гарәфә көне – гает алды көне. Бу көнне изге теләкләр теләп, догалар укырга кушыла. 4) Мулла – мөфти. Әхмәдулла – кечкенә малай. Мактана.Кәҗүл читек турында хыяллана.Үзенә кушылган эшне төгәл үти.“Читекле” була, читексез кала.Елый, тынычлана.Муллалар кебек киенә.Чалма, чапан, читек, кәвешләре белән горурлана һәм хурлыкка кала. Әхмәдулла Түземсез Тыңлаулы Беркатлы Ышанучан Яхшы күңелле Җаваплы Мактанырга ярата Әхмәдулланың бәхетсезлегендә кем гаепле? Әхмәдулла үзе!Туганнары!Авыл малайлары! Хис- кичерешләр үзгәреше Шатлык – хыялдагы читеккә соклану – түземсезлек – мактану – үпкәләү – сөенеч – кызыксыну – мактану – кызгану – борчылу – үпкәләү – тынычлану – масаю – гаҗәпләнү – һавалану – хурлану – күңеле тулу. Хис-кичерешләре Шатлык Соклану Түземсезлек Масаю Үпкәләү Сөенеч Кызыксыну Кызгану Борчылу Тынычлану Масаю Хурлыкка калу Күңеле тулу Стиль һәм тел-сурәтләү чаралары Эпитет – әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы.Төрләре: эпитет -бизәкләр, индивидуаль эпитетлар.1) Эпитет- бизәкләр: өр-яңа читек, кәҗүл читек,иске читек, чуар чалма һ.б.2) Индивидуаль эпитетлар: мәхәббәтсез читек, пәрәмәч тәме чыккан өй, дәүкәди читек һ. Б. Метафора – күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы. Төрләре: гади, контекстуаль, мифологик метафоралар.Контекстуаль метафоралар: кәҗүл читек – Әхмәдулланың холкы, көтү –халык, чыбыркы – идарә итү чарасы. Чагыштыру - нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән Аның төрләре: гади, җәенке, кайтма.1) Гади чагыштырулар: әнисенеке кебек түгел, читек дошман төсле күренә, кунычы йоп-йомшак, майлы кебек һ.б.2)Җәенке чагыштыру: төбенә аяк җитми торган суга чумган кебек булдым. Алынмалар – лексик чаралар, бер телдән икенче телгә кергәен сүзләр ( мулла, мәхдүм, гает, чапан, намаз һ.б.) Диалектизмнар – аерым төбәкләрдә генә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүз яки фразеологизмнар. Диалектизмнар: айбагар – Чистай сөйләшендә кулланыла, көнбагыш; самовар – ачылган, чистартылган; тәпи – балалар аягы; бешердәп төшкән – җыерылган. Архаизмнар – искергән сүзләр: углым -улым Тел-сурәтләү чаралары Эпитетлар – 26;Метафора – 5;Чагыштыру – 8;Алынмалар – 17;Диалектизмнар – 4;Архаизм -1. Нәтиҗә 1) Әхмәдулла әле кечкенә малай, шуңа күрә аның холкының әле уңай һәм тискәре яклары бар, ул хис-кичерешләр дөнясында яши; 2) Дини гаиләдә тәрбияләнүче малай, мөселман гореф-гадәтләре белән кечкенәдән танышып үсә, өлкәннәрне үзенә үрнәк итеп куя, аның холкы формалашып җитмәгән, әмма анна киләчәктә белемле һәм күркәм холыклы дин әһеле чыгасына өмет бар; 3) Әхмәдулланың хис-кичерешләре гел алмашынып тора 4) Тел-сурәтләү чаралары һәм хикәянең стиле матур әдәбиятта үзгә урын алып тора. Файдаланылган әдәбият Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.Яхин. А. Г. Әдәбият. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф, 2007.Яхин А. Г. 9 нчы сыйныф өчен методик кулланма.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. Т.Ислам. Белешмә-сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.Татар исемнәре сүзлеге. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.Интернет ресурслар.